Х-нчы юбилей җыен! кире кайтырга

Х - юбилейный фестиваль!

20-нче август көнне, «Сәләт-Иске Казан» аланы кысаларында зур милли бәйрәм – Х Республикакүләм «Иске Казан җыены» фестивале уздырылды. Чарада 400-гә якын егет-кызлар катнашты: «Сәләт-Шәхес», «Сәләт-Имәнкәй», «Сәләт-Иске Казан» аланнары сәлкешләре һәм фестиваль кунаклары.  

Программа ярдәмендә яшь буын милли һөнәрләр турында белә, аларны өйрәнә алды. Шулай ук җыенның программасы яшьләрнең игътибарын һөнәри профессияләргә җәлеп итүгә дә юнәлдерелгән. Фестиваль балалар һәм яшьләр арасындагы WorldSkills дөньякүләм стандартларына нигезләнеп алып барыла.

Рәсми ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов; социаль мәсьәләләр буенча Биектау районы башлыгы урынбасары Ринат Сабирҗанов; «Таттелеком» җәмгыяте генераль директорының гомуми сораулар буенча урынбасары Рөстәм Гомәров; «Җиһангирлар» инициатив төркеменең җитәкчесе, Сәләт аланының беренче директоры Хәлил Гайнетдинов; тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов; прозаик, Муса Җәлил премиясе лауреаты, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин; Габдулла Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат; Абдулла Алиш премиясе лауреаты Вакиф Нуриев; Габдулла Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримов һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова катнаштылар.

Ачылу тантанасыннан соң иҗади остаханәләр һәм очрашулар башланып китте. Биредә балалар берничә төркемгә бүленеп, үзләренең күңелләренә туры килгән чараларга таралаштылар. Алар арасында: заманча татар җырлары, поэзия, каллиграфия, флористика кебек остаханәләр бар иде. Мәсәлән, балаларны күн мозаика серләре белән Альбина Гилязеева таныштырды.Сәләт алланнары белән даими рәвештә аралашучы «Милли» чәчәкләр студиясе флористлары сәлкешләрне һәм кунакларны чәчәк төрләрен аерырга өйрәтте, алардан нинди композицияләр ясап булганын күрсәтте һәм аңлатты. Ә менә татар җырлары турында, шоу бизнеска ничегрәк керергә турында «Алтын Барс» премиясе лауреаты җырчы Рамил Закиров сөйләде.

Әлбәттә, Сәләтне спортсыз һәм гореф-гадәтләрсез дә күз алдына китереп булмый. Шул сәбәпле, әлеге мәйданда зур, чын сабантуй да булдырылды.

Фестиваль зур концерт белән төгәлләнде. Биредә аланнар үз биюләрен тәкъдим иттеләр. Һәр катнашучы үзенең иҗади осталыгын да күрсәтә ала иде. Сәләт – чыннан да, мөмкинлекләр мохите!