«Йолдызлы» аланында укыту һәм сәламәтләндерү үзәге

Укыту һәм сәламәтләндерү «Звездный» — «Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү лагерен (Лаеш районы, Троицкий бистәсе, Казаннан 30 км ераклыкта урнашкан, мәйданы 10 га) сәләтле яшьләрнең уку һәм ял үзәге итүне максат итә. Бу мәйданда республиканың интеллектуаль кимәлен арттыру, җәмгыятьнең рухын дәвалау – сүздә еш кабатлана торган «кеше экологиясе», «күңел экологиясе», «мәдәният экологиясе», «тел экологиясе», шул исәптән «табигать экологиясе» кебек төшенчәләрне гамәлгә кертү эше оештырыла.

«Йолдызлы» укыту һәм сәламәтләндерү үзәге ул – республикабыз халыкларының күпгасырлык тәҗрибәсенә таянып, яшь кешегә үзеңне шәхес буларак кабул итү җәмгыятьтә үз урыныңны билгеләү мөмкинлеге бирә торган тыныч ял һәм сәламәтлек мохите. «Артек» һәм «Орленок» укыту-сәламәтләндерү үзәкләре үрнәгендә эшли. Үзәк татар телен өйрәнү, аның кулланыш даирәсен киңәйтү өчен дә шартлар тудыра. Үзәктәге чараларда, укыту аланнарында катнашкан һәр кеше  дустанә, гармонияле, татар телле аралашу мохитенә эләгә.

«Йолдызлы» укыту һәм сәламәтләндерү үзәге «Сәләт» Фонды һәм Яшьләр үзәгенең сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләү оешмалары һәм башлангычлары челтәрендәге үзәкләрнең берсе. Проектның максаты – ел әйләнәсе сәләтле яшьләргә рухи һәм профессиональ үсеш шартлары булдыру, бүгенге җәмгыятьтә акыл һәм рух үсеше әһәмиятен аңлату, гомумкешелек кыйммәтләренә таянып эш итә торган алдынгы фикерле, милли йөзле интеллектуаль-әхлакый элита тәрбияләүдә катнашу. 

Җитәкчелек
  • Руслан Шамсутдинов

    «Йолдызлы» сәламәтләндерү лагере директоры

    https://vk.com/shamsetdinovrg

    +7 (919) 620-22-99