Сәләт Клубларының XI гамәли уку-укыту семинары кире кайтырга

XI семинар Клубов Сэлэт

12-15-нче март көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә төбәк Сәләт Клублары өчен XI гамәли уку-укыту семинары үтте.

Семинарга һәр клубтан иң актив сәлкешләр чакырылды, 11 клубтан барлыгы 55 катнашучы җыелды.

Сәлкешләр киләсе уку елына клубларның юл карталарын эшләделәр, аларны якладылар. Төрле остаханәләрдә катнаштылар. Социаль челтәрләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыттылар. Үз клубларын тәкъдим иттеләр.

Остаханәләр турында тулырак итеп сөйләү өчен, клублар координаторы Ләйлә Моратшина белән элемтәгә кердек. «Клуб эшчәнлегендә файдалы булырдай мәгълүмат белән уртаклашучы, мөһим сорауларга җавап бирүче спикерларны чакырдык. Социаль челтәрләр белән эшләүгә зур басым ясадык. Шуңа күрә Камилә апа Һадиеваны чакырдык, ул социаль челтәрләрне дөрес итеп алып бару, матур аккаунт ясау тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Сәләт» медиа үзәге җитәкчесе Илүзә апа Закирова Сәләт аккаунтларын алып бару һәм Сәләт чараларын яктырту серләре турында сөйләде. Зилә апа Гыймазова Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының медиа үзәге эшчәнлеге турында сөйләде. Ә Элина апа Насибуллина команда белән эшләү, супер команда оештыру формуласын бирде. Клублар төрле чаралар уздыралар һәм аларга ораторлык осталыгы да кирәк, сәхнәдә үзеңне иркен, матур тоту серләре турында Рәдиф абый Әхмәдиев сөйләде. Иң мөһиме: сәлкешләр клубларына юл карталары белән кайтып киттеләр. Юл карталары аңлаешлы һәм уңайлы булырга тиеш, шуның өчен кураторлар төрле блок форматында мисаллар күрсәттеләр», – дип сөйләде Ләйлә.