Татар телендәге «Безнең фикер» дискуссия клубы

Катнашучылар: мәктәп укучылары һәм студентлар 

Клуб уеннарының максаты – сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм күрсәтү. 

Клуб уеннарының бурычлары: 
– сәләтле яшьләрне барлау; 
– катнашучыларда тәнкыйди һәм аналитик уйлау (фикер йөртү) белән кеше каршында чыгыш ясау осталыгын булдыру; 
– катнашучыларның гражданлык тойгысын һәм активлыгын булдыру; 
– Татарстан Республикасында яшьләр арасында дебат уеннарын популярлаштыру; 
– яшьләрдә чыгыш ясау культурасын булдыру; 
– татар телен һәм мәдәниятын популярлаштыру.  

Катнашучылар атна саен күренекле шәхесләр белән күнекмәләрдә катнашалар. Чаралар, гадәттә, мастер-класс, дискуссия, квест, остаханәләр форматында уздырыла. 13 яшьтән башлап мәктәп укучылары, урта һөнәри һәм югары белем бирүче уку йортларында укучы студентлар биредә катнашып, үз фикерләрен җиткерә алалар. Күнекмәләр төгәлләнгәч, йомгаклау турниры үткәрелүе көтелә. Шул рәвешле «Безнең фикер» лигасына яңа адым ясалачак. Бер сезон дәвамында берничә лига үткәрерлергә мөмкин. Катнашучыларга  һәм җиңүчеләргә иң шәп бүләк – күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре белән очрашу мөмкинлеге биреләчәк.

Нигезләмә

Җитәкчелек