Шәхес

Алия Мирмиева

«Сәләт-Гайрәт 2016» аланы директоры

Алия , «Сәләт» дөньясына килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- Альбина Кадирова белән бер төркемгә эләктем. Әкрен-әкрен ул мине КВН дөньясына, аннары инде «Сәләт»кә тарта башлады.

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- «Сәләт» үсә, үзгәрә. Яшьләр берләшмәсе буларак ул бүгенге көндә республикабызда беренче. Ул үскән, үзгәргән саен дуслык һәм ихласлылык хисе бетмәсен иде. «Сәләт» ул – икенче гаилә.

«Сәләт»тәге эшчәнлегең хакында сөйлә әле.

- Төп эшчәнлегем «Сәләт» КВН Лигасына кайтып кала. Узган елны «Сәләт-Гайрәт»тә әйдаман булу бәхете тәтеде. Әлеге әйдаманлык эше – минем «Сәләт»тә булган күңелемә иң якын вакыйга.

Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Бәлки, кечкенә балалар өчен проектлар эшли башларга кирәктер?  Аларда татар теленә һәм мәдәниятенә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү бик мөһим бит.  Тагын үз телевидениебызны булдырсак, газета чыгара башласак шулай ук күңелле булыр иде.

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләрнекен?

- Татар теле, әлбәттә инде, югары дәрәҗәдә. Бу факт һәммәбезгә мәгълүм. Инглиз теле дә бик югары дәрәҗәдә. Бу шатландыра.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Олыгаерга ашыкмагыз! Әйләнеп тә карарга өлгермәссез, вакыт бик тиз уза, сәлкешлек чорының кадерен белегез!

тулысынча укырга

Регина Нуруллина

«Сәләт-Биләр каласы 2016» аланы директоры

Регина,«Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- «Сәләт»тә беренче тапкыр 2007-нче елда булдым. Бу вакытта мин 1-нче курсны тәмамлаган идем, шуңа «Сәләт-Иске Казан» аланына юл тоттым. Әлеге алан ул вакытта бары студентлар өчен генә иде. Сменаның директоры – Илшат Шәрәфетдинов, өлкән әйдаманы – Рамил Хәйбрахманов иде. Ә «Сәләт» белән мине классташым һәм дус кызым Алсу Гатауллина таныштырды, «Иске Казан»га барырга да ул кыстады.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? Ә беренче сәлкешләреңне?

Ни кызганыч, минем әйдаманнарым булмады. Ә менә беренче сәлкешләремне бик яхшы хәтерлим. 2008-нче ел иде ул, «Сәләт-Азнакай» аланы. Минем күп кенә беренче сәлкешләрем үзләре дә әйдаманлык юлын шушы аланнан башладылар.

- «Сәләт» – ул...

- Зур киләчәкле оешма ул! Бик тиздән барлык дөнья сәләтле балалар һәм яшьләрнең «Сәләт» оешмасы хакында белер, ишетер дип ышанып калам!

- Сәлкешләргә теләкләрең?

Һәрбер сәлкешкә «Сәләт» биргән мөмкинлекләрне 100% куллануын телим! 

тулысынча укырга

Илсөяр Хисмәтова

«Сәләт-Раушан» аланы директоры

Илсөяр Хисмәтова - «Сәләт-Раушан» аланы директоры

Илсөяр, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

«Сәләт» оешмасына 2009-нчы елда килеп эләктем. Татар әдәбияты буенча Республикакүләм олимпиададан соң анкета тутырдым. Аннары дус кызым мине Регина апа Нуруллина белән таныштырды. Портфолио алып килдем һәм Раушан аланын сайладым. Бүгенге көнгә кадәр Раушан аланына тугры булып калам.

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

Еллар узган саен «Сәләт» дөньясы үзгәрә, киңәя, балалар да күпкә акыллырак, шаянрак.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

Әлбәттә, Альбина апа Кыямова һәм Ләйсән апа Төхвәтуллина.
Беренче әйдаманнар беркайчан да онытылмый, чөнки нәкъ менә алар сиңа «Сәләт» дөньясын ача.

Сары галстугың бармы соң?

Сары галстукны миңа 2009-нчы елда, беренче тапкыр сәлкеш булып барган елны бирделәр

Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

Мин «Сәләт» кә кечкенә балалар белән эш итә торган берәр проект кертер идем. Бәләкәч балалар  бакчасы бар, әлбәттә, тик ул форум вакытында гына эшли. 

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләрнекен?

«Сәләт» тә татар теле һәрвакыт мохим булып торды. Татар телен тагын да үстерергә, камилләштерергә генә кирәк.

«Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

«Сәләт»тән тыш мин КВН, вокал белән шөгыльләнәм. Театрга йөрергә яратам.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сәлкешлэргә мин тырышып укырга, жәйге ялдан ләззәт алып калырга киңәш итәм.

тулысынча укырга

Роберт Миңнегулов

«Сәләт-Эшмәкәр 2016» аланы директоры

Роберт, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- Уку вакытында шәһәр һәм республикакүләм чараларда бик актив катнаша идем мин. Хәтта гимназиянең президенты һәм Зәй шәһәре укучылар советының рәисе урынбасары дәрәҗәләренә дә күтәрелдем. 7-нче сыйныфта укыганда төрле олимпиада һәм конференцияләрдә катнаштым, 2004-нче елның көзендә шулай «Сәләт»нең көзге сессиясенә эләктем. Фикердәшләрем арасында булу, аларның шундый күп икәнлеген аңлау мине чиксез сөендерде.

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- «Сәләт»тә сәлкеш булган чорымда, хыял гына булып тоелган нәрсәләрнең бүгенге көндә тулы көченә эшләвенә, моңа ресурслар да булуына бик шатмын.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Ландыш апа Нәсыйхова белән Раил абый «Вирус». (Көлә) Өлкән әйдаманны дә хәтерлим әле – Гөлназ апа Гарипова иде ул.

Сары галстугың бармы соң?

- Әйе, аның белән бик горурланам. Әле 2-нче дәрәҗәдәге «Сәләт» орденым да бар.

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләрнекен?

- Әлбәттә, югары. Кемнеке әлегә тиешенчә түгел, алар татар телен ел дәвамында «Сәләт» йортында, аннары инде җәйге аланнар һәм сессияләр барышында үстерә алалар. Бер сүз татарча белми килгән сәлкешләр дә, 18 көн дәвамында шактый «татарлашып» кайтып киткәннәре сер түгел. Биредә иң мөһиме – теләк һәм практика. «Сәләт»нең күптөрле проектлары ярдәмендә башка чит телләрне өйрәнү мөмкинлеге дә зур. Моңа ачык мисал – ИХО чаралары, «Сәләт-Прага» мәктәбе, һ.б.

Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Миңа калса, бар да тиешенчә, бар да урынында. Проектлар да, эш юнәлешләре дә җитәрлек, команда да шәп. «Сәләт» проектлары яңалыкларны үз эченә алып үсүе белән аерылып тора. Быел әле миңа өр-яңа «Сәләт-Эшмәкәр 2016» аланы директоры булу бәхете иреште. Командасы бик яхшы. Безнең аланның катнашучылары берничә елдан Forbes исемлегенең иң югары баскычларында урын алыр дип ышанам.

«Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Бүген мин башкарма директор сыйфатында «Need4Speak» чит телләр мәктәбен үстерү белән шөгыльләнәм. Без инглиз һәм башка чит телләрне индивидуаль, корпоратив рәвештә яки төркем белән өйрәнергә ярдәм итәбез. Мисалга, Казандагы Кока-кола командасын инглиз теленә без өйрәттек.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Бер минутыгызны да сарыф итмичә иҗатта булыгыз. Җаваплылыкны үз өстегезгә алудан курыкмагыз, башкаларны көтеп тормагыз, инициатива белдерүдән курыкмагыз, илһамландыручы кешеләр белән аралашыгыз, хаталанудан курыкмагыз! 

тулысынча укырга

Назлыгөл Вәлиева

«Сәләт-Болгар 2016» аланы директоры

- «Сәләт»кә килеп эләгү тарихы.

- 2011 нче елда татар әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадада җиңүгә ирештем.  Соңыннан, яз көне, миңа «Сәләт»тән җәйге аланнарга чакыру хаты килде. Шатлыгымның чиге булмады! «Сәләт» турында мин ишетеп белә идем, ә монда минем исемемә чакыру хаты килеп төшсен инде! Менә шулай итеп ул елны миңа «Сәләт-Раушан» сәлкеше булырга насыйп булды.

- Шул еллардагы һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- «Сәләт» көннән-көн үсә, яңа дәрәҗәләргә менә. Ә шулай да элекке җылы җанлы атмосфера сакланып калгандыр дип уйлыйм.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Һәр сәлкеш тә үзенең беренче әйдаманнарын гомерлеккә исендә калдырадыр, минемчә. Беренче әйдаманнарым Ильдан абый Юнысов һәм сипкелле Эльмира апа Гараева иделәр. Раушан-2011, 3 нче төркем.

- Сары галстугың бармы?

Бар. Ләкин мин аны сәлкеш буларак түгел, 2014 нче елны «Әйдаманнар бәйгесе»ндә алдым.

- «Сәләт»кә нинди проектлар җитми, синеңчә?

- «Сәләт»тә проектлар күп һәм төрле. Булганнарын  камилләштереп яңа дәрәҗәләргә күтәрергә кирәк. Ә шулай да, башлангыч сыйныф яшендәге укучыларның  җәйге аланнарга барырга теләгәннәрен, шул яшьтәге балаларын «Сәләт» мөхитенә кертеп җибәрергә теләгән ата –аналарны күргәнем булды. Алар өчен берәр проект булса, бик шәп булыр иде дип уйлыйм. Тагын төрле халыкларның аш-сулары, милли ризыклары белән таныштыра, аларны ясарга өйрәтә торган берәр проект та кызыклы булыр, минемчә.

- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләрнекен?

- «Сәләт»тә татар теле дәрәҗәсе, минемчә, башка мөхитләр белән чагыштырганда югары. Монда яшьләрнең туган телләрен камилләштерергә теләүләре һәм моның нәтиҗәләрен күрүләре бигрәк тә җанга рәхәтлек бирә. Чит телләр белән дә «Сәләт» дус мөнәсәбәттә. 

«Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- «Сәләт»тән тыш мин – студент. Бик яратып сүз сәнгате белән кызыксынам, кайчандыр шигырьләр дә яза идем, хәзер ул эшемнән читләштем. Китаплар укырга яратам, төрек телен өйрәнәм, инглиз телем өстендә эшлим, биим һәм рәсем ясыйм. Тагын бик күп нәрсәләр белән шөгыльләнер идем, вакытым гына җитми...

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Һәр мизгелдән ләззәт табып яшәгез! Һәм ешрак елмаегыз J Сезгә карап башкалар да елмайсын. 

тулысынча укырга

Марсель Гафаров

«Сәләт» активисты

Марсель, «Сәләт»кә эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- 2009-нче елда «Фәнсар» мәктәбенең көзге сессиясенә үттем. Барысы да шуннан башланды бугай инде! (Көлә)

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- «Сәләт» көннән-көн үсә, үзгәрә, камилләшә. Аның белән беррәттән сәлкешләр дә үсә. Белем бирүнең, балалар белән аралашуның яңадан-яңа кызыклы методлары табыла. Замана белән бергә атларга кирәк.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе, әлбәттә. Илмир абый Хәбибуллин һәм Ләйсән апа Сабитова.

Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Дөресен генә әйткәндә, бу бик катлаулы сорау. Бүгенге көндә «Сәләт»тә яшьләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә алырлык проектлар эшләп килә. Безгә нибары әлеге ихтыяҗларның көннән-көн үскәнен, артканын гына онытмаска кирәк. Минем карашка, иҗади һәм күңелле уен форматындагы проектларны арттырсаң буладыр.

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә калган телләрнекен?

- Татар теле бездә югары дәрәҗәдә, анысы бәхәссез. Барлык җыелышлар, чаралар татар телендә үтә.

«Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Актив иҗтимагый тормыш алып барам. Миңа яңа проектларда катнашу бик ошый. Алар ярдәмендә яңа дуслар табам, яңа белемнәр һәм тәҗрибә туплыйм.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Алга барыгыз, үзегез дә үсегез, башкаларга да булышыгыз!

тулысынча укырга

Чулпан Фатыйхова

«Сәләт» телләр мәктәбенең татар теле укытучысы. «Сәләт-Гайрәт» әйдаманы, «Сәләт-Алтын куллар» сменасының өлкән әйдаманы.

- «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- «Сәләт» кә мин беренче тапкыр 2008-нче елда эләктем. Ул «Сәләт-КИР»  аланы иде. (Хәзер ул «Сәләт-Санак» аланы) 

- Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- «Сәләт» елдан-ел үзгәрә һәм гел яхшы якка гына. Һәр елның үз атмосферасы, үз энергиясе. Миңа калса, элек сменалар җанлырак үтәләр иде, ләкин бу җанлылыкны хәзер дә кайтарып була. Аның өчен бары тик теләк кирәк!

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Минем беренче әйдаманым Денис абый Каримов иде, ә менә әйдаман апамны, кызганыч, хәтерләмим...

- Сары галстугың бармы?

- Әйе, миңа сары галстукны шулай ук 2008-нче елда бирделәр.

- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә калган телләрнекен?

- Әлеге вакытта «Сәләт» тә татар телен үстерү һәм ныгыту беренче урында тора. Бу дөрес тә, чөнки ул «Сәләт» нең иң беренче бурычы. Шуңа да карамастан, «Сәләт»  башка телләргә дә битараф түгел. Мәсәлән, «Сәләт» телләр мәктәбендә, татар теленнән тыш, инглиз, кытай, төрек, гарәп һ.б. телләрне дә укыталар. 

- Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Әлеге вакытта «Сәләт»тә бик күп проектлар эшләп килә. Миңа калса, башта барлык булган проектларны аякка бастыру өстендә эш алып барырга кирәк. Чөнки кайбер проектлар хәзерге вакытта тукталып тора, аларны бары тик җиренә җиткерергә кирәк.

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- «Сәләт»тән тыш мин университетта укыйм, барлык калган шөгыльләрем «Сәләт» белән бәйле. 

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Иң зур теләгем ул – «Сәләт» белән булыгыз! «Сәләт» белән яхшылыкка омтылып үсегез! Беркайчан да балачак иленнән чыкмагыз!

тулысынча укырга

Илдан Юнысов

«Сәләт-Яр Чаллы» сменасы директоры

- «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- «Сәләт»кә мин 2008-нче елда килеп эләктем. Башта минем гадәти палаткалы лагерьга барасым килгән иде. Апам андыйлардан «Изге Чишмә»не тәкъдим итте, тик анда студентлар гына бара алуы ачыкланды. Башта кәефем төште инде, тик аннары «Сәләт-Раушан» турында белеп алдым, портфолио җыйдым (мин татар теле һәм математика олимпиадалары җиңүчесе, әле тагын бию белән дә шөгыльләнә идем). Шулай башланып китте ул тарих.

- Сары галстугың бармы?

Әйе, Раушанга беренче барган елны ук, 2008дә алдым.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Хәтерлим, әлбәттә. Ләйсән апа Әсхатова иде ул. Ничек шулай булгандыр, нигәдер ул кулдашсыз гына иде. Без бөтен төркемебез белән аның хәленә кереп, үзебезне бик тәртипле тотарга тырыштык. Гомумән, төркемебезнең бөтен егетләре Ләйсән апага гашыйк иде.

- Әйбәт әйдаман нинди булырга тиеш?

- Әгәрдә балага дус, укытучы, әти-әни була алса, димәк ул әйбәт әйдаман дигән сүз.

- Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Миңа калса, төрле кызыклы түгәрәкләр җитми. Йога, бию, рәсем сәнгате буенча. Кичләрен килеп күңелеңә ошаган эш белән шөгыльләнү күңелле булыр иде. Болар барысы да башка җирләрдә дә бар, әлбәттә, тик нәкъ менә «Сәләт»тә оешуын теләр идем. Шулай ук «Ефәк канат» бик кызыклы проект иде. Төрле илләргә сибелгән татарлар белән күрешү, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга ярдәм итүче проект бу. Хаман чит илләргә чыгарга димәгән, Рәсәйдә дә матур урыннар байтак: Мәскәү, Казан, Кырым, Сочи, Уфа шәһәрләре илебез күрке.

- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә калган телләрнекен?

«Сәләт»тә татар теле югары дәрәҗәдә. Башка телләр сүзләрен кулланып та сөйләм телен баетырга була. Шулай ук төрек һәм инглиз телләренә дә өстенлек бирелә. 

- Киләчәккә планнарың һәм максатларың белән уртаклаш әле.

- Планнар күп инде алар. Әлегә иң алда торганы быел беренче тапкыр гына үткәреләчәк «Сәләт-Яр Чаллы» сменасын шәп иттереп уздыру.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сау-сәламәт булыгыз, юкка-барга күңелегезне төшрмәгез. 11-нче сыйныф укучыларына аерым теләк: БДИны 100 баллга бирергә язсын! 

тулысынча укырга

Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева

«Сәләт» ветераны

- Ләйсән апа, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- 2004-нче елдан бирле мин «Сәләт»тә.  Аңа кадәр инде күптәннән  «Сәләт» турында хыялланып йөри идем.  «Сәләт-Биләр» аланына телевидениедә эшләвем һәм шактый бәйгеләрдә җиңүем аша килеп эләктем.  

- Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- Еллар узган саен, чаралар саны арта, аларның форматлары үзгәрә, проектлар барлыкка килә. «Сәләт» үсә. Тик аның мохите шул килеш кала бирә. Бу бик шатлыклы күренеш. Бүгенге сәлкешләргә ак көнләшү белән көнләшеп карыйм: белем алу, үзен җәмгыятьнең теләсә кайсы сферасында күрсәтү, тәҗрибә туплау өчен барлык мөмкинлекләре дә бар. Үземнең сәлкешлек чорымны да сагынып искә алам: ул вакытта шартлар бөтенләй башка иде. Тик аның кызыгы да шунда булган икән. Үз романтикасы дияр идем хәтта.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Беренче әйдаманнар беренче укытучылар кебек ул – хәтердә мәңгелеккә уелып калалар. Фәнил абый Вакказов һәм Таңсылу апа Миңнуллина – минем беренче әйдаманнарым. Директор һәм өлкән әйдаманнарны да хәтерлим әле – Гүзәл апа Усманова һәм Гөлназ апа Гарипова иде алар. Алар һәммәсе дә сәләтле, креатив, илһамландыра белүче кешеләр. Алар безгә үрнәк!

- Сары галстугың бармы соң?

- Мактаныйм әле – беренче барган елны ук алдым. Бик горурланам аның белән!

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- КФУ идарә итү, икътисад һәм финанслар институтының икътисади методология һәм тарих кафедрасының укытучысы мин. Буш вакытымда җырлыйм, мәкаләләр язам, инглиз телем өстендә эшлим.

- Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Авыр сорау. Кешелекнең барлык өлкәләре дә «Сәләт» проектларында чагылыш тапкан, минемчә. Перспективалы проектлар рәсәйкүләм, дөньякүләм аренада үз урынын тапсын иде дип теләп калам. Ышынам, алар моңа лаек!

- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә калган телләрнекен?

- «Сәләт»тә татарча сөйләшәләр. Әле бик сөйләшә белмәгәннәр дә якын киләчәктә өйрәнәчәкләр. Телебез – безнең тарихыбыз,  безнең тамырыбыз, шатлыгыбыз, байлыгыбыз, горурлыгыбыз. Аның ярдәмендә «Сәләт»ебез үсә.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Илһамланыгыз, үзегезгә ышаныгыз, яхшыга тартылыгыз, яңа үрләр яулагыз, ялгышудан курыкмагыз! 

тулысынча укырга

Туран Гатауллин

«Сәләт-Бөгелмә 2012», «Сәләт-Рухият 2015» аланнарының өлкән әйдаманы

Туран, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- Беренче тапкыр мин 2005-нче елда «Сәләт-Биләр» аланына барган идем. Минем әтием – композитор Риф Гатауллин – Җәүдәт абый белән якын дуслар. Ул вакытта аланның директоры Илдар абый Әюпов, өлкән әйдаманы Айгөл апа иде. Бүгенгедәй хәтерлим, без нибары 60 бала идек һәм КФУның китапханәсеннән кузгалып киттек.

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр әле.

- Ул вакыттагы һәм хәзерге «Сәләт» - икесе ике төрле оешма. Элек, мин Биләргә барган вакытта, яшәү шартлары  начар иде. «Фәнсар» проекты нибары хыялда гына иде әле. Фестивальдә дә 500 кеше катнаша, һәрвакыттагыча дустанә мохит хөкем сөрә һәм барыбыз да бер-беребезне  белә идек.  Хәзерге «Сәләт»нең масштаблары таң калдыра һәм мин моңа бик шат.

Сары галстугың бармы соң?

- 2005-нче елда, беренче тапкыр барганда ук алдым.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Беренче әйдаманым Фәнил абый Вакказов иде.

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Казан (Идел буе) федераль университеты, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының этнология кафедрасында белем алам. Аңа кадәр тарих факультетын тәмамлаган идем.

Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Бүгенгесе көндә «Сәләт»тә бик күп проектлар чынга ашырыла. Тик миңа калса, хәзерге яшьләр музыкаль проектлар белән күбрәк кызыксына. Миңа, үз вакытында, бала буларак яңа музыка юнәлешләрен, этник җырларны өйрәнү җитмәгән иде. Казан консерваториясе каршындагы урта музыкаль белем бирү мәктәбендә белем алдым, анда безгә бары классик музыка гына өйрәттеләр. Ә миңа альтернатив музыка кызык.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Яхшылыкка, биеклеккә омтылыгыз! Хәзер мөмкинлекләр чиксез, үзегезгә дигәнен кулдан ычкындыра күрмәгез!

тулысынча укырга

Алинә Садриева

«LinguaLike» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры

Алинә,  «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- «Сәләт» турында 7-нче сыйныфта укыганда ишеттем. Төрле олимпиадалар, бәйгеләрдә бик еш катнашканга, мәктәбем җитәкчелеге «Сәләт»нең бер җәйге проектында катнашырга тәкъдим ясады. Ул вакытта, 2008-нче елда, «Сәләт» шактый зур оешма иде инде, күп кенә проектларын чынга ашыра иде. Беренче тапкыр мин «Сәләт-Рухият» аланына эләктем.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә. Регина апа Гәрәева һәм Илнар абый Җамалетдинов иде алар. Без – Илнар абыйның беренче сәлкешләре. Аның үз өстендә зур җаваплылык тоеп борчылганы әле дә хәтеремдә.

Сары галстугың бармы соң?

- Бар, икенче елны гына ала алдым. Тик аның кыйммәте бик зур иде. Сары галстукның мәгънәсен төгәл һәм дөрес аңлата белгәнгә, икенче елга яңадан-яңа үрләр яулыйсы килде. Шуңа да әлеге галстук миңа бик кадерле.

«Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Бүгенгесе көндә мин инглиз телен өйрәнү үзәге белән җитәкчелек итәм. Әлеге бизнес-проект минем тарафтан 2 ел дәвамында чынга ашырылды, хәзерге вакытта барлык вакытым шуңа китә дисәм дә ялгыш булмас. Бу идея «Сәләт-Прага» мәктәбенә барып кайтканнан соң туды. 

«Сәләт»кә нинди проектлар җитми, синеңчә?

- «Сәләт» – идеяләр һәм аларны чынга ашыру мохите ул. Проектлар бик күп, аларның юнәлешләре дә төрле. Миңа калса, әлеге проектларны һәрдаим камилләштереп торырга гына кирәк. Мисалга, һөнәр сайлау ягыннан.

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләрнекен?

- «Сәләт»тә татарча сөйләшәләр. Әлегә сөйләшмәгәннәр – өйрәнергә һәм сөйләшергә омтылалар. Бөтенләй телне белмәгәннәр – шунда ук аны өйрәнергә алына. Чөнки барлык проектлар да татар теленә корылган. Телне белмичә аларда катнашып булмый, яки кызыксыз булып калалар. Башка телләргә килгәндә,  «Сәләт»тә башка телләрне дә өйрәнергә мөмкинлек бирүче проектлар бар.  Бүгенге көндә 3-4 чит телне белү гадәти хәлгә әйләнеп бара, ә «Сәләт»тә сиңа булышырга теләүчеләр һәрчак табылыр!

Сәлкешләргә теләкләрең?

- «Сәләт»кә эләккән барлык сәлкешләргә теләгем шул: мондагы тәҗрибә уникаль, алыштыргысыз, бәясез. Бер мөмкинлегегезне дә кулдан ычкындырмагыз! Үзегезне күрсәтүдән курыкмагыз, башкалардан өйрәнегез, аралашыгыз! Үзегезнең тәҗрибәгез белән дә уртаклашырга онытмагыз. Бары шул очракта гына без дөньяны яхшыга үзгәртә алырбыз.  

тулысынча укырга

Аммар Аль-Анси

Татарстан Республикасының «Республика Дебатов» дискуссион үзәгенең җитәкчесе

-  Аммар, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- Ой, «Сәләт»леләр сафына ничек килеп эләккәнемне, дөресен генә әйткәндә, хәтерләмим дә. Үзеннән-үзе килеп чыкты ул. Мәктәптә укыганда да әти-әниләрем апам белән икебезне «Сәләт»  аланнарына җибәрергә теләгәннәре истә. Тик хаман ниндидер сәбәпләр аркасында килеп чыкмады. Бәйгедә катнашып «Яшь академик» һәм «ТРның ел эрудиты» исемнәрен алгач, жюри составында утырган Җәүдәт абый Сөләйманов шәхсән үзе «Сәләт»кә чакырды. Тик тагын килеп чыкмады: ул җәйне мин әтиемнең туган ягына, Йеменга, туганнарым янына китеп бардым.  «Сәләт» минем өчен гадәти бер оешма гына түгел, ә фикердәшләр җыела торган урын ул. Дөньяны яхшыга үзгәртергә теләүче 21-нче гасырның романтиклары урыны дип тә әйтер идем хәтта.

- Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- Бу сорауга җавап биргәндә объектив була алмам дип куркам. Тик шулай да алдагы буын вәкилләре сөйләвеннән чыгып, аермалыклар шактый икәнен әйтә алам. Ул вакытта бу индивидуальлек, үзеңнең үзенчәлекле булуыңа тулы ышаныч, иҗат, креативлык булган. Болар бөтенесе хәзер дә бар. Тик инде бу хәзер билгеле бер система буенча бара, җаваплылык хисе белән башкарыла. Миңа калса, бу бик әйбәт күренеш. Ул куелган максатка ирешергә ярдәм итә.

- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Бүтән телләрнекен?

- Минемчә, татар теленең урынын проектларда катнашкан вакытта, белмәүчеләр өйрәнергә теләрлек итеп куярга кирәк. Ә калган телләрнекен һәр кеше үзе өчен үзе билгеләр.

- Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Инде үсеп, буйга җиткән, югары уку йортларын тәмамлап, гаилә корган, балалар үстерүчеләр өчен проектлар юк. Шул җитми, миңа калса.

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Шәхси эшмәкәр булып торам, зур булмаган типографиям бар. Рәсәйнең эшмәкәр-мөселманнары ассоциациясе яшьләр бүлегенең җитәкчесе. 

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Яхшыга ышаныгыз, иртә торырга гадәтләнегез, рәхмәтле була белегез һәм тиеш булганны эшләгез. 

тулысынча укырга

Дилбәр Садыйкова

Яшьләр Дипломатиясе Академиясе җитәкчесе

- Дилбәр, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- Кызганычка каршы, мин беркайчан да сәлкеш булмадым. «Сәләт»кә исә «студент» статусында килдем. 20-6-нчы елда «Әйдаманнар мәктәбе»ндә катнашып, «Сәләт-Раушан» аланына әйдаман булып бардым .

- Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- «Сәләт» – күп төрле өлкәләрне үз эченә җыйган зур бер берләшмә. Монда ветераннар, бүгенге көн һәм киләчәк сәлкешләр.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Илшат абый һәм Гүзәл апа. Алар үз эшләренең осталары, тәҗрибәле, ачык йөзле белгечләр. Мин алардан заманында күп нәрсәгә өйрәндем.  

- Сары галстугың бармы?

-Әлбәттә. Мин аны «Сәләт-Раушан» аланында алдым. Бүгенге көндә дә медаль, рәхмәт хатлары, таныклыклар арасында кадерләп саклыйм.

- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?

- «Сәләт» – татар телен өйрәнү, камильләштерү мәйданчыгы. Монда ул югары дәрәҗәдә өйрәтелә.

- «Сәләт»кә нинди проектлар җитми, синеңчә?

- «Сәләт»тә һәркем үз күңеленә ошаган эш белән шөгыльләнә ала. Нәрсәләр җитми? Хм... Әйтүе авыр. Иҗат остахәнәләре күбрәк булсын иде. Үзебезнең хостелны булдырасы килә.

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Спорт белән шөгыльләнәм: йөзәм, җәяү йөрергә яратам, хикәяләр язам.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Киләчәгебез һәрберебезнең үз кулында, аны яхшы, позитив якка үзгәртергә курыкмагыз.

тулысынча укырга

Илфат Вәлиев

«Сәләт» спорт проектлары оештыручысы

- Илфат, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

Бик кызык хәл булды ул. Мин ул җәйне турклубтагы дусларым белән еш кына сәяхәтләргә йөри идем. Август аенда тагын берсенә – Марий Эл якларына чыкмакчы идек. Беркөнне әни телевизордан «Сәләт-Шәхес 2009» аланына чакыру күрде дә, «Улым, әйдә әле син шунда барып кайт, яңа кешеләр белән танышырсың, кызыклы дәресләрдә белем алырсың»,- диеп, мине җибәрмәкче иде. Мин, әлбәттә, каршы килдем, чөнки җәй буена планнар корылган иде инде. Моңарчы ике сәяхәткә барган дусларымны янәдән күрәсе, бер дә белмәгән кешеләр янына барасы килмәде. Җитмәсә, «кызыклы дәресләр» сүзе дә киресенчә тәэсир иткәндер. Мәктәп баласының уку турында бөтенләй ишетәсе килми бит, ә монда җәй көнне дә дәресләр укырга җибәрүләре бер дә кәефемне күтәрмәде. Ул вакытта минүзсүзле егет – талашып булса да уйлаганымны тормышка ашыра идем. Бу юлы да бер-ике тапкыр әни белән бәхәсләшеп алдым. Ләкин әнием сүзеннән чыгып булмады инде, «Сәләт-Шәхес»кә шулай килеп эләктем. Һәм бер дә үкенмәдем дияргә кирәк. Бу минем өчен иң зур ачыш булгандыр. Бүген мин әниемә шуның өчен бик рәхмәтлемен!

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе, әлбәттә. Мин бала буларак «Сәләт» аланнарында 5 тапкыр булдым: «Сәләт-Шәхес 2009», «Сәләт-Раушан 2011» һәм 3 тапкыр көзге-язгы сессияләр. Һәр аланда булган әйдаманнарымны яхшы хәтерлим. «Шәхес»тә  ул Илмир абый белән Алсу апа Хәбибуллиннар. Минемчә, аланга килгәч баланың беренче хисләре һәм тирә-юньгә мөнәсәбәте нәкъ менә әйдаманнардан тора. Әгәр дә мин шулай «Сәләт»кә гашыйк булганмын икән – димәк, алар үз эшләрен яхшы үтәгәннәр.


- Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- Гомүмән алганда, «Сәләт» бик каты үзгәрде. Үсте, зуррак проектлар үтәлә башлады, тәҗрибә тупланылды, яңа аланнар ачылды. Бернәрсә дә бер урында тормый, шулай ук «Сәләт» тә үзгәрә. Алга таба да шулай ук гореф-гадәтләрне югалтмыйча үсеш алырга язсын. 

- Сары галстугың бармы?

- Әйе, беренче аланымда ук алган идем. Нинди генә чарада катнашмаганмындыр мин: дебатлар, спикерлар бәйгесендә, КВН командасында да булдым. Барысы исемдә дә түгел инде хәзер.

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Үземне күпкырлы кеше диеп әйтә алам. Кәеф булганда җырлыйм да, биим дә. Спортка зур әһәмият бирәм – йөгерү, йөзү, кыяга менү, сноубордта шуарга, кышын хоккей, җәен футбол уйнарга яратам. Әлбәттә, китап укыйм. Татар теле, кызганычка каршы, күп очракта өйдә генә һәм «Сәләт»тә кулланыла, шуңа күрә телнең дәрәҗәсен төшермәс өчен татар әдәбиятын укыйм. 

- «Сәләт»кә нинди проектлар җитми, синеңчә?

- Бу бик авыр сорау. Хәзер «Сәләт»тә нинди генә проектлар юк, нишләргә теләсәң дә, үзеңә фикердәшләр табып хыялларыңны тормышка ашырырга була. Мәгариф өлкәсе булсынмы, акыл уеннары дисеңме, спорт яисә иҗатка тартыласыңмы, хәтта дизайн һәм технологияләр белән бәйле проектлар да бар. «Сәләт» ул вакыт белән бергә баручы инновацион оешма һәм, минемчә, шушы булганны үстерергә генә кирәк. Ә нинди дә булса яңа проект башлау турында вакыт үзе күрсәтер. 


- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләрнекен?

«Сәләт»тә татар теле дәрәҗәсе төшми. Ләкин дуслар белән барыбер, иң беренче чиратта, русча сөйләшкәнгә күрә «Сәләт» йортына килеп кергәч, татарчага күчер өчен бераз вакыт кирәк. Ләкин мин белгән барлык сәләт активистлары туган телебездә сөйләшергә тырышабыз. Хәтта, кайвакыт «Тәрҗемә ит»  уенын да уйнап алгалыйбыз. 

Сәлкешләргә теләкләрең?

Нәрсә булса да эшләмичә үкенгәнче, теләгәнеңне эшләп үкенүең хәерлерәк, минемчә. Шуңа күрә, кадерле сәлкешләребез, һәрбер туган мөмкинчелегегезне ычкындырмагыз! Катнаша алган чараларда катнашыгыз. Мәктәптә уку, әлбәттә, кирәк, ләкин 1 айлык мәктәп программасын 1 атнада куып җитеп була, ә менә булган мөмкинчелекне кире кайтарып булмаячак. Тормышта кирәкле тәҗрибә туплар өчен менә дигән чагыгыз. Уңышлар сезгә!

 

 

тулысынча укырга

Илнур Мөхәммәтҗанов

IT үзәк җитәкчесе

-         Илнур, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

-         Беренче тапкыр «Сәләт» дөньясы белән мин 1994-нче елда, туган ягым Арчада таныштым. Ул вакытта мәктәп янында эшләп килүче җәйге лагерьга йөри идем, ә «Сәләт» белән чаралар бергә үтә иде. Бу җәйдән сон мин «Сәләт»кә тагын эләгәсем килеп озак вакытлар хыялланып йөрдем. Ә бу җиңел эш түгел – республикакүләм яки бөтенрәсәй бәйгеләрендә, олимпиадаларда җиңү яулау кирәк. 1998-нче елда математика һәм физика олимпиадаларында катнаштым. «Сәлкеш» сүзе шул 1998-нче елда барлыкка килде дә инде. Әле дә исемдә: мин «Сәләт-Туапсе»да, әти-әниләрем дә янымда һәм Җәүдәт абый аларга шушы сүзнең мәгънәсен аңлаткан иде. Баксаң, ул «сәләтле кеше» буларак шәрехләнә икән.

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- Авыр булыр ул. Бик күп үзгәрешләр кичерде «Сәләт»: масштабы да, чаралары да башка. Ул вакытта бары бер алан иде, ә хәзер сорасагыз барысын санап та чыга алмам. Бу олы кешене һәм баланы чагыштырган кебек. Әллә «Сәләт»тә үскәнгә бу үзгәрешләр минем өчен бер сулышта үткән инде...белмим. Ә иң мөһиме – берләшмәнең асылы һәм мәгънәсе шул ук кала.

Беренче әйдаманнарың исеңдәме?

- Галия апаны яхшы хәтерлим.

«Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- IT – компаниядә эшлим, укытам, велосипедта йөрим, якыннарымны яратам.

Синеңчә, бүгенге көндә «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Аланнардан тыш та «Сәләт» эшчәнлегенә чакыра торган проектлар җитми, миңа калса. Аланнардагы дәресләрне ел әйләнәсе укытырга кирәктер. Совет заманындагы түгәрәкләр стилендә дииме соң инде (Көлә). «Сәләт»тә булыр өчен гел файдалы эш белән шөгыльләнү кирәк. Ял итеп, күңел ачып йөрү – начар әйбер түгел, шулай да «Сәләт» үскәнне ярата. Бәләкәй кызым Ясминә, туганнарым, дусларымның сабыйлары өчен балалар бакчасы булуын теләр идем. Бу вакыт мәсьәләсе генә, миңа калса. Чөнки бүген әлеге эшкә алынырдай кешеләр бар. Шулай ук «Сәләт» проектларын интернет челтәрләре аша да кулланып булсын иде. Чөнки «Сәләт»леләр Татарстанда гына түгел, дөнья буйлап таралган. Алар да һәр яңалыктан хәбәрдар булсын өчен замана технологияләрен куллана белү генә кирәк. 

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләр?

- Әйбәт сорау. Кызыклы. Мин филолог түгел. Чагыштырмача әйткәндә, Казан өчен, шәһәр җире өчен әйбәт, югары. Ә районнардагы, авыллардагы «Сәләт»леләр белән янәшә куйсаң – уртача. Шәхсән минем өчен «Сәләт» – татар телен саклап калу һәм үстерү мохите. Рус теле дәрәҗәсе, әлбәттә инде, югары. Ике теллелекне саклап кала алуыбыз аеруча шатландыра. Инглиз теле дәрәҗәсе соңгы 5 ел эчендә бик үзгәрде. Әле дә исемдә, элек махсуслашкан темалар буенча безгә тәрҗемәчеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә иде, хәзер исә балалар үзләре дә тәрҗемә итә алалар. Араларында алман, башкорт, төрек, испан, чуваш телләрен дә белүчеләр бар. Теләсә кайсы тел – мәдәният ачкычы ул.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Һәр көнне шатлык белән үткәрә белегез, эзләнегез, үз юлыгызны табыгыз. Әгәр дә үзегезне IT өлкәдә сынап карыйсыгыз килә икән, «Сәләт-Санак» аланына яки Казан шәһәре Островский урамы 23-нче йортта  урнашкан «Сәләт» йортының 16-нчы бүлмәсенә рәхим итегез!   

тулысынча укырга

Камила Димухаметова

«Сәләт» телләр мәктәбенең координаторы

Камилә, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- 2005-нче ел иде ул. Мине «Сәләт-Раушан» аланына чакырдылар. Моңарчы минем бер дә җәйге лагерьләргә йөргәнем юк иде, тик шулай да «Сәләт» кызыксындыра алды.

Шул вакыттагы һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- Үзгәрешләр әйтеп-бетергесез күп һәм алар барысы да уңай якка гына. Иң күзгә ташланганы – бүгенге «Сәләт»тә үзеңне табу һәм үстерү өчен мөмкинлекләр бик күпкә артык. Минем сәлкешлек чорымда социаль челтәрләр юк иде әле, шуңа да хәзерге яшьләр кебек инстаграм аша, в контакте төркеменнән күреп яңалыкларны белеп тора алмый идек. Хәзер инде теләгән барлык гаризаларны да интернет аша гына тутырабыз. Тагын бик күп, бик күп үзгәрешләр, санап бетергесез!

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Ләйсән апа Сыраева һәм Раиль абый Бәдретдинов. Алар минем хәтеремдә супергеройлар буларак калды.

 - «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Чит ил әдәбиятен укыйм, рәсем ясыйм, чигәм. Күңелемә ошаган эш белән шөгыльләнәм, бер сүз белән әйткәндә.

Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Үз  өлкәләрендә уңышларга ирешкән шәхесләр белән махсус очрашулар һәм мастер-класслар уздыручы проект җитми, миңа калса. Моңа охшаш чаралар үтә, әлбәттә, тик алар әлегә системалы рәвештә түгел. Бу идея инде күптәннән күңелемдә яши. 

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә калган телләр дәрәҗәсен?

- Татар телен балалар әйбәт беләләр. Әмма араларында телне аңлаучы, тик сөйләшергә курка торганнар бар. Курыкмагыз! Телегезне камилләштерегез. Инглиз телен дә әйбәт беләләр. Тик мәктәпләрдә аны укытканда кызыксындыра белмиләр дип уйлыйм. «Сәләт» телләр мәктәбенә килсәгез, мондый хәл очратмассыз, мин сезгә вәгъдә итәм.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Балам! Интернетта утырганчы берәр файдалы эш белән шөгыльлән. Мисалга, испан телен өйрәнә башла, «Фәнсар» вебинарларын ачып тыңла. Үс! Синең мөмкинлекләрең чиксез! Әгәр телне үзеңә генә өйрәнәсе авыр икән, син һәрвакыт «Сәләт» телләр мәктәбенә килә аласың. 

тулысынча укырга

Игорь Смирнов

Әйдаман, «Сәләт» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече.

- Игорь абый, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- 2011-нче ел иде ул, «Сәләт-Раушан» аланында булдым. Сәлкеш буларак бер генә тапкыр катнашырга насыйп булды, аннары инде 2014-нче елда әйдаман дәрәҗәсенә күтәрелдем.

- Шул еллардагы һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- Ооо... «Сәләт» үсә генә бара. Гали мисал – Биләрдәге форумыбыз. Мин сәлкеш чакта ул өч көнлек фестиваль иде, ә бүген исә 5-6 көнлек, уку-укыту һәм күңел ачу программасы булган форумга барабыз. Аланнар, сәлкешләр, катнашучылар саны да артканнан-арта гына бара.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Айназ апа һәм Рүзәл абый. Алар минем өчен бүгенге көнгә кадәр үрнәк булып торалар.

- Сары галстугың бармы соң?

- Бар.

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Актив студент тормышы алып барам. Спорт белән шөгыльләнәм,  «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын яратам. Тик вакыт кына тыгызрак. Рәсем ясарга да өйрәнәсем килә.

- Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Барысы да җитә дип саныйм мин. Булганнарын камилләштерергә, үстерергә кирәк. Ә яңа идеяләр тормыш агымы белән барлыкка килер.

- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләрнекен?

- Бәхәссез, «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсе бик югары. Нәни генә сәлкешләрнең дә инглиз телен белүләре аеруча сөендерә. Кайбер сменаларда инглиз теленә аерым игътибар бирелүе бик уңай күренеш, минемчә.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Укуыгызда уңышлар телисем килә. Җәй җиткәч «Сәләт»тә күрешкәнгә кадәр! 

тулысынча укырга

Лилия Валеева

«Әйдаманнар мәктәбе» проекты координаторы

Лилия, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- 2008-нче ел иде ул. 11-нче сыныйфны бетергән елым иде. Классташларым «Сәләт-Аршан»га барырга тәкъдим иттеләр. Шул чордан бирле «Сәләт»тән гадәти тормышка кире әйләнеп кайтмадым инде мин! (Көлә)

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- Берләшмә эшчәнлегендә төп һәм кискен үзгәрешләр соңгы 3-4 ел эчендә булды, миңа калса. Яңа технологияләр, проектлар саны һәм оешма дәрәҗәсе өлкәсендә уңай үзгәрешләр санап бетергесез. Ә менә традицияләр һәм мохит – элеккегечә.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Алия апа Дусаева һәм Рөстәм абый Гомәров. Башка әйдаманнарым булмады да.

Сары галстугың бармы?

- Бар. 2008-дә, «Аршан»да алдым.

«Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Бүгенге көндә IT-компаниядә эшлим, аспирантурада укыйм, диссертация язам. Хобби сыйфатында урбанистика белән шөгыльләнәм. Кайчан да булса бу минем төп эшемә әверелер дип ышанып калам.

«Сәләт»кә, синеңчә, нинди проектлар җитми?

- Әлеге вакытта, миңа калса, мәктәпкәчә белем бирү белән бәйле булган проект җитми. Балалар бакчасы буламы ул, берәр үзәкме, мөһим түгел. Моңа ихтияҗ зур дип уйлыйм.

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Калган телләрнекен?

- Шәхсән минеке – «3»лелек кенә. Ә калган телләргә килгәндә, «Сәләт»тәге балалар бик сәләтле, күбесе полиглотлар, 3 телне дә әйбәт беләләр.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сменадагы дәресләрне калдырмыйча йөрегез, ашханәдә ашыгызны ашап бетерегез, 23:00-дә йокларга ятыгыз! (Көлә) Ә иң мөһиме – олыгаерга ашыкмагыз! 

тулысынча укырга

Раиль Курамшин

«Сәләт» яшьләр үзәге дәүләт оешмасы директоры.

- «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле, Раил абый.

- «Сәләт»кә мин бала буларак килдем. 1998-нче ел иде ул. Химия буенча республикүләм олимпиадада җиңү яулаган өчен чакырдылар. Онытылмаслык «Сәләт-Чистай» аланы. Бүгенгедәй хәтерлим.

- Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштырсаң...

- Ул вакытта: «Сәләт» дәүләт, сәлкеш яңа татар, аң-фәһемгә гашыйк бу халык!”

Хәзер: «Сәләт» - ээээээээх шәп!

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Римма апа Гатиятуллина һәм Гөлназ апа Бәдертдинова иделәр алар. Аларга бүгенге көнгәчә чын йөрәктән рәхмәтлемен.

-  Ә сары галстугың бармы соң?

- Бар!

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Гаиләм бар. Буш вакытымның күбрәк өлешен аларга багышларга тырышам. Яраткан шөгыльләрем буларак бадминтон уйнауны әйтә алам. Шулай ук төзелеш белән дә мавыгам.

- «Сәләт»кә нинди проектлар җитми, синеңчә?

- «Сәләт» мөмкинлекләр мөхите булганга күрә, «Сәләт»тә бүгенге көндә булмаган проектлар җитми инде.

- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?

- Бөтен берләшмәнекен күзаллавы авыррак булыр. Якын-тирәдәгеләр өчен ышанып әйтә алам: татарча аралашабыз! Әле тагын кытай телен өйрәнәсем килә. Форсаттан файдаланып сорыйм әле: Нариман абыйсы, кайчан яңа төркем җыя башлыйсыз? (Көлә)

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- “Сәләт” маршын яңадан бер кат тыңлап мәгънәсенә төшенегез: «Җан җепләре бәйли сәлкешләрне, якын итеп ерак араны!»

тулысынча укырга

Гүзәл Гайнанова

IK интеллектуаль иҗат клубы һәм «Мирах» проекты җитәкчесе.

«Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле, Гүзәл.

- 2012-нче ел иде ул. «Сәләт-Рухият» аланы турында миңа классташым сөйләде. Сөйләде дә, шунда ук гариза да тутырттырды. Мин барырга карар кылдым һәм һаман да «Сәләт» дөньясында кайныйм.

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштырсаң.

- Әлеге 3 ел дәверендә генә барлык үзгәрешләрне дә күзаллап бетереп булмыйдыр. Тик шунысы хак: республикабызның меңләгән сәләтле балаларын һәм яшьләрен бергә туплап,  «Сәләт» көннән-көн алга бара.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Алинә апа Садриева һәм Илһам абый Ибраһимов. Алар минем тормышымда гадәти әйдаман гына түгел, ә якын дуска да әйләнделәр.

Сары галстугың бармы?

- Бар!

«Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Әлегә ике югары белем алам,  шуңа да вакытым университетта үтә. Шулай ук журналистика белән тирәнтен кызыксынам – киләчәк тормышымда аны һөнәрем итеп күрәм.

«Сәләт»кә нинди проектлар җитми, синеңчә?

- Минемчә, биредә һәр кеше күңеленә ошаган шөгыльне таба ала. Барлык проектлар да бик кызыклы!

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?

- «Сәләт» диюгә татар теле дә күз алдына килеп баса. Шәхсән үземнең һәм дусларымның  тәҗрибәсендә инандым: «Сәләт» татар телен генә түгел, ә күп кенә чит телләрне өйрәнергә зур этәргеч ул. Бүгенге көндә бу бик актуаль, миңа калса.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Иң мөһиме – вакытыгызның һәм мөмкинлекләрегезнең кадерен белегез! 

тулысынча укырга