«Фәнсар» мәктәбенең көзге сессиясе тәмам! кире кайтырга

Завершилась осенняя сессия школы «Фэнсар»

1-7 нче ноябрь көннәрендә Изге Биләр җирендә М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең көзге сессиясе узды. «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге базасында 71 бала ял итте. Бер атна эчендә сәлкешләр математика, физика, җәмгыять белеме, әдәбият, биология һәм инглиз теленнән дәресләр алды, шул фәннәрдән конференциягә әзерләнде һәм актуаль темаларга чыгыш ясады.

        Сессия кысаларында «My first mentor» проекты җитәкчесе, сәлкеш һәм әйдаман Динә Насретдинова белән скайп-очрашу булды. 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итүче әлеге программа белән танышты. Яшьләрнең күбесе әлеге проектта катнашырга теләк белдерде.

         Иртәнге дәресләр, төшке аштан соңгы конференциягә әзерләнү һәм кичке интеллектуаль уеннар сәлкешләрнең күңеленә һичшиксез кереп калачак! Шуңа да алар бер-берсе белән хушлашмый, «Язгы сессиядә күрешербез!» дип сүз биреп саубуллаша гына!