Төбәк «Сәләт» клубларының юбилей семинары тәмамланды кире кайтырга

Завершился юбилейный семинар региональных клубов «Сәләт»

2 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр «Йолдызлы» базасында Төбәк «Сәләт» клублары өчен XХ гамәли уку-укыту семинары узды. 

Төрле төбәкләрдә яшәүче Сәләт активистлары күркәм традиция буенча көзге семинарга килде! Клуб вәкилләре зарыгып көтеп алган чара башлану белән катнашучылар өчен бай программа старт алды: клуб рәисләре белән стратегик сессия, тренинглар, чаралар тәкъдим итү, биюле кичә: юл карталарын яклау, мәктәпләрендә оештырылучы чараларын тәкъдим итү. Әлеге семинарның максаты - «Сәләт» клубларының системалы эшчәнлеген оештыру.

Шулай ук төбәк «Сәләт» клублары өчен XХ гамәли уку-укыту семинары кысаларында икенче ел рәттән уздырылучы «Сәмрух» ел премиясенең «Ел клубы» номинациясе җиңүчеләре билгелде. Семинарда катнашучы 19 клубның 14се ярышның финалында көч сынашты һәм «Үзпрезентация», «Портфолио», «Чара», «Медиаактивлык» конкурс программаларында катнашты, интеллектуаль белемнәрен күрсәтте. 

«Ел клубы» номинациясен яңа форматта уздыру клубларның эшчәнлегенә нәтиҗә ясауда, аларның эшчәнлек дәрәҗәсен арттыру, эффектив тәҗрибәләрне ачыклау, тарату һәм алмашу өчен шартлар тудыруда, төбәк «Сәләт» клублары кысаларында «Сәләт» эшчәнлеген оештыруда яңа формалар, инновацияләр, яңа технологияләр эзләүдә, мәктәп укучыларының иҗади һәм һөнәри потенциалын тормышка ашыруда ярдәм итә.

Семинарда катнашучыларның саны - 190нан артык. Чарада «Сәләт – Адымнар Алабуга» клубы, «Сәләт – Адымнар Түбән Кама» клубы, «Сәләт – Адымнар Чаллы» клубы, «Сәләт — Азнакай» клубы, «Сәләт - Аксубай» клубы, «Сәләт - Арыслан» клубы, «Сәләт – Әлки» клубы, «Сәләт - Буа» клубы, «Сәләт - Идел» клубы, «Сәләт - Мәрҗән» клубы, «Сәләт - Минзәлә» клубы, «Сəлəт - Осиново» клубы, «Сәләт - Самара» клубы, «Сәләт - Яшел Үзән» клубы, «Сәләт - Саба» клубы, «Сәләт - Түбән Кама» клубы, «Сәләт - Җиһан» клубы, «Сәләт - Озын Куак» клубы һәм «Сәләт - Ачыш» клубы кураторлары, әгъзалары һәм рәисләре катнашты.

Семинарда актив катнашкан клубларга - рәсми рәвештә теркәлүне раслаучы таныклыклар, клуб рәисләренә - рәхмәт хатлары, катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

Нәтиҗәләр ясалды, планнар билгеләнде - яңа көч һәм дәрт белән эшкә керешергә вакыт!