Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге «Кичүчат» уку-укыту мәдәни фестивале

Яшьләрнең «Кичүчат» татар мәдәнияте фестивале беренче тапкыр 2014-нче елның җәендә үтте һәм атаклы татар галим-мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдиннең туган авылы Кичүчатта (Әлмәт районы) 100-ләп катнашучыны (11-22 яшьлек малайлар һәм егетләр) үз чараларына җәлеп итте.

Фестиваль программасы яшьләрнең рухи, иҗади, интеллектуаль һәм физик үсешенә юнәтелгән. Фествиальдә танылган галимнәр, җәмәгать һәм иҗат әһелләре белән очрашулар үткәрә, «IT», «Коръән һәм фән», «Яңа Шура» юнәлешләрендә проектлар тормышка ашырыла,  «Кол Шәриф оныклары» конкурсының финалы уза, интеллектуаль, иҗат һәм спорт бәйгеләре оештырыла.

Проектның максаты һәм бурычлары – татар халкының мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен саклау һәм яңадан торгызу; күренекле татар галиме Ризаэтдин Фәхретдин иҗатын популярлаштыру; фестивальдә катнашучыларга рухи һәм әхләкый тәрбия бирү һәм аларны фәнни эшчәнлеккә якынайту; талантлы яшьләрне, алар белән эшләүче белгечләрне барлау, куәтләү һәм үсеш мөмкинлеге бирү. 
Җитәкчелек