«Мирах» интеллектуаль лигасы

«Мирах» интеллектуаль лигасы «Что? Где? Когда?», «Своя игра», «Эрудит-квартет» һ.б. шундый интеллектуаль уеннар белән мавыгучы укучылар һәм студентларны берләштерә. Катнашучылар өчен интеллектуаль уеннарга әзерлеккүнекмәләре үткәрелә, турнирлар оештырыла. Клуб республика, округ, Россия дәрәҗәсендәге интеллектуаль уен турнирларында катнашу мөмкинлеге бирә.

Проектның максаты – интеллектуаль характердагы чаралар белән кызыксынучы яшьләрне берләштерү һәм үстерү. Максатына ирешү өчен Клуб мантыйкый фикерләү, төрле жанрдагы интеллектуаль уеннарга теоретик һәм практик яктан өйрәтү бурычын үти.

 2007-нче елда «Сәләт» яшьләренең үз командасын республика «Брейн-клубы»ның премьер-лигасында тәкъдим итүе Клуб оешуга этәргеч була.

Нигезләмә

Регламент

Гаризаны монда тутырып була.
Җитәкчелек