Сәләт Клубларының XIII гамәли уку-укыту семинары узды кире кайтырга

Завершился XIII практический образовательный семинар региональных Клубов Сәләт.

11-15 нче март көннәрендә «Йолдызлы» БСАда төбәк «Сәләт» клублары өчен XIII гамәли уку-укыту семинары узды.

Семинарга һәр клубтан иң актив сәлкешләр чакырылды, 15 клубтан барлыгы 60ка якын катнашучы җыелды.

Сәлкешләр киләсе уку елына клубларның юл карталарын эшләделәр, аларны якладылар. Төрле остаханәләрдә катнаштылар. Үз клубларын тәкъдим иттеләр.

Моннан тыш, чарага 6 спикер чакырылган иде, алар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, социаль челтәрләрдә эш алып бару һәм үз командаңны туплау темаларына аерым игътибар бирелде, башка көнүзәк мәсьәләләр хакында да фикер алыштылар.

Клублар өчен семинар нәтиҗәле узды, бик күп тәэссирләр калдырды. Үзенең чарада катнашу тәҗрибәсе турында безгә «Сәләт-Минзәлә» клубы рәисе Алсу Гәрәева сөйләде:

«Без семинарга 3 нче тапкыр киләбез. Бик тә күңелле үтте! Беренчедән, яңартылган «Йолдызлы» базасында уза. Икенчедән, бик күп кураторлар белән таныштык, аралаштык. Кызыклы мастер-классларда катнаша алдык. Бигрәк тә инстаграмга багышланган очрашу ошады. Күп яңалык белдек. Кичке чаралар да күңелле узды, һәрберсенең нинди дә булса үзенчәлеге бар иде! Семинарда безгә кызыклы чараларны ничек уйлап табарга һәм үткәрергә икәнлеген дә өйрәттеләр. Шушы киңәшләрне истә тотып, кайбер төзәтмәләрне дә кертеп, кураторга җибәрәчәкбез. Төрле челленджлар оештыру, квестлар һәм ярминкәләр үткәрү планда бар».