«Сәләт» ШТК Лигасы

Бүгенге көндә КВН уены яшьләр хәрәкәтенең иң актив чарасы булып тора. Командалар татар телендә чыгыш ясыйлар. Лига 2013-нче елда Татарстан Республикасы яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды нигезендә эшли башлады.

Лиганың максатлары:

1. «Сәләт» берләшмәсендә КВН уенын популярлаштыру;

2. Яшьләр арасында популяр КВН уены аша иҗади шәхесләр тәрбияләү; 

3. Сәләтле яшьләрнең ялын оештыру, сәнгатькә тарту; 

4. «Сәләт» активистларын иҗат өлкәсендә берләштерү, аралаштыру; 

5. Югары уку йортлары белән элемтәләрне ныгыту;

6. Татар телен үстерүгә ярдәм итү;

Һәр сезон Лигада 6дан артык Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән командалар катнаша. Катнашучылар исә мәктәп укучылары һәм студентлар.

Клубның оештыру комитеты Республикабызның төрле районнары белән эшли. Ел саен клуб эше сентябрь аенда традицион булган телевизион фестиваль уены белән башланып китә һәм апрель аенда КВН-ның финал уенын уздыраИң яхшы уеннар «ТНВ» каналында трансляцияләнә.

2013-нче елда Казан шәһәрендә Лига тарафыннан КВН мәктәбе оештырыла, Мәктәпне Республика Лигасының редакторлары җитәкли. Уку һәм стажировка вакытында әлеге Мәктәптә Татарстаннан булган 20-дән артык команда катнашты. Лиганың эшләү дәверендә уенда «СНГ», «Отцы», «Татар Team», «Кэеф Нифтэк», «Венеция» кебек командалар катнашты.

Лига Fun24 аттракционнар паркы, К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт Драма һәм комедия театры һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлек итә.

Киләсе сезонда катнашыр өчен гаризаны бу сылтама аша калдыра аласыз.

Элемтәгә керү өчен: 

«Сәләт» яшьләр үзәге Дәүләт бюджет учреждениясе.
420111, Казан шәһәре, Островский ур., 23-нче йорт, 35-нче бүлмә.

e-mail: selet.kvn@gmail.com 

Җитәкчелек