«СӘЛӘТ» ФОРУМЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ СМЕНАСЫ ТӘМАМ кире кайтырга

ЗАВЕРШИЛАСЬ ПЕРВАЯ СМЕНА ФОРУМА «СӘЛӘТ»

X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы тәмамланды. JUNIOR SKILLS BILER FORUM Татарстанның барлык районнарыннан, Самара һәм Ленинград өлкәләре, Удмуртия, Башкортстан, Чувашия, Марий Эл һәм Мәскәүдән балалар һәм яшьләрне җыйды. Смена 19-23 июнь көннәрендә Биләр музей-тыюлыгы территориясендә үтте.

Беренче сменаның рәсми ябылу тантанасы быел да бәйрәм рухында узды. Сәхнә түрендә Сәләт берләшмәсе үсешенә зур өлеш керткән активистларны бүләкләделәр. II һәм III дәрәҗәдәге Сәләт билгеләренә 20 кыз һәм егет лаек булды.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры смена катнашучыларына рәхмәтен белдерде. «Сез булмасагыз, мондый смена булмас иде. Барыгызга да рәхмәт! Сәлкешләр ял итә, яңа мәгълүмат, яңа белемнәр туплый алсын өчен бик тырыштык. Һәм без булдырдык дип уйлыйм!»

Кичне «Сәләт безгә очар канат бирде» дип аталган иҗади концерт белән дәвам иттеләр. Сәхнәдә сәлкешләр белән беррәттән әйдаманнар, оештыру комитеты әгъзалары да чыгыш ясады. Концерт Сәләт дөньясында инде «классика» дәрәҗәсен алган төрле еллардагы форум җырлары белән үрелеп барды. Соңыннан чараның төп кунаклары «ОММАЖ» һәм диджей Malsi Music чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, JUNIOR SKILLS BILER FORUM-ның төп идеясе – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру.

«Һөнәр сайлау – киләчәк тормышыңны сайлау дигән сүз бит ул. Кызыксындырган эшең турында мөмкин кадәр күбрәк белем тупларга кирәк. Шуның өчен дә үз һөнәрләренең чын осталары белән аралашу бик мөһим. Без бит дәрес кенә укытып калмыйбыз, үсеш тарихыбыз белән дә уртаклашабыз. Балаларга җиңү генә түгел, җиңелүләр хакында да сөйләргә, авыр чакларны ничек дөрес үткәреп җибәрергә икәнен дә аңлатырга кирәк» – дип билгеләп үтте смена спикеры, архитектор Марина Дәүләтгәрәева.

Форумга чакырылган спикерлар арасында архитектор, урбанист, Зөлфия Илькаева, рәссам Руслан Ибраһимов, каллиграф Айзат Минһаҗев, Мәскәү политехника университеты һәм Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ мөгаллимнәре, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «ДАШКА» балалар архитектура-дизайнерлык мәктәбе укытучылары дә бар иде.

Катнашучылар фәнни шоу карый, пилотсыз очкычлар, авиация системалары, леттеринг, гарәп каллиграфиясе белән якыннанрак таныша алды. Шулай ук алар үз куллары белән арт-объектлар төзеде һәм Сәләт паркы макетын әзерләде.

«Югары уку йортында укыткач, монда, балалар янында, лекцияләр ничек үтәр икән дип борчылган идем. Әмма «Сәләт»тәге яшьләрнең югары интеллект дәрәҗәсен билгеләп үтәсем килә. Мине мондагы мохит, сәлкешләрнең аралашуы шаккаттырды: күрешкәндә исәнләшүләре, мастер-класслардан соң килеп аерым рәхмәт әйтүләре бик сөендерде», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты дизайнер Юрий Менчиц.

Быел сменаларда экология темасына зур игътибар бирелә. Форум территориясендә балалар җәмәгать бакчасы булдырды. Җәй дәвамында Биләрдәге смена катнашучылары андагы яшелчә һәм чәчәкләрне карап, тәрбияләп торачак. Шулай ук балалар өчен табигатькә карата сакчыл караш уята торган төрле эко-чаралар оештырылды.

Форум территориясендә спорт уеннары: футбол, волейбол һәм баскетбол буенча чемпионатлар узды. Катнашучылар үзләрен бочо, снукбол һәм стритбол кебек спорт төрләрендә сынап карый алды.