Шәхес
Диләрә Хәлитова
«Биләр каласы 2016» өлкән әйдаманы
- Диләрә, Сәләткә килү тарихын сөйлә әле.
- Алексеевск районының Балалар иҗаты үзәгендә ирешкән уңышларым өчен Сәләткә чакырдылар. «Биләр каласы» аланы да минем туган районымда урнашкан, шуңа да шушы аланга килдем.
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.
- Минем Сәләткә килгәнемә әллә ни озак түгел әле. Тик шулай да аның үсеш динамикасын сизми мөмкин түгел. Берләшмәбез, заманча терминнар белән әйтсәк, модернизация юлыннан атлый. Соңгы елларда өстәмә белем бирү ысуллары тагын да артты: Сәләт Форумындагы файдалы уку-укыту программасы, кызыклы проектлар, һ.б.
- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен?
- Елдан-ел татар теле дәрәҗәсе артканнан-арта бара. Рус телле балалар да Сәләт дөньясына ашкыналар, бу бик күңелле күренеш. Бездә татар телен өйрәнергә теләгән кешегә ишекләр ачык бит. Ә Сәләткә килгәнсең икән, аны өйрәнми мөмкин түгел: барлык программа, дәресләр, чаралар татар телендә. Әйдаманнар да сөйләм телен үстерә, үзара гел татарча аралашабыз. Тик бер татар телендә генә туктап калмыйбыз: «Чит телне дә яхшы бел», - ди халык гыйбарәсе. Сәләт – өч телле мохит.
- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?
- Миңа калса, «Үз кулларың белән» исемле проект турында уйларга кирәк.
- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?
- Сәләттән тыш иҗат белән шөгыльләнәм. Быел Казан федераль университетын тәмамлыйм, дипломлы «педагог-хореограф» булам. Иҗат студиясендә балаларны биергә өйрәтәм. Эштән, укудан бушаган арада агачка татар орнаментларын төшерәм.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Сәлкешләр! Сменадан ләззәт алыгыз: барлык чараларда катнашыгыз, һәр мизгелне кызыклы итегез. Шул очракта, хатирәләрне барлаганда, йөзегездә елмаю туар. Сәләт тормышта этәргеч булып тора, ул сиңа иң кирәкле сыйфатларны тәрбияләргә сәләтле. Сменаның уңышлы булуы сезнең үзегездән тора.
Руслан Закиров
Сәләт активисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе солисты
- Руслан, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.
- 2007-нче ел иде ул. Әни Сәләт аланнары турында каяндыр ишеткән, мине шунда җибәрмәкче булды. Безгә «Сәләт-Раушан» аланын тәкъдим иттеләр, тик әни «Лаеш монда гына бит ул» дип ризалашмады. Шулай итеп «Сәләт-Биләр каласы»на киттем.
- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
- Әйе, әлбәттә: Гөлнара Шакирова һәм Гөлназ Фәсхетдинова.
- Сары галстугың бармы?
- Әйе. Беренче елда ук алдым. Икенче сары галстукны миңа Марс Шакиров тапшырмакчы иде. Кызык вакыйга булды ул: «Сәләт-Раушан»ның турытаягы бара, аңа сары галстук тапшырдылар. Ул аны миңа суза, «Руслан аңа лаеграк!» – ди. Мин алмадым. (Көлә)
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.
- Оешмабыз бу вакыт аралыгында бик үсте. Зурайды, көче дә артты, Татарстанның татар телендә аралашучы һәм татар телен өйрәнергә теләүче яшьләре тормышының аерылыгысыз өлешенә әверелде. Сәләтнең проектлар саны да артканнан-арта бара. Берләшмәбез белән бик горурланам!
- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә калган телләрнекен?
- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсе бар татар дөньясы алдында визит карточкасы булып тора. Халыкара форумнарыбызга да төрле илләрдән делегатлар җыела. Аланнарда башҗитәкләр һәм әйдаманнар 99,9% сәлкешләр татарча сөйләшерлек итеп тырышканнарын ишетеп кенә түгел, күреп тә беләм. Татарча белмәгәннәре аны өйрәнергә омтыла.
- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?
- Сәләттә проектлар бик күп, юнәлешләре дә төрле. Нәрсә җитмәгәнен дә тиз генә әйтеп бирә алмассың. Үз оркестрыбыз юк әлегә. (Көлә) Сәләтнең барлык юнәлешләрендә үземне сынап кына калмадым, үземне таптым дип тә әйтә алам.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Сәләт тормышында актив катнашыгыз! Сәлкеш тормышының кадерен белегез!
Ислам Вәлиев
Сәләт активисты
- Ислам, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.
- 2006-нчы елда «Сәләт-Раушан» аланында ял иттем. Шуннан башлап Сәләтсез узган җәем булмады да. Соңгы елларда Биләрдәге Сәләт Форумында катнашам.
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.
- Сәләт бик нык үзгәрде: төзелеше дә, кешеләре дә башка. Безнең мондый матур Сәләт йортыбыз юк иде. КВН уйный башлаганда Нариманов урамындагы офиска йөри идек. Анда нибары 3 бүлмә иде. Шул бүлмәләрнең берсендә, микродулкынлы мич, суыткыч арасында мәзәкләр яза идек. Бүген мөмкинлекләр бик күп, зур, якты Сәләт йорты гына да ни тора! Бүгенге сәлкешләргә карап ак көнләшү белән көнләшәм.
- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
- 2006-нчы елда мин инглиз төркеменә эләктем, әйдаманнар чит тел укытучылары иде. 2007-нче елда әйдаманнарым Тюльпан апа Миңһаҗева һәм Роберт абый Миңнегулов иде.
- Сары галстугың бармы соң?
- Әйе, «Раушан 2007»-дә бирделәр.
- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен?
- Сәләттәге балалар татарча аралаша. 10 баллык шкаладан санасаң 7-не куеп була. Камилләшергә җирлек бар әле. Рус теле 9/10, инглиз – 6/10, португал теле – 2/10. (Көлә)
- Синеңчә, берләшмәбезгә нинди проектлар җитми?
- Проектлар бик күп, җавап бирергә дә кыенсынам хәтта. Элек Сәләт йортында «Фәрхәд һәм Фәрхәт» иҗади дуэты эшли иде, миңа калса, менә шуны торгызырга кирәк. (Көлә)
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Барлык проектларда да катнашыгыз. Безнең чорда җәйге аланнар, «Фәнсар» мәктәбенең көзге-язгы сессияләре, Бикмуллин фестивале гына бар иде. Бүген Сәләт йорты төрле остаханәләрдән, чаралардан кайнап тора. Җәйге аланнарга барыгыз, форумда катнашыгыз. Сәләт форумы – барлык Сәләт хәрәкәтенең йөрәге ул. Һәм әлбәттә күбрәк җиләк-җимеш ашагыз, су эчегез. (Көлә)
Йолдыз Миңнуллина
Сәләт проектларында актив катнашучы, Сәләт ветераны
- Йолдыз, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.
- Сәләткә мине республикакүләм олимпиадада җиңгәч чакырдылар. 2000-нче ел, татар теленнән олимпиада иде ул: мин 2-нче урынны алырга тиеш идем. Тик Гүзәл Усманова ярдәме белән (бер сорауга җавапны миңа ул әйтеп җибәрде) беренчелекне яуладым.
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.
- Бүген Сәләттә күпкә уңайлырак: барлык шартлар да тудырылган. Элек авыр булган икән дип уйламагыз, ул чорның да үз романтикасы бар иде. Биләргә барып җиткәч автобустан төшүләр – иң романтик мизгел булып хәтеремдә калган. Ул вакытта автобуслар аланга ук кермиләр, Изге чишмә буенда калдырып китәләр иде. Алан белән күпер буенча озын бер саф булып тезелеп басып, кулдан-кулга күчереп әйберләрне урнаштыра идек: матраслар үтеп китә, палаткалар... Әле ул чакта заманча палаткалар түгел! Тик барыбер рәхәт иде.
- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
- Хәтерлим: Рөстәм абый Мусин һәм Гөлназ апа Бәдретдинова. Бүген Гөлназ апа Актанышта, «Бүләк» лагерендә эшли, Рөстәм абый белән күптән аралашкан юк.
- Сары галстугың бармы соң?
- Әйе. 2001-нче ел, «Сәләт-Раушан»да бирделәр.
- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?
- Мин – журналист, шагыйрә. Иҗат белән шөгыльләнәм.
- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?
- Җитә, алар бик күп бит. Сыйфат ягын контрольдә тотарга кирәк. Гомумән, Сәләттә һәр кеше үзе аерым бер проект кебек.
- Татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?
- «Камиллекнең чиге юк» дип җавап бирер идем. Татар телен өйрәнүгә барлык мөмкинлекләр дә бар.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Бәхетле булыгыз!
Айваз Садыров
Сәләт ветераны, теле-, радио алып баручысы, «Татар радиосы»ның баш мөхәррире
- Айваз, Сәләткә ничек килеп эләктең?
- Сәлкеш сыйфатында Сәләттә ял итә алмавыма бик үкенәм. Әйдаман буларак Сәләтлеләр сафына 2008-нче елда кушылдым. Без күпмедер күләмдә «Сәләт-Тел» аланын ачып яңалык керттек. Тормышым юлымда «Сәләт-Тел» булуына чиксез рәхмәтлемен. Әлеге алан телләр өйрәтү белән бүгенге көндә дә шөгыльләнә. Ә ул вакытта мин Арча педагогия көллиятендә «Чит телләр» факультетында укый идем. Факультетыбызның 5 төркеме арасыннан 10 студентны сайлап алдылар, алар арасына мин дә эләктем.
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.
- Сәләт гел хәрәкәттә: ул һәрдаим яңалык, үзгәреш эзли. Беренче тапкыр Сәләткә килгәч, биредәге оптимистик рухны, татулыкны күреп хәйран калган идем. Сәләт – барлык иҗади, фәнни идеяләрне чынга ашыру мәйданчыгы иде. Бүген дә шулай. Бүгенге заманда иҗади яшьләр, төрле субкультуралар бик күп: кемдер рэп укый, граффити ясый – тик бу гамәлләр һәрвакытта да җәмгыять өчен файдалы булмый. Тиешле мәйданчык, кирәкле кешеләр янда булмау сәбәпле, сәләт йомыла яки тирә-юнь өчен, кешенең үзе өчен дә куркынычлык тудыра. Сәләт исә үстерә, алга өнди, дәртләндерә. Ул һәр буын өчен дә актуаль, тик кабатланмас була белә. Оешманың уңышка ирешүен шуннан күрәм мин. Кеше дә бит үскән саен алдында яңа офыклар ача бара. Сәләт тә шулай ук.
- Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә калган телләрнекен?
- Татар теленә, оешманың бар эшчәнлеген татарлаштыруга зур омтылыш бара. Татар телен Сәләт кенә түгел, ә аның катнашучылары да формалаштырганын аңларга кирәк. Соңгы 3-4 елда, эшчәнлеге җәмгыятькә уңай яки тискәре йогынты ясый алучы кеше буларак, мин сизәм: күңелемдә милли орлык пәйда булды. Шушы орлык һаман үсә, зурая: ул һәрдаим татар теле, аның киләчәге турында уйлый. Татар теленең русчага интеграцияләнүе чорында – Рәсәйдә яшәгәч бу котылгысыз – бу уйлар миңа тынгылык бирми. Башта русча уйлап, аннан татарча сөйләү тенденциясе популярлашты. Бу халкыбызның милли билгеләре калмау куркынычы яный дигән сүз. Җырларыбыз бар: аларда татар сүзеннән башка бүтән берни юк! Рус җырын татарчага тәрҗемә итеп җырлаудан гына безнең мәдәният үсмәс. Барыбызны да милли рухыбыз хакында уйланырга чакырам!
- Синеңчә, берләшмәбезгә нинди проектлар җитми?
- Татарча юморны үстерә башларга вакыттыр. Юмор аша бала үсә, язарга, уйларга, катнашырга өйрәнә. Бүгенге замана технологияләре алга киткән чорда юмор минем өчен – милли телевидение һәм радиода эшләүче кадрлар әзерләү өчен аерым бер хәрәкәт ул.
Киләчәгемне радиода гына түгел, телевидение буйлап та планлаштырганда кадрлар җитмәвен аңлыйм. Барлык идеяләрне чынга ашырыр өчен грамоталы, фикерли белүче яшьләрдән торган команда кирәк булачак.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Үзалдыгызга конкрет максатлар куегыз. Киләчәктә кем булырга теләгәнегезне уйлый торыгыз, Сәләт тә сезгә ярдәмгә килер. Теләкләрегездән курыкмагыз. Үсегез!
Мин әйдаман булганда танылган шәхесләр белән бик еш очрашулар уздыра идек. Алар да кайчандыр Сәләткә йөргән кешеләр иде. Бүген инде үзем остаз ролендә. Элек тә, хәзер дә мин Сәләттә өйрәнәм. Башта шушы шәхес урынында булырга телим дия идем, хәзер үзем дә шулай ук илһамландырырга тырышам. Сез дә шушы система буенча эш итә аласыз. Тәҗрибә туплагыз, илһамланыгыз, үсеп, олыгаеп минем урынымны алыгыз. Бу – мәңгелек двигатель! (Көлә)
Алсу Гатауллина
Сәләт активисты
- Алсу, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйлә әле.
- 2001-нче елда апам белән «Сәләт-Аршан»га бару бәхетенә ирештем. Бу вакытта миңа нибары 12 яшь иде. Ул чакларны бик үк хәтерләмим дә инде, тик Евпаториянең аттракционнар паркы бүгенгедәй исемдә.
- Беренче әйдаманнарныңны хәтерлисеңме? Ә беренче сәлкешләреңне?
- Ә беренче әйдаманнарым 2002-нче елдагы «Сәләт-Рухият»тә Гөлназ апа Галимова һәм Марат абый Кадыйров иде. Гөлназ апа белән әле бүгенге көндә дә аралашабыз. Ә минем беренче сәлкешләрем белән 2007-нче елгы язгы сессиядә таныштым.
- Сары галстугың бармы?
- Бар! Сары галстугым да, шәмәхәсе дә, III һәм II-нче дәрәҗә дә, шәмәхә футболкам да бар.
- Узган еллардагы Сәләтне бүгенге Сәләт белән чагыштырып карасак?
- Ул вакытта Сәләт бер гаилә кебек иде. Идеяләре тулып, ташып торган бер кечкенә генә гаиләне хәтерләтә иде. Хәзер исә Сәләт – ул көч. Ул көннән-көн яктырак балкып торучы йолдыз.
- Сәләттә татар теле дәрәҗәсе нинди? Ә башка телләрнеке?
- Соңгы елларда татар теле дәрәҗәсе бик нык артты. Сәлкешләр дә, әйдаманнар да, хәтта кунаклар да туган телебездә сөйләшәләр. Тыңлап торырга да хәтта рәхәт. Калган телләр дә Сәләттә һәрвакыт яшәячәк. Инглиз теле генә түгел, башка телләр дә өйрәтеләчәк дип уйлыйм. Ләкин үз телебез лидерлык позициясендә булуы аеруча шатландыра.
- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?
- Реклама оешмасында бүлек җитәкчесе булып эшлим. Эш процессыннан тыш балалар өчен репетиторлык белән дә шөгыльләнәм.
- Киләчәктә «Сәләт»не ничек күзаллыйсың?
- Бер 10 елдан соң инде ул сәләтле яшьләр өчен халыкара мәйданчыкка әвереләчәк. Мин моңа 100% ышанам.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Минем өчен «Сәләт» ул – икенче өй, дусларым, якыннарым. «Сәләт» – күңелемнең аерылгысыз бер өлеше. Ул мине җылыта, юата, көч һәм илһам чыганагы булып тора. «Сәләт» – ул минем балаларым. Аларда үзеңнең чагылышыңны күрү зур шатлык. Сәлкешләр! Һәр көннең, һәр минутның рәхәтен тоеп яшәгез! Олыгаерга ашыкмагыз, барысы да алда әле. Бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмагыз, укыгыз, өйрәнегез һәм, әлбәттә инде, елмаерга, көлергә, шаярырга онытмагыз.
Гөлназ Сәфәрова
Сәләт ветераны, «Татар радиосы» алып баручысы
- Гөлназ, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйлә әле.
- 2004-нче ел иде ул, мин 1-нче курста укыйм. Ул вакытта дустым Сәләттә әйдаман иде, гел шушы яшьләр оешмасы хакында тәмләп сөйли иде. Минем беренче сменам «Изге чишмә» студентлар аланы булды. Учак янында кич утыру, гитарага кушылып җырлау, палаткалар шәһәрчеге... гел яшьлек романтикасы инде менә! Шуңа да бу дөнья мине тиз арада үзенә тартып алды.
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.
- Җир белән күк арасы. Үзгәрми калган әйбер бер генәдер: мөхит. Сәләткә генә хас дуслык мөнәсәбәте, татулык рухы, бердәмлек. Сәләт ул «Без – бергә!» дигән сүз. Сәләт – яңа ачышлар мәйданчыгы. Үзгәрми калган әйберләр шушылар. Бүген аларның көче тагын да арта төшкән. Балалар өчен бер дигән мөмкинлекләр, шартлар – Сәләттә!
- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?
- Сәләтлеләр белән күп аралашам. Яңалыкларыгыз шундый күп! Укыту форматы, үзенчәлекле остаханәләр, заманча технологияләр... Проектлар, миңа калса, җитәрлек. Калганын вакыт хәл итәр.
- Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә калган телләрнекен?
- Замана җәмгыятенең йогынтысы булмый калмагандыр. Туган телеңдә аралашырга теләү – үзе үк хөрмәткә лаек. Сәләткә килгәндә мин үзем дә күп кенә фразеологизмнарны, искерәк сүзләрне белеп бетерми идем. Миңа калса, балаларның Сәләткә тартылуының төп сәбәбе дә туган телне яратуда. Ә биредә ул телдә аралашырга барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Сәләтнең чәчәк атуын телим! Дөресен генә әйткәндә, хөкүмәтебезнең мондый яшьләр оешмаларының эшчәнлегенә ярдәм итүе бик күңелле күренеш. Инде ничә буын Сәләт тәрбиясендә үсте, әле тагын күпме үсәр! Әти-әниләр дә балаларын Сәләткә китерергә тырышсыннар иде. Замана җәмгыятенә Сәләт кирәк. Бик яратам, хөрмәт итәм бу берләшмәне. Сәләтнең әтисенә – Әдип Әлмиргә – хөрмәтемнең иң олысы. Аңа сәламәтлек телим, шушы хәрәкәтне булдыра алганына рәхмәтемне белдерәм. Мин дә, үз чиратымда, Сәләткә булышырга әзермен: чөнки ул минем өчен бик кадерле.
Әнвәр Туйкин
Сәләт активисты
- Әнвәр, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.
- 2002-нче елда мин математика фәненнән республикакүләм олимпиадада җиңдем, шуннан мине «Сәләт-Рухият»кә чакырдылар. Анда мин Алсу Гатауллина, Элина Степанова белән таныштым, дуслаштым. Аларны әле дә бик якын күрәм, бергә эшлибез. Шуннан соң Рухияткә тагын берничә тапкыр бардым әле, «Аршан»да да булдым. Сәләт активистының бөтен рольләрен дә үземдә сынап карадым: сәлкеш, әйдаман, «Әйдаманнар мәктәбе»ндә куратор, көзге-язгы сессияләрдә укытучы да булдым.
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.
- Сәләт ул тере кеше кебек. Элек без балалар идек, хәзер яшьләр дәрәҗәсендә. Сәләт үсә, тагын да алга бара.
- Сары галстугың бармы?
- Әйе.
- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
- Әйе: Ләйсән апа Кирасирова.
- Сәләттә ни белән шөгыльләнәсең?
- Берничә техник проектны алып барам: «Фәнсар» мәктәбенең, Портфолиосының сайтларын алып барам.
- Ә Сәләттән тыш?
- Университетта укытам, программист булып эшлим.
- Сәләткә нинди проектлар җитми, синеңчә?
- «Ефәк Канат» проекты бар иде элек, аның кысаларында чит илләрдә дә Сәләт сменалары үтә иде. Миңа калса, сәяхәт итү, дөньяны өйрәнү бүгенге сәлкешләргә дә кызыклы булыр иде.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Үзегез өстендә эшләгез, нәтиҗәлелек өчен тырышыгыз! Әлбәттә, сәламәтлек, бәхет, илһам чишмәсе теләп калам. Иҗат итегез, яңа үрләр яулагыз!
Эмиль Шәйдуллин
«Изге чишмә» волонтерлар лагеренең директоры
- Эмиль, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.
- Сәләткә мин 2009-нчы елда, 10-нчы сыйныфны тәмамлагач бардым. Сәләт дөньясын миңа классташларым ачты: аларның күбесе инде күптәннән Сәләт аланнарында ял итәләр иде. Беренче көннән башлап мин үземнең нинди дус, тату, күңелле гаиләгә килеп эләккәнемне аңладым.
- Беренче тапкыр күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштырып карасак...
- Елдан-ел Сәләт үз офыкларын киңәйтә бара. Әгәр дә «Сәләт: кичә, бүген, иртәгә» дигән анализ ясап карасаң, аның үсеш дәрәҗәсен төгәл күзалларга була, Татарстан Республикасының яшьләре үсә, камилләшә.
- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
- Беренче һәм соңгы тапкыр Сәләттә сәлкеш сыйфатында мин 2009-нчы елда, «Сәләт-Раушан» аланында булдым. Әйдаманнарым Денис Кәримов һәм Резидә Зәйниева иде.
- Сары галстугың бармы?
- Бар!
- Сәләттәге эшчәнлегең хакында сөйләп үт әле.
-Биредә мин үземне шактый рольләрдә сынап карадым: сәлкештән башлап смена директорына кадәр. Хәзерге вакытта Сәләттә «Изге чишмә» волонтерлар аланының директоры вазифасын башкарам.
- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?
- Сәләттә проектлар бихисап, алар бөтенесе дә 100%лы уңай нәтиҗә күрсәтә. Әлеге дөньяга эләккән бала үзен һәртөрле юнәлештә үстерә ала.
- Ә Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?
Эмиль: Сәләттән тыш та актив тормыш алып барам. Бу иң беренче чиратта яраткан шөгыльләрем белән бәйле. Мәктәптә укытам. Гомумән, кызыксынучан кеше мин.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Үзегезнең юлыгызны табыгыз, үз өстегездә эшләгез!
Люция Закирҗанова
Яшүсмерләр психологы
- Люция апа, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үтегез әле.
- Мәктәп елларында татар әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадада җиңүгә ирештем. Шуннан соң мине Сәләткә чакырдылар. 2000-нче елда берләшмә һәм чын Сәләт мөхите белән таныштым һәм башка аерыла алмадым. (Көлә)
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштырыгыз.
- Сәләт, чыннан да, бик күп үзгәрешләр кичерде. Уңай якка. Кайвакыт бирегә килгәч мин хатирәләргә биреләм: «Ә менә безнең вакытта...» - дип үзеннән-үзе чагыштыра башлыйм. Бүгенге яшьләр белән күбрәк аралашкан саен Сәләтнең гел алга барганын аңлыйм. Берләшмәнең киләчәге өметле. Кызыклы проектлар да бихисап. Без сәлкеш чакта үзебезнең Сәләт йорты хакында хыяллана идек, «Фәнсар» белем сарае булсын иде дип теләдек. Безнең хыяллар чынга ашты, шөкер. Сәләт вакыт белән бергә атлый. Бу бик шәп!
- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисезме?
- Әйе. Җирән төстәге, бөдрә чәчле – Айсылу апа. Сменадан соң без аның белән шактый аралаштык әле: 3 ел дәвамында хат алыштык. Ул вакытта телефоннар юк иде әле.
- Сары галстугыгыз бармы соң?
- Әйе.
- Сезнеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?
- Авыр сорау. Проектлар күп. Һәркем үзенә ошаган шөгыль таба алачак.
- Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисез? Ә калган телләрнекен?
- Сәләттә татар теле һәрвакыт үзәктә булды. Без сәлкеш чакта рус телендә сөйләшсәк штраф баллары да өстиләр иде хәтта. Бирегә килеп чын татар телендә сөйләшеп була һәм сине аңлаячаклар – бу бик яхшы. Ә бүтән телләр дә өйрәнә алу мөмкинлеген бик хуплыйм.
- Сәлкешләргә теләкләрегез?
- Сәләттә үткәргән вакытның кадерен белегез. Танышыгыз, дуслашыгыз, элемтәгезне югалтмагыз. Фикердәшләреңне табу – бик әйбәт ул, алар сезне һәрвакыт тиешле юнәлешкә борып җибәрә алачак дигән сүз. Хәзерге сәлкешләр – берләшмәбезнең лаеклы әгъзалары.
Алсу Галимова-Ситдыкова
Сәләт ветераны, 2005-2009-нчы елларда Сәләт клубы президенты
- Алсу, Сәләткә эләгү тарихын сөйләп узыгыз әле.
- 2002-нче елда мин, Буа шәһәренең Вахитов исемендәге гимназия укучысы, Казанга татар әдәбияты буенча республика күләмендәге олимпиадага юл тоттым. Тормышымдагы көтелмәгән, шул ук вакытта хәлиткеч борылыш шуннан башланды.
Олимпиаданың ябылу тантанасы җиңүчеләргә мактаулы кәгазьләр һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Ләкин мәктәп укучыларын аннан да зур бүләк көткән икән. Ул вакытта «Сәләт» яшьләр үзәге белгече Ләйсән апа Ветрова үзенең елмаюы, сүнмәс дәрте белән җиңүче укучыларны каршысына җыеп та утыртты. Сәләтнең җәйге аланнарына анкета тутырдык. Әлеге очрашуның һәм көннең никадәр мөһим булганын еллар гына күрсәтте.
Җәйгә таба Рәзинә апа Сафина шалтыратып, вәгъдә ителгәнчә, аланга чакырды. «Сәләт-Раушан 2002», Яшел Үзән районының Ильинка поселогындагы «Мечта» базасы. Төркемебезнең исеме – «Рәхәт». Яңа танышулар, булачак һөнәрне сайларга ярдәм итәрлек дәресләр, очрашулар һәм остаханәләр эше, ачышларыбызны теркәп барыр өчен махсус әзерләнгән көндәлекләр... Күңелләрне мәңгегә яулаган Биләр җыены, Изге Чишмә белән танышу, соңрак бәйрәмнәргә генә аерым бер горурлык белән киелә торган Сәләт футболкасы... Бу дөньяның аерым бер сихрилегенә ия булганына Йолдыз Миңнуллина да ышандырды. Һәрвакыттагыча үз ысуллары белән инде. (Көлә) Беренче Сәләтле елымда ук шуны аңладым: сәлкеш горур исемен бары аңа лаеклар гына йөртә ала. Димәк, мин бик яхшы укырга, тырыш һәм актив булырга, алдынгы булырга тиешмен.
Иң беренче сөрәнемдә бүген дә хәтерлим әле:
Рәхәт Сәләттә –
Әйе, әйе!
Без көчле дәүләттә –
Әйе, әйе!
Без «Рәхәт» төркеме!
Менә шул көннән бирле мин Сәләттә.
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштырыгыз.
- Аерма, һичшиксез, зур! Һәм һәр яклап. Әмма шунысын төгәл әйтә алам: Сәләт беренче елларында да, бүгенге көндә дә милләте, теле, мәдәнияте һәм үз тарихы белән горурланган шәхесләр үстерә. Беренче елларында да, бүгенге көндә дә сәләтле балаларны җыя. Белемле, тырыш кешенең барлык үрләрне дә яулап алырга мөмкинлеген исбатлап очар канат бирә, ышанычлы, «үзе кебек» дуслар белән аралашып яшәргә ярдәм итә.
Гомерлек дусларым – Гөлназ апа Гарипова, Дениз, Зилә Хөснетдиновларны да Сәләтем бүләк итте. Шөкер, бүгенге көндә дә Сәләтнең җаны булган Җәүдәт абый белән Венера апа Сөләймановлар бар. Барлык сәлкешләрне исемләп белгән, һәрбер сәләтлегә вакыт таба алган, аларны үстерергә омтылган Җәүдәт абый белән Венера апа. Мең рәхмәт сезгә!
- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
- Әлбәттә! Гүзәл апа Җамалетдинова һәм Лилия апа Мөхәммәдиева (Сабирова). Гүзәл апа Сәләтнең «Уа-уа» җырының сүзләрен иҗат иткән кеше. Ул шуның кадәр Сәләт кешесе, бүген дә Сәләт дөньясына чумып, Сәләт белән янып яшәвемдә аның өлеше шактый зур. Лилия апа Мөхәммәдиева Казанда яши, ике кыз үстерә. Беренче һәм башка әйдаманнарым белән дә аралашып яшибез, шөкер.
- Сары галстугың бармы соң?
- Бар! Җәүдәт абыйның сары галстукны тапшырган мизгеле бик кадерле. Аны бәйләгән вакытта ниндидер ышаныч, сөенү хисе биләп алган иде. Тормышта төрле сөенечле һәм борчулы вакыйгалар арасында аның үз урыны бар.
- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?
- Сәләттән тыш Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлегенең баш белгече булып эшлим. Гаиләм бар.
- Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми?
- Сәләт заман таләпләренә карата барлык проектларны булдырып, тормышка ашырып бара.
- Сәләттә татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен?
- Ел саен үсә. Туган телебезнең Сәләттә сакланып калуына гына түгел, нәкъ менә биредә үсәргә тиешлегенә дә ышанам.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Көчле шәхесләр булыгыз: гаиләдә һәм җәмгыятьтә башкарырга тиешле вазифаларны лаеклы үтәгез. Сәләт рухын саклап, шул дөньяны һәрьяклап үстерегез! Бәхетле булыгыз, башкаларны да бәхетле итегез!
Анвар Оразов
Сәләт КВН Лигасы җитәкчесе
- Әнвәр, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.
- 2012-нче ел иде ул. Ул вакытта мин «Удар-татар» КВН командасы составында уйный идем. Бервакыт репетиция вакытында миңа КВНга багышланган 4-нче сменаның, ягъни «Сәләт-Шәхес»нең директоры булырга тәкъдим иттеләр. Аның алдыннан әле мин әйдаман буларак «Сәләт-Раушан»га барып кайтырга да өлгердем.
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.
- Ул вакытларны бик сагынам, балалар белән эшләве бик күңелле булган икән. Сәләт тагын да үсте, ныгыды, баеды.
- Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен инчек билгелисең? Ә калган телләрнекен?
- Миңа калса, биредә эш татар телен белүдә генә түгел, ә аны өйрәнергә омтылуда да. Сәләт хәрәкәте бар, ул татар телен өйрәнергә ярдәм итә һәм бу бик шәп! Калган телләрнең дәрәҗәсе дә югары. Без бит Сәләттә! (Көлә)
- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?
- Безнең үз студиябез бар, ул видеолар төшерү белән шөгыльләнә. КВНны да онытып бетермим, әлбәттә.
- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?
- Бездә проектлар бик күп. Бөтенесе бик кызыклы, үзенчәлекле. Бүгенге көнгә кадәр уйлый идем: ник кечкенә балалар белән эшләүче берәр проект тәкъдим итүче юк икән дип. «Бәләкәч»не башлап җибәргәч, бездә барысы да бар дип саныйм.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Сәләттә булыгыз!
Надир Курамшин
«Олимп» фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбе җитәкчесе
- Надир, Сәләт берләшмәсенә килеп эләгү тарихын сөйлә әле.
- Математика һәм рус теленнән республикакүләм фән олимпиадаларында катнаша идем. Җиңү яулаганнан соң мине Сәләт аланнарына чакыра башладылар. 2006-нчы елда беренче тапкыр «Сәләт-Раушан»да булдым.
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.
- Бүгенге Сәләт – ул көч! Катнашучылары күп, шартлары яхшы. Һәммәсе үзара элемтәдә тора, ни дисәң дә мәгълүмати технологияләр чоры шул. Бер сүз белән әйткәндә, бүгенге Сәләт шәп!
- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
- Әйе: Гөлшат апа Шакирова һәм Йолдыз апа Миңнуллина. Төркемемне дә хәтерлим: Ленар Сираҗев, Миләүшә Мусина, Фәнзил Рахматуллин...
- Сары галстугың бармы?
- Әлбәттә! Икенче дәрәҗәм дә бар әле.
- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә калган телләрнекен?
- Берләшмәбезнең үз рухы, үз мөхите бар. Бу бик мөһим. Сәләт эчендә кайнап торып та татарча сөйләшмәү – һәр кешенең үз эше, әлбәттә. Шәхсән минем 10 ел эчендә татар теленә тартылуым бик күп тапкырга үсте. Бу да бик мөһим.
- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?
- Спорт чаралары, миңа калса.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Үсегез, вакытыгызны бушка уздырмагыз, барысын да намус кушканча башкарыгыз!
Айдар Сөләйман
Сәләт ветераны
- Айдар, Сәләткә ничек килеп эләктең?
- Сәләт белән беренче танышуым «БикаФест» фестивалендә булды. Фестивальдән соң мин Сәләт белән дуслыгымны дәвам итәргә, биредә үсәргә теләдем: көзге сессиядә, башка проектларда катнаша башладым.
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.
- Миңа калса, аларны чагыштырырга кирәкми. Сәләт – алга атлау ул. Әлеге адымнар хәтердә мәңгегә уелып кала.
- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
- Ни кызганыч, минем әйдаманнарым булмады. Әмма үзем әйдаман булу бәхетенә ирештем! Мондый ышаныч минем өчен бик кадерле булды.
- Сары галстугың бармы?
- Минем махсус тартмам бар: анда мин сары галстугымны гына түгел, ә Сәләтнең барлык атрибутикасын саклыйм.
- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә калган телләрнекен?
- Сәләттә татар теле дәрәҗәсе һәрвакыт югары булды. Мин моңа, шәхсән, бик шат. Үзләре татар булмасалар да, Сәләт проектларында катнашыр өчен телебезне өйрәнергә омтылучылар гел игътибарымны җәлеп итә иде. Башка телләрне белү дәрәҗәсе дә калышмый. Инглиз теле – аеруча да. Күп кенә элеккеге сәлкешләрнең бүгенге көндә чит илдә яшәүләре моңа дәлил булып тора.
- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?
- Сәләттә проектлар байтак. Һәр юнәлеш тә уникаль.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Яшь буынга туган илебезне, Татарстаныбызны, татар телен яратуларын теләр идем. Гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне бергәләшеп саклыйк!
Фәрхәд Фаткуллин
Сәләт ветераны, википедист.
– Фәрхәд, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.
– 1995-нче ел иде ул. Мине республикакүләм физика олимпиадасында ирешкән уңышларым аркасында бирегә чакырдылар.
– Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштырып кара әле.
– Аерма бик зур. Катнашучылар һәм аланнар саны, материаль-техник ягы да үзгәргән, әлбәттә.
– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
– Әйе. Гөлназ апа Әхмәтова, Яшел Үзән, 2-нче төркем. Гөлназ апа Сәләт гимны көенең авторы да әле. Быелгы Биләрдәге Сәләт Форумында аны күрүгә бик шатландым.
– Сары галстугыгыз бармы?
– Галстугым юк. Тик сәбәбе бар: мин сәлкеш булган чакта аларны бирмиләр иде...
– Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?
– Эшлим, хатыным белән ике бала үстерәбез. Аның берсе инде сәлкеш. Ара-тирә төрле иҗтимагый һәм белем бирү проектларында катнашам.
– Сәләттәге татар теле дәрәҗәсе нинди, синеңчә?
– Мин Сәләткә килгәндә татарча авыр сөйләшә идем. Хәзер исә тормышымда татар теле урыны рус һәм инглиз телләре дәрәҗәсенә якынлаша бара дип әйтсәм ялгыш булмас. Бүгенге көн сәлкешләре инглиз телен дә яхшы белә, димәк, татар теленең киләчәге өчен дә тыныч булырга мөмкин.
– Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?
– Сәләт иртәме-соңмы глобаль дәрәҗәдә бар татар балаларын берләштерәчәк. Нинди проектлар кирәген вакыт үзе күрсәтеп барыр. Әле озакламый яшь википедистлар өчен Сәләт йортында яңа проект башлап җибәрергә җыенабыз.
– Сәлкешләргә теләкләр?
– Җилкендереп йөрәкләрне, ашкын дустым бөеклеккә... Еллар үтеп кешелекне өйрәт син изгелеккә! Безнең төркем шагыйрәләребез язган юлларны 20 ел узса да онытып булмый икән!
Энҗе Әхмәтҗанова
Сәләт активисты
- Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле, Энҗе.
- Мин Сәләт белән 2013-нче елда таныша башладым. Шул елда Сәләт оештырган «Бикафест» фестивалендә катнаштым. Автор-башкаручы номинациясендә махсус бүләк алдым. Һәм һәр елны әлеге фестивальне калдырмадым. 2015-нче елда Сәләттән «Лидер года»да катнашып, 2-нче урын яуладым. Шул елның җәендә беренче тапкыр «Сәләт- Раушан» аланында ял иттем. Быел да «Сәләт-Раушан»ны сайладым.
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.
- Беренче тапкыр «Бикафест»та катнашканда мине иң гаҗәпләндергәне бөтен сәлкешләр, әйдаманнарның бердәмлеге, бергә биюләре, җырлаулары, үзара җиңел аралашулары, бер-берсенә җылы мөнәсәбәте булды. 2 көн фестивальдә булганнан соң, минем бу кешеләр яныннан китәсем килмәде. (Көлә)
- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?
- Хәзерге Сәләттә юнәлешләр күп, ул төрле яктан үсә. Мәсәлән, фәннәр буенча, телләр өйрәнү, интеллектуаль уеннар арта. Бу бик яхшы.
- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
- Беренче әйдаманнарым минем өчен иң кадерле кешеләргә әверелделәр. Назлыгөл апа белән Рәзил абый минем өчен бик якын кешеләр.
- Сары галстугың бармы соң?
- Сары галстугым юк әлегә, ләкин киләчәктә булыр дип өметләнәм. Алла бирса!
- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?
- Сәләтнең нинди проектына чакырсалар, шунда барам, бик теләп катнашам. Моннан тыш вокал белән шөгыльләнәм, фортепианода уйныйм, шигырьләр язам. ТНВ каналында Резидә апа Хәсәнова белән «Кичке аш» тапшыруын алып барам. Ашарга пешерергә яратам, яңа рецептлар өйрәнәм. Иң мөһиме - тырышып укыйм.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Һәрвакыт Сәләт белән булыгыз. Тырышыгыз, вакытны бушка әрәм итмәгез, һәрвакыт бердәм, бер-берегезгә һәм башкаларга карата ярдәмчел булыгыз. Шулай булса, безнең бар да яхшы булачак.
Марат Салахутдинов
Марат Сәләхетдинов – 2007-нче елда «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, Сәләт ветераны.
- Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле.
- Миннән ике яшькә өлкән абыем Азат тугызынчы сыйныфта укыганда, берничә республика олимпиадасында җиңеп, Сәләткә барырга юлламага ия булды. Җәйге аланда булып кайтканнан соң, аның турыда бик күп сөйләде. Шул вакытта мин Сәләткә гашыйк булдым һәм киләчәктә ничек тә булса анда эләгү турында хыяллана башладым. Озак та үтмәде, 2 елдан, республика олимпиадасында 4-нче урынны алганнан соң, мине дә Сәләткә чакырдылар. Шулай итеп 1999-нчы елда минем Сәләт дөньясына сәяхәтем башланып китте.
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.
- Аермасы бик зур. Ул еллардагы Сәләт күбрәк интузиазмда эшләгәндер кебек тоела. Аркадаш һәм фикердәшләр төркеме татар халкының киләчәген кайгыртып башланып киткән җәйге алан бүгенге көндә инде дәүләтебезнең ярдәмен тоеп торган, зур, абруйлы оешмага әверелде.
- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
- Әлбәттә хәтерлим. Гөлназ апа Бәдретдинова һәм Алсу апа Тукманова. Әле кайдадыр өйдә шул елгы теләкләр блокноты да булырга тиеш. (Көлә)
- Сары галстугың бармы соң?
- Бар. Сары галстукны бик озак теләп көттем, кайчан һәм ни өчен аңа ия булганымны гына хәтерләмим. Миндә әле икенче дәрәҗәле орден да бар. (Көлә)
- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?
- Бүгенге көндә гаиләм белән Канадада яшим. Эшлим һәм балалар үстерәм. Киләчәктә алар татар халкының лаеклы уллары һәм кызлары булырлар дип өметләнәм. Буш вакыт табылса, балык тотам, җиләк җыям һәм хоккей уйнарга өйрәнәм.
- Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми?
- Сәләткә, минемчә, төпле, фәнни проектлар җитми. Сорау – тәкъдимне тудыра диләр бит, димәк андый сорау әлегә җитәрлек дәрәҗәдә өлгермәгән.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Миңа үз вакытында Стив Джобсның Стэнфорд студентлары каршындагы чыгышы бик нык тәэсир итте. Мин шул чыгыштагы студентларга булган теләкне кабатлар идем: Stay Hungry. Stay Foolish. Минемчә моннан да яхшырак әйтеп булмыйдыр, мөгаен.
- Сәләттә татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен?
- Сәләттә татар теле бар. Тел бит ул интерфейс вазифасын үти. Күбрәк телләр куллансаң, белсәң, күбрәк информацияне үзләштерә, яисә җиткерә аласын. Мин күптеллелек өчен!
- Вазыйфаң?
- Мин бик гади системный администратор булып эшлим. Еш кына ниндидер файдалырак, мәгънәлерәк эш эшлисе килеп китә. Урта яшьләр кризисы микән, белмим. (Көлә)
Айсылу Мирхафизхан
«Сәләт-Батыр 2016» аланы директоры
- Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле, Айсылу.
- 2006-нчы елның җәендә әни мине кая җибәрергә икән дип баш ватты: авылгамы, әби янынамы, әллә инде лагерьгамы? Әнием – Г. Камал театры актрисасы – баланың сәләтен кече яшьтән үк ачарга кирәклеген әйбәт аңлый иде. Шуңа да ул «Сәләт-Раушан» аланын сайлады.
- Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.
- «Сәләт-Раушан 2006» – әйдаман һәм җитәкчеләрнең көчле командасы буларак исемдә калган. Беренче ел булганга минем өчен барысы да яңа һәм кызык иде: әйдаманнар бер дигән, чаралар шәп, балалар – иң сәләтлеләре! Барысы да бер урында! Мин моңа бик шаккаткан идем. Ул вакытта Сәләт рәхәт мохит иде, ә хәзер бар дөньяга танылу алган балалар һәм яшьләр оешмасы. Шәп бит!
- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
- Ләйсән апа Хәлимова һәм Ришат абый Хәсәнов. Алар шундый әйбәтләр иде! Аларга рәхмәтем зур. Ришат абый зур гаиләбезнең әтисе булса, Ләйсән апа әнигә әйләнә алды. Барлык борчылу, икеләнү һәм куркуларыбызны бик җиңел юкка чыгарырга ярдәм иттеләр.
- Сары галстугың бармы?
- Әйе, беренче барган елны ук алдым.
- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?
- Мин М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры солисткасы. Барлык тормышым театр белән бәйле.
- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?
- Бәлки, Сәләт театрыдыр? (Көлә) Балалар һәм яшьләр арасында яшь талантлар бик күп бит.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Сәләттә үткәрелгән һәр көннең, һәр мизгелнең кадерен белегез! Сәләт дөньяга карашны үзгәртә, камиллеккә өнди – шуны онытмагыз. Сәләт әле ул – гаилә дә. Сәләт – минем тормышымда булган иң шәп мохит!
Ильшат Рахимбай
«Hava Projects» компаниясен гамәлгә куючыларының берсе, проектлары режиссеры
- Илшат, Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле.
- 2003-нче елда татар теленнән республикакүләм олимпиадасында җиңү яуладым, шуннан соң мине Сәләткә чакырдылар. Тик ул елны бара алмадым: Крымга фестивальгә киттем. Икенче елга тагын чакыру килгәч, бармый түзеп калып булмады: шуннан бирел мин сезнең белән! (Көлә) Сәлкеш, әйдаман, өлкән әйдаман, укытучы – барлык статусларда да катнашып чыктым бугай. «Саба», «Раушан», «Шәхес», «Аршан, «Зәй» сменаларында булдым, язгы һәм көзге сессияләрне дә калдырмадым. Хәзер командабыз белән берлектә Сәләтнең медиа-йөзен булдырырга ярдәм итәм. Төрле чаралардан роликлар төшерәбез.
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.
- Дөнья үзгәрә. Гомумән, бар нәрсә дә үзгәрә. Сәләт тә үсә: системасы, кешеләре, формасы. Тик үзгәрешсез калучы әйберләр дә байтак. Мисалга, әйтеп-аңлатып бетергесез гаилә мохите, җылы атмосферасы, тылсымлылык... Биредә үзеңнең үзенчәлек булуыңны, дөрес юлда икәнеңне аңлыйсың. Беренче күргән Сәләтне мин беркайчан да онытмаячакмын. Гаҗәеп хисләр кичергән идем! Хәзер дә сәхнәдә чыгыш ясаучы балаларны күргәндә алар өчен Сәләтнең гадәти лагерь яки иҗттимагый оешма гына булмавын аңлыйм. Беренче чиратта, Сәләт күренмәс көч һәм дәрт ул! Нәкъ тә менә шушы хисләр үсәргә өнди, белемгә ымсандыра.
- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
- Әлбәттә! Илнар абый Шафигуллин һәм Айсылу апа Рахматуллина. Беренче әйдаманнарны онытып булмыйдыр ул: чөнки нәкъ тә менә алардан Сәләт дөньясы белән танышу башлана. Илнар абый бик кызык, «җиңел» кеше иде, ә Айсылу апа җаваплы, бик тәртипле булып исемдә калган. Бу кешеләр биредә гаиләне алмаштыра алдылар.
- Сары галстугың бармы соң?
- Бар. Беренче елны ук тапшырдылар.
- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?
- Фильмнар төшерәм.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Үзегезне өйрәнегез. Бу фразаны акыллы сүз буларак кына кабул итмәгез, мәгънәсенә төшенегез. Бу сүз үз эченә «үзеңне аңлау», «режим», «анализ» кебек төшенчәләрне ала, «Мин бу дөньяга ник туган?», «Кем булып эшләргә тиеш?», «Үземне ничек ача алам?» кебек сорауларга җавап эзли. Алар миңа бүгенге көндә дә тынычлык бирми, һәр яшь кеше аларны үзенә бирергә тиеш дип саныйм. Аеруча чыгарылыш сыйныф укучыларына бу сорауны бирә белү мөһим: һөнәр сайлаганда ялгышмагыз. Күңелегезне тыңлагыз. Башкаларны тыңламагыз.
Алмаз Хабибуллин
Сәләт ветераннары советы рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары
- Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үтегез әле.
- 1995-нче елда мин Сәләткә әйдаман буларак килдем. 1996-нчы елда Татарстан республикакүләм яшьләр иҗтимагый «Сәләт» фондының генераль директорына әйләндем, 1998-дә Туапседа узган «Сәләт-Раушан» аланының директоры булып эшләдем.
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштырыгыз.
- Элеккеге Сәләт – республикакүләм фән олимпиадалары җиңүчеләре өчен хәрәкәт иде. Бүген дә ул шундый ук хәрәкәт. Тик хәзер аны бөтен дөньяда күреп, ишетеп беләләр. Катнашучылары саны да 30 меңнән артып китте.
- Биредәге беренче укытучыларыгызны хәтерлисезме?
- Әлбәттә: Әдип Әлмир, Рәис Бохараев, Равил Һадиев, Ринат Якушев, Флера Сафиуллина, Флүс Латыйфи, Мәсгудә Шәмсетдинова, һ.б.
- Сәләттә ирешкән уңышларыгыз нинди?
- Көмеш билгем бар.
- Сезнеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?
- Миңа калса, Сәләт ул – 22 яшьлек үсеп килүче агач. Үзенә нәрсә җитмәгәнен аңлап, үзе үк шуны тәлап итә.
- Сәлкешләргә теләкләрегез?
- Мәхәббәт, бәхет һәм күңел байлыгы телим!