Selet Prague School («Сәләт» Прага Мәктәбе)

«Сәләт Прага» мәктәбе ул – проектлар белән идарә итү юнәлешендәге халыкара уку-укыту яшьләр программасы. Программа Татарстан Республикасындагы перспектив проектларда катнашырлык эффектив командалар булдыруга юнәлдерелгән. Катнашучылар мәктәп программасы кысаларында икътисад, мәгариф сферасы, җәмәгать эшчәнлеге өлкәсендә яңа идеяләр һәм эшләнмәләр тәкъдим итә, проектлар төзи. 

 «Сәләт Прага» мәктәбенең төп бурычы – яңача фикер йөртә, уңышка омтыла торган, актив тормыш позициясе булган белгечләр, лидерлар әзерләү.

 «Сәләт Прага» мәктәбе 2007-нче елда ачыла. Бүгенге көнгә Youth and Environment Europe – YEE (Прага), INEX SDA Prague, volunteer organization (Прага), Coobra Cooperative Braccianti&Im Hinter hous (Вена), WUK Jugent coaching West (Вена), «Shoda» Корпоратив университеты һ.б. оешмалар проектның партнерлары булды.

 2014-нче елдан проект Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Алгарыш» программасы кысаларында, Татарстан Республикасының Чехия Республикасындагы сәүдә-икътисад вәкиле һәм Прагада яшәүче милләттәшләребез белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашырыла. 

 «Сәләт Прага» мәктәбе берничә этапта үтә. Читтән торып уку этабы Татарстан Республикасы территориясендә – Казан шәһәрендә, интенсив этап – Чехия Республикасында (Прага шәһәре) уздырыла.

Тулырак мәгълүмат: http://pragueschool.ru/ 

Җитәкчелек