«Мирах» яңа сезонын ача кире кайтырга

«Мирах» открывает новый сезон

15-нче октябрь көнне 17:00 Сәләт йортында «Мирах» интеллектуаль лигасының ачылу тантанасы узачак. Беренче уенда Сәләт клубы президенты Игорь Смирновның да килүе көтелә. Уенда 8 команда, 48 укучы һәм студент катнашырга теләк белдерде, алар арасында Казанның өч Сәләт клубы да бар. Барлык катнашучылар да яңалар. 

Проектның быелгы җитәкчесе Илюзә Хөснуллина фикере буенча аларда өмет бар.

- Илүзә, Сәләт синең өчен нәрсә ул?

- Сәләт – үзеңне башкалар кебек үк сәләтле итеп хис итү һәм шуңа омтылу, башкалардан үрнәк алу мохите.

- Сәләткә кайчан килеп кердең? Нинди проектларда катнаштың?

- Беренче сменам «Сәләт-Тел 2012» булды. Шуннан соң «Раушан», «Рухият», «Санак». 2016-нчы елда «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенында Аня Тихонова җитәкчелегендә оештыру комитетында булдым. 2015-нче елда Сәләт Форумында һәм «Болгар-Туган тел»дә атташе. М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар мәктәб конференциясе катнашучысы, «Фәнсар» мәктәәбенең биш сессиясе укучысы. Узган елдан башлап Сәләтнең «Мирах», «Түбәтәй» һәм «Бал-маскарад» кебек проектларында үз сәләтемне ачарга тырышам.

- Ни өчен нәкъ менә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» проектын сайладың?

- Бу уен миңа балачактан якын иде. Миңа уен тәртибен аңлатуга ук, уйный алырмын дигән фикергә килдем. Минемчә, әлеге уен безнең тормышта көн дәвамында «уйналырга» тиеш.

- Бу проект кысаларында син катнашучы буларак та, оештыручы буларак та үзеңне сынап карадың. Кайсы кызыграк?

- «Мирах» лигасында мин катнашучы буларак та, оештыручы буларак та катнашырга теләгән идем. Узган елда, кызганычка каршы, мин үз командамны туплый алмадым, ләкин Альбина Маннапова (узган елгы җитәкче) мине фотограф буларак әлеге проектка чакырды. Ул киткәннән соң Ләйсән Шәйхетдинова әлеге проектка алынды. Сәләт Форумында QUIZ уены оештырылса да, сәлкешләргә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены кызык икәнен аңладым. Сәләт клубы президенты миңа әлеге эшкә алынырга тәкъдим итте. Мин бер дә икеләнмичә әлеге проектка алындым.

- Быелгы уенда нинди яңалыклар көтелә?

- Ничек әйтәләр әле? Яңа сезонга яңалыклар белән!

- Сәләт активистларына теләкләрең? 

- Кадерле вакытыгызны бушка уздырмагыз. Гариза тутырыгыз һәм катнашыгыз. «Мирах» уены җиңүчесе булырга, кубок алырга бер дигән адым.