«Әйдаманнар мәктәбе»нең күчмә сессиясе тәмам кире кайтырга

Завершилась выездная сессия Республиканской школы вожатского мастерства «Әйдаманнар мәктәбе»

     Татарстанның төрле районнарыннан, күрше республика һәм шәһәрләрдән килгән 150 әйдаман – җәйне каршыларга әзер! «Әйдаманнар мәктәбе»нең күчмә сессиясе тәмам. Ул 26 нчы гыйнвардан алып 1 нче февральгә кадәр «Байтик» балалар сәламәтләндерү үзәгендә үтте.

       Быел «Әйдаманнар мәктәбе»нә 20 яшь! Узган сессияләр белән чагыштырганда, юбилей елында күп кенә үзгәрешләр бар. Шуларның берсе – уку-укыту программасы белән бәйле. Быел төп игътибар педагогик очракларга юнәлгән: смена вакытында бала һәм әйдаман, ата-ана һәм әйдаман мөнәсәбәтләре, катлаулы мәсьәләләрне чишү юллары, әйдаман этикасы, аның хокуклары һәм бурычлары һ.б. мәсьәләләр каралды. Махсус спикерлар арасында психолог, бизнес-тренер Эльвина Бабаева, психолог Алсу Таҗиева, «Рәсәй – ислам хезмәттәшлеге Оешмасы»ның Проект офисы җитәкчесе, тәрҗемәче, Сәләт Биләр Форумының арт-директоры Таһир Насибуллин, психолог, социаль проектлар координаторы Екатерина Гурьева һәм КФУның ИТИС Югары мәктәбе өлкән укытучысы, «Фәнсар» мәктәбе һәм Биләр форумының белем бирү программалары җитәкчесе Элина Насибуллина булды.

        Сессия дәвамында булачак әйдаманнар белән кураторлар, ягъни аланнарның өлкән әйдаманнары һәм директорлары эшләде. Алар сменага әзерләнү тәртибе, төркем төзелү этаплары, кичке һәм көндезге чаралар уздыру өлкәсендәге тәҗрибәләре белән уртаклашты.

         Дәресләрне 2021 нче ел җәендә Сәләт аланнарында әйдаман булырга теләгән югары һәм урта һөнәри белем бирү йорты студентлары үтә. Быел «Әйдаманнар мәктәбе»нең күчмә сессиясендә катнашырга теләк белдереп 220 гариза килде. Әңгәмә нигезендә шуларның 150се сайлап алынды. Татарстан шәһәрләреннән, шулай ук Чувашия, Башкортстан республикаларыннан, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Самара шәһәрләреннән катнашучылар бар.

      «Быел әйдаманнар гомумән башка, әмма бу узган елгы әйдаманның начарлыгын күрсәтми, киресенчә, ел саен балаларның, хәзерге студентларның тагын да актив булуын аңлата», – ди, проектның координаторы Игорь Смирнов.

      Күчмә сессия тәмам, әмма җәйгә әзерлек әле моның белән генә бетми. Тиздән әйдаманнар җәйге сменаларында эшләү өчен җитәкчеләр белән очрашуга киләчәк. Әңгәмә нигезендә яңа командалар тупланачак. Алда безне кызыклы, мөһим, җаваплы һәм күңелле җәй көтә!