Шәхес

Илдан Юнысов

«Сәләт-Яр Чаллы» сменасы директоры

- «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- «Сәләт»кә мин 2008-нче елда килеп эләктем. Башта минем гадәти палаткалы лагерьга барасым килгән иде. Апам андыйлардан «Изге Чишмә»не тәкъдим итте, тик анда студентлар гына бара алуы ачыкланды. Башта кәефем төште инде, тик аннары «Сәләт-Раушан» турында белеп алдым, портфолио җыйдым (мин татар теле һәм математика олимпиадалары җиңүчесе, әле тагын бию белән дә шөгыльләнә идем). Шулай башланып китте ул тарих.

- Сары галстугың бармы?

Әйе, Раушанга беренче барган елны ук, 2008дә алдым.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Хәтерлим, әлбәттә. Ләйсән апа Әсхатова иде ул. Ничек шулай булгандыр, нигәдер ул кулдашсыз гына иде. Без бөтен төркемебез белән аның хәленә кереп, үзебезне бик тәртипле тотарга тырыштык. Гомумән, төркемебезнең бөтен егетләре Ләйсән апага гашыйк иде.

- Әйбәт әйдаман нинди булырга тиеш?

- Әгәрдә балага дус, укытучы, әти-әни була алса, димәк ул әйбәт әйдаман дигән сүз.

- Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Миңа калса, төрле кызыклы түгәрәкләр җитми. Йога, бию, рәсем сәнгате буенча. Кичләрен килеп күңелеңә ошаган эш белән шөгыльләнү күңелле булыр иде. Болар барысы да башка җирләрдә дә бар, әлбәттә, тик нәкъ менә «Сәләт»тә оешуын теләр идем. Шулай ук «Ефәк канат» бик кызыклы проект иде. Төрле илләргә сибелгән татарлар белән күрешү, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга ярдәм итүче проект бу. Хаман чит илләргә чыгарга димәгән, Рәсәйдә дә матур урыннар байтак: Мәскәү, Казан, Кырым, Сочи, Уфа шәһәрләре илебез күрке.

- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә калган телләрнекен?

«Сәләт»тә татар теле югары дәрәҗәдә. Башка телләр сүзләрен кулланып та сөйләм телен баетырга була. Шулай ук төрек һәм инглиз телләренә дә өстенлек бирелә. 

- Киләчәккә планнарың һәм максатларың белән уртаклаш әле.

- Планнар күп инде алар. Әлегә иң алда торганы быел беренче тапкыр гына үткәреләчәк «Сәләт-Яр Чаллы» сменасын шәп иттереп уздыру.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сау-сәламәт булыгыз, юкка-барга күңелегезне төшрмәгез. 11-нче сыйныф укучыларына аерым теләк: БДИны 100 баллга бирергә язсын! 

тулысынча укырга

Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева

«Сәләт» ветераны

- Ләйсән апа, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- 2004-нче елдан бирле мин «Сәләт»тә.  Аңа кадәр инде күптәннән  «Сәләт» турында хыялланып йөри идем.  «Сәләт-Биләр» аланына телевидениедә эшләвем һәм шактый бәйгеләрдә җиңүем аша килеп эләктем.  

- Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- Еллар узган саен, чаралар саны арта, аларның форматлары үзгәрә, проектлар барлыкка килә. «Сәләт» үсә. Тик аның мохите шул килеш кала бирә. Бу бик шатлыклы күренеш. Бүгенге сәлкешләргә ак көнләшү белән көнләшеп карыйм: белем алу, үзен җәмгыятьнең теләсә кайсы сферасында күрсәтү, тәҗрибә туплау өчен барлык мөмкинлекләре дә бар. Үземнең сәлкешлек чорымны да сагынып искә алам: ул вакытта шартлар бөтенләй башка иде. Тик аның кызыгы да шунда булган икән. Үз романтикасы дияр идем хәтта.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Беренче әйдаманнар беренче укытучылар кебек ул – хәтердә мәңгелеккә уелып калалар. Фәнил абый Вакказов һәм Таңсылу апа Миңнуллина – минем беренче әйдаманнарым. Директор һәм өлкән әйдаманнарны да хәтерлим әле – Гүзәл апа Усманова һәм Гөлназ апа Гарипова иде алар. Алар һәммәсе дә сәләтле, креатив, илһамландыра белүче кешеләр. Алар безгә үрнәк!

- Сары галстугың бармы соң?

- Мактаныйм әле – беренче барган елны ук алдым. Бик горурланам аның белән!

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- КФУ идарә итү, икътисад һәм финанслар институтының икътисади методология һәм тарих кафедрасының укытучысы мин. Буш вакытымда җырлыйм, мәкаләләр язам, инглиз телем өстендә эшлим.

- Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Авыр сорау. Кешелекнең барлык өлкәләре дә «Сәләт» проектларында чагылыш тапкан, минемчә. Перспективалы проектлар рәсәйкүләм, дөньякүләм аренада үз урынын тапсын иде дип теләп калам. Ышынам, алар моңа лаек!

- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә калган телләрнекен?

- «Сәләт»тә татарча сөйләшәләр. Әле бик сөйләшә белмәгәннәр дә якын киләчәктә өйрәнәчәкләр. Телебез – безнең тарихыбыз,  безнең тамырыбыз, шатлыгыбыз, байлыгыбыз, горурлыгыбыз. Аның ярдәмендә «Сәләт»ебез үсә.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Илһамланыгыз, үзегезгә ышаныгыз, яхшыга тартылыгыз, яңа үрләр яулагыз, ялгышудан курыкмагыз! 

тулысынча укырга

Туран Гатауллин

«Сәләт-Бөгелмә 2012», «Сәләт-Рухият 2015» аланнарының өлкән әйдаманы

Туран, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- Беренче тапкыр мин 2005-нче елда «Сәләт-Биләр» аланына барган идем. Минем әтием – композитор Риф Гатауллин – Җәүдәт абый белән якын дуслар. Ул вакытта аланның директоры Илдар абый Әюпов, өлкән әйдаманы Айгөл апа иде. Бүгенгедәй хәтерлим, без нибары 60 бала идек һәм КФУның китапханәсеннән кузгалып киттек.

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр әле.

- Ул вакыттагы һәм хәзерге «Сәләт» - икесе ике төрле оешма. Элек, мин Биләргә барган вакытта, яшәү шартлары  начар иде. «Фәнсар» проекты нибары хыялда гына иде әле. Фестивальдә дә 500 кеше катнаша, һәрвакыттагыча дустанә мохит хөкем сөрә һәм барыбыз да бер-беребезне  белә идек.  Хәзерге «Сәләт»нең масштаблары таң калдыра һәм мин моңа бик шат.

Сары галстугың бармы соң?

- 2005-нче елда, беренче тапкыр барганда ук алдым.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Беренче әйдаманым Фәнил абый Вакказов иде.

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Казан (Идел буе) федераль университеты, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының этнология кафедрасында белем алам. Аңа кадәр тарих факультетын тәмамлаган идем.

Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Бүгенгесе көндә «Сәләт»тә бик күп проектлар чынга ашырыла. Тик миңа калса, хәзерге яшьләр музыкаль проектлар белән күбрәк кызыксына. Миңа, үз вакытында, бала буларак яңа музыка юнәлешләрен, этник җырларны өйрәнү җитмәгән иде. Казан консерваториясе каршындагы урта музыкаль белем бирү мәктәбендә белем алдым, анда безгә бары классик музыка гына өйрәттеләр. Ә миңа альтернатив музыка кызык.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Яхшылыкка, биеклеккә омтылыгыз! Хәзер мөмкинлекләр чиксез, үзегезгә дигәнен кулдан ычкындыра күрмәгез!

тулысынча укырга

Алинә Садриева

«LinguaLike» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры

Алинә,  «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- «Сәләт» турында 7-нче сыйныфта укыганда ишеттем. Төрле олимпиадалар, бәйгеләрдә бик еш катнашканга, мәктәбем җитәкчелеге «Сәләт»нең бер җәйге проектында катнашырга тәкъдим ясады. Ул вакытта, 2008-нче елда, «Сәләт» шактый зур оешма иде инде, күп кенә проектларын чынга ашыра иде. Беренче тапкыр мин «Сәләт-Рухият» аланына эләктем.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә. Регина апа Гәрәева һәм Илнар абый Җамалетдинов иде алар. Без – Илнар абыйның беренче сәлкешләре. Аның үз өстендә зур җаваплылык тоеп борчылганы әле дә хәтеремдә.

Сары галстугың бармы соң?

- Бар, икенче елны гына ала алдым. Тик аның кыйммәте бик зур иде. Сары галстукның мәгънәсен төгәл һәм дөрес аңлата белгәнгә, икенче елга яңадан-яңа үрләр яулыйсы килде. Шуңа да әлеге галстук миңа бик кадерле.

«Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Бүгенгесе көндә мин инглиз телен өйрәнү үзәге белән җитәкчелек итәм. Әлеге бизнес-проект минем тарафтан 2 ел дәвамында чынга ашырылды, хәзерге вакытта барлык вакытым шуңа китә дисәм дә ялгыш булмас. Бу идея «Сәләт-Прага» мәктәбенә барып кайтканнан соң туды. 

«Сәләт»кә нинди проектлар җитми, синеңчә?

- «Сәләт» – идеяләр һәм аларны чынга ашыру мохите ул. Проектлар бик күп, аларның юнәлешләре дә төрле. Миңа калса, әлеге проектларны һәрдаим камилләштереп торырга гына кирәк. Мисалга, һөнәр сайлау ягыннан.

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләрнекен?

- «Сәләт»тә татарча сөйләшәләр. Әлегә сөйләшмәгәннәр – өйрәнергә һәм сөйләшергә омтылалар. Бөтенләй телне белмәгәннәр – шунда ук аны өйрәнергә алына. Чөнки барлык проектлар да татар теленә корылган. Телне белмичә аларда катнашып булмый, яки кызыксыз булып калалар. Башка телләргә килгәндә,  «Сәләт»тә башка телләрне дә өйрәнергә мөмкинлек бирүче проектлар бар.  Бүгенге көндә 3-4 чит телне белү гадәти хәлгә әйләнеп бара, ә «Сәләт»тә сиңа булышырга теләүчеләр һәрчак табылыр!

Сәлкешләргә теләкләрең?

- «Сәләт»кә эләккән барлык сәлкешләргә теләгем шул: мондагы тәҗрибә уникаль, алыштыргысыз, бәясез. Бер мөмкинлегегезне дә кулдан ычкындырмагыз! Үзегезне күрсәтүдән курыкмагыз, башкалардан өйрәнегез, аралашыгыз! Үзегезнең тәҗрибәгез белән дә уртаклашырга онытмагыз. Бары шул очракта гына без дөньяны яхшыга үзгәртә алырбыз.  

тулысынча укырга

Аммар Аль-Анси

Татарстан Республикасының «Республика Дебатов» дискуссион үзәгенең җитәкчесе

-  Аммар, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- Ой, «Сәләт»леләр сафына ничек килеп эләккәнемне, дөресен генә әйткәндә, хәтерләмим дә. Үзеннән-үзе килеп чыкты ул. Мәктәптә укыганда да әти-әниләрем апам белән икебезне «Сәләт»  аланнарына җибәрергә теләгәннәре истә. Тик хаман ниндидер сәбәпләр аркасында килеп чыкмады. Бәйгедә катнашып «Яшь академик» һәм «ТРның ел эрудиты» исемнәрен алгач, жюри составында утырган Җәүдәт абый Сөләйманов шәхсән үзе «Сәләт»кә чакырды. Тик тагын килеп чыкмады: ул җәйне мин әтиемнең туган ягына, Йеменга, туганнарым янына китеп бардым.  «Сәләт» минем өчен гадәти бер оешма гына түгел, ә фикердәшләр җыела торган урын ул. Дөньяны яхшыга үзгәртергә теләүче 21-нче гасырның романтиклары урыны дип тә әйтер идем хәтта.

- Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- Бу сорауга җавап биргәндә объектив була алмам дип куркам. Тик шулай да алдагы буын вәкилләре сөйләвеннән чыгып, аермалыклар шактый икәнен әйтә алам. Ул вакытта бу индивидуальлек, үзеңнең үзенчәлекле булуыңа тулы ышаныч, иҗат, креативлык булган. Болар бөтенесе хәзер дә бар. Тик инде бу хәзер билгеле бер система буенча бара, җаваплылык хисе белән башкарыла. Миңа калса, бу бик әйбәт күренеш. Ул куелган максатка ирешергә ярдәм итә.

- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Бүтән телләрнекен?

- Минемчә, татар теленең урынын проектларда катнашкан вакытта, белмәүчеләр өйрәнергә теләрлек итеп куярга кирәк. Ә калган телләрнекен һәр кеше үзе өчен үзе билгеләр.

- Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Инде үсеп, буйга җиткән, югары уку йортларын тәмамлап, гаилә корган, балалар үстерүчеләр өчен проектлар юк. Шул җитми, миңа калса.

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Шәхси эшмәкәр булып торам, зур булмаган типографиям бар. Рәсәйнең эшмәкәр-мөселманнары ассоциациясе яшьләр бүлегенең җитәкчесе. 

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Яхшыга ышаныгыз, иртә торырга гадәтләнегез, рәхмәтле була белегез һәм тиеш булганны эшләгез. 

тулысынча укырга

Дилбәр Садыйкова

Яшьләр Дипломатиясе Академиясе җитәкчесе

- Дилбәр, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- Кызганычка каршы, мин беркайчан да сәлкеш булмадым. «Сәләт»кә исә «студент» статусында килдем. 20-6-нчы елда «Әйдаманнар мәктәбе»ндә катнашып, «Сәләт-Раушан» аланына әйдаман булып бардым .

- Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- «Сәләт» – күп төрле өлкәләрне үз эченә җыйган зур бер берләшмә. Монда ветераннар, бүгенге көн һәм киләчәк сәлкешләр.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Илшат абый һәм Гүзәл апа. Алар үз эшләренең осталары, тәҗрибәле, ачык йөзле белгечләр. Мин алардан заманында күп нәрсәгә өйрәндем.  

- Сары галстугың бармы?

-Әлбәттә. Мин аны «Сәләт-Раушан» аланында алдым. Бүгенге көндә дә медаль, рәхмәт хатлары, таныклыклар арасында кадерләп саклыйм.

- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?

- «Сәләт» – татар телен өйрәнү, камильләштерү мәйданчыгы. Монда ул югары дәрәҗәдә өйрәтелә.

- «Сәләт»кә нинди проектлар җитми, синеңчә?

- «Сәләт»тә һәркем үз күңеленә ошаган эш белән шөгыльләнә ала. Нәрсәләр җитми? Хм... Әйтүе авыр. Иҗат остахәнәләре күбрәк булсын иде. Үзебезнең хостелны булдырасы килә.

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Спорт белән шөгыльләнәм: йөзәм, җәяү йөрергә яратам, хикәяләр язам.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Киләчәгебез һәрберебезнең үз кулында, аны яхшы, позитив якка үзгәртергә курыкмагыз.

тулысынча укырга

Илфат Вәлиев

«Сәләт» спорт проектлары оештыручысы

- Илфат, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

Бик кызык хәл булды ул. Мин ул җәйне турклубтагы дусларым белән еш кына сәяхәтләргә йөри идем. Август аенда тагын берсенә – Марий Эл якларына чыкмакчы идек. Беркөнне әни телевизордан «Сәләт-Шәхес 2009» аланына чакыру күрде дә, «Улым, әйдә әле син шунда барып кайт, яңа кешеләр белән танышырсың, кызыклы дәресләрдә белем алырсың»,- диеп, мине җибәрмәкче иде. Мин, әлбәттә, каршы килдем, чөнки җәй буена планнар корылган иде инде. Моңарчы ике сәяхәткә барган дусларымны янәдән күрәсе, бер дә белмәгән кешеләр янына барасы килмәде. Җитмәсә, «кызыклы дәресләр» сүзе дә киресенчә тәэсир иткәндер. Мәктәп баласының уку турында бөтенләй ишетәсе килми бит, ә монда җәй көнне дә дәресләр укырга җибәрүләре бер дә кәефемне күтәрмәде. Ул вакытта минүзсүзле егет – талашып булса да уйлаганымны тормышка ашыра идем. Бу юлы да бер-ике тапкыр әни белән бәхәсләшеп алдым. Ләкин әнием сүзеннән чыгып булмады инде, «Сәләт-Шәхес»кә шулай килеп эләктем. Һәм бер дә үкенмәдем дияргә кирәк. Бу минем өчен иң зур ачыш булгандыр. Бүген мин әниемә шуның өчен бик рәхмәтлемен!

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе, әлбәттә. Мин бала буларак «Сәләт» аланнарында 5 тапкыр булдым: «Сәләт-Шәхес 2009», «Сәләт-Раушан 2011» һәм 3 тапкыр көзге-язгы сессияләр. Һәр аланда булган әйдаманнарымны яхшы хәтерлим. «Шәхес»тә  ул Илмир абый белән Алсу апа Хәбибуллиннар. Минемчә, аланга килгәч баланың беренче хисләре һәм тирә-юньгә мөнәсәбәте нәкъ менә әйдаманнардан тора. Әгәр дә мин шулай «Сәләт»кә гашыйк булганмын икән – димәк, алар үз эшләрен яхшы үтәгәннәр.


- Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- Гомүмән алганда, «Сәләт» бик каты үзгәрде. Үсте, зуррак проектлар үтәлә башлады, тәҗрибә тупланылды, яңа аланнар ачылды. Бернәрсә дә бер урында тормый, шулай ук «Сәләт» тә үзгәрә. Алга таба да шулай ук гореф-гадәтләрне югалтмыйча үсеш алырга язсын. 

- Сары галстугың бармы?

- Әйе, беренче аланымда ук алган идем. Нинди генә чарада катнашмаганмындыр мин: дебатлар, спикерлар бәйгесендә, КВН командасында да булдым. Барысы исемдә дә түгел инде хәзер.

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Үземне күпкырлы кеше диеп әйтә алам. Кәеф булганда җырлыйм да, биим дә. Спортка зур әһәмият бирәм – йөгерү, йөзү, кыяга менү, сноубордта шуарга, кышын хоккей, җәен футбол уйнарга яратам. Әлбәттә, китап укыйм. Татар теле, кызганычка каршы, күп очракта өйдә генә һәм «Сәләт»тә кулланыла, шуңа күрә телнең дәрәҗәсен төшермәс өчен татар әдәбиятын укыйм. 

- «Сәләт»кә нинди проектлар җитми, синеңчә?

- Бу бик авыр сорау. Хәзер «Сәләт»тә нинди генә проектлар юк, нишләргә теләсәң дә, үзеңә фикердәшләр табып хыялларыңны тормышка ашырырга була. Мәгариф өлкәсе булсынмы, акыл уеннары дисеңме, спорт яисә иҗатка тартыласыңмы, хәтта дизайн һәм технологияләр белән бәйле проектлар да бар. «Сәләт» ул вакыт белән бергә баручы инновацион оешма һәм, минемчә, шушы булганны үстерергә генә кирәк. Ә нинди дә булса яңа проект башлау турында вакыт үзе күрсәтер. 


- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләрнекен?

«Сәләт»тә татар теле дәрәҗәсе төшми. Ләкин дуслар белән барыбер, иң беренче чиратта, русча сөйләшкәнгә күрә «Сәләт» йортына килеп кергәч, татарчага күчер өчен бераз вакыт кирәк. Ләкин мин белгән барлык сәләт активистлары туган телебездә сөйләшергә тырышабыз. Хәтта, кайвакыт «Тәрҗемә ит»  уенын да уйнап алгалыйбыз. 

Сәлкешләргә теләкләрең?

Нәрсә булса да эшләмичә үкенгәнче, теләгәнеңне эшләп үкенүең хәерлерәк, минемчә. Шуңа күрә, кадерле сәлкешләребез, һәрбер туган мөмкинчелегегезне ычкындырмагыз! Катнаша алган чараларда катнашыгыз. Мәктәптә уку, әлбәттә, кирәк, ләкин 1 айлык мәктәп программасын 1 атнада куып җитеп була, ә менә булган мөмкинчелекне кире кайтарып булмаячак. Тормышта кирәкле тәҗрибә туплар өчен менә дигән чагыгыз. Уңышлар сезгә!

 

 

тулысынча укырга

Илнур Мөхәммәтҗанов

IT үзәк җитәкчесе

-         Илнур, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

-         Беренче тапкыр «Сәләт» дөньясы белән мин 1994-нче елда, туган ягым Арчада таныштым. Ул вакытта мәктәп янында эшләп килүче җәйге лагерьга йөри идем, ә «Сәләт» белән чаралар бергә үтә иде. Бу җәйдән сон мин «Сәләт»кә тагын эләгәсем килеп озак вакытлар хыялланып йөрдем. Ә бу җиңел эш түгел – республикакүләм яки бөтенрәсәй бәйгеләрендә, олимпиадаларда җиңү яулау кирәк. 1998-нче елда математика һәм физика олимпиадаларында катнаштым. «Сәлкеш» сүзе шул 1998-нче елда барлыкка килде дә инде. Әле дә исемдә: мин «Сәләт-Туапсе»да, әти-әниләрем дә янымда һәм Җәүдәт абый аларга шушы сүзнең мәгънәсен аңлаткан иде. Баксаң, ул «сәләтле кеше» буларак шәрехләнә икән.

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- Авыр булыр ул. Бик күп үзгәрешләр кичерде «Сәләт»: масштабы да, чаралары да башка. Ул вакытта бары бер алан иде, ә хәзер сорасагыз барысын санап та чыга алмам. Бу олы кешене һәм баланы чагыштырган кебек. Әллә «Сәләт»тә үскәнгә бу үзгәрешләр минем өчен бер сулышта үткән инде...белмим. Ә иң мөһиме – берләшмәнең асылы һәм мәгънәсе шул ук кала.

Беренче әйдаманнарың исеңдәме?

- Галия апаны яхшы хәтерлим.

«Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- IT – компаниядә эшлим, укытам, велосипедта йөрим, якыннарымны яратам.

Синеңчә, бүгенге көндә «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Аланнардан тыш та «Сәләт» эшчәнлегенә чакыра торган проектлар җитми, миңа калса. Аланнардагы дәресләрне ел әйләнәсе укытырга кирәктер. Совет заманындагы түгәрәкләр стилендә дииме соң инде (Көлә). «Сәләт»тә булыр өчен гел файдалы эш белән шөгыльләнү кирәк. Ял итеп, күңел ачып йөрү – начар әйбер түгел, шулай да «Сәләт» үскәнне ярата. Бәләкәй кызым Ясминә, туганнарым, дусларымның сабыйлары өчен балалар бакчасы булуын теләр идем. Бу вакыт мәсьәләсе генә, миңа калса. Чөнки бүген әлеге эшкә алынырдай кешеләр бар. Шулай ук «Сәләт» проектларын интернет челтәрләре аша да кулланып булсын иде. Чөнки «Сәләт»леләр Татарстанда гына түгел, дөнья буйлап таралган. Алар да һәр яңалыктан хәбәрдар булсын өчен замана технологияләрен куллана белү генә кирәк. 

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләр?

- Әйбәт сорау. Кызыклы. Мин филолог түгел. Чагыштырмача әйткәндә, Казан өчен, шәһәр җире өчен әйбәт, югары. Ә районнардагы, авыллардагы «Сәләт»леләр белән янәшә куйсаң – уртача. Шәхсән минем өчен «Сәләт» – татар телен саклап калу һәм үстерү мохите. Рус теле дәрәҗәсе, әлбәттә инде, югары. Ике теллелекне саклап кала алуыбыз аеруча шатландыра. Инглиз теле дәрәҗәсе соңгы 5 ел эчендә бик үзгәрде. Әле дә исемдә, элек махсуслашкан темалар буенча безгә тәрҗемәчеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә иде, хәзер исә балалар үзләре дә тәрҗемә итә алалар. Араларында алман, башкорт, төрек, испан, чуваш телләрен дә белүчеләр бар. Теләсә кайсы тел – мәдәният ачкычы ул.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Һәр көнне шатлык белән үткәрә белегез, эзләнегез, үз юлыгызны табыгыз. Әгәр дә үзегезне IT өлкәдә сынап карыйсыгыз килә икән, «Сәләт-Санак» аланына яки Казан шәһәре Островский урамы 23-нче йортта  урнашкан «Сәләт» йортының 16-нчы бүлмәсенә рәхим итегез!   

тулысынча укырга

Камила Димухаметова

«Сәләт» телләр мәктәбенең координаторы

Камилә, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- 2005-нче ел иде ул. Мине «Сәләт-Раушан» аланына чакырдылар. Моңарчы минем бер дә җәйге лагерьләргә йөргәнем юк иде, тик шулай да «Сәләт» кызыксындыра алды.

Шул вакыттагы һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- Үзгәрешләр әйтеп-бетергесез күп һәм алар барысы да уңай якка гына. Иң күзгә ташланганы – бүгенге «Сәләт»тә үзеңне табу һәм үстерү өчен мөмкинлекләр бик күпкә артык. Минем сәлкешлек чорымда социаль челтәрләр юк иде әле, шуңа да хәзерге яшьләр кебек инстаграм аша, в контакте төркеменнән күреп яңалыкларны белеп тора алмый идек. Хәзер инде теләгән барлык гаризаларны да интернет аша гына тутырабыз. Тагын бик күп, бик күп үзгәрешләр, санап бетергесез!

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Ләйсән апа Сыраева һәм Раиль абый Бәдретдинов. Алар минем хәтеремдә супергеройлар буларак калды.

 - «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Чит ил әдәбиятен укыйм, рәсем ясыйм, чигәм. Күңелемә ошаган эш белән шөгыльләнәм, бер сүз белән әйткәндә.

Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Үз  өлкәләрендә уңышларга ирешкән шәхесләр белән махсус очрашулар һәм мастер-класслар уздыручы проект җитми, миңа калса. Моңа охшаш чаралар үтә, әлбәттә, тик алар әлегә системалы рәвештә түгел. Бу идея инде күптәннән күңелемдә яши. 

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә калган телләр дәрәҗәсен?

- Татар телен балалар әйбәт беләләр. Әмма араларында телне аңлаучы, тик сөйләшергә курка торганнар бар. Курыкмагыз! Телегезне камилләштерегез. Инглиз телен дә әйбәт беләләр. Тик мәктәпләрдә аны укытканда кызыксындыра белмиләр дип уйлыйм. «Сәләт» телләр мәктәбенә килсәгез, мондый хәл очратмассыз, мин сезгә вәгъдә итәм.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Балам! Интернетта утырганчы берәр файдалы эш белән шөгыльлән. Мисалга, испан телен өйрәнә башла, «Фәнсар» вебинарларын ачып тыңла. Үс! Синең мөмкинлекләрең чиксез! Әгәр телне үзеңә генә өйрәнәсе авыр икән, син һәрвакыт «Сәләт» телләр мәктәбенә килә аласың. 

тулысынча укырга

Игорь Смирнов

Әйдаман, «Сәләт» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече.

- Игорь абый, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- 2011-нче ел иде ул, «Сәләт-Раушан» аланында булдым. Сәлкеш буларак бер генә тапкыр катнашырга насыйп булды, аннары инде 2014-нче елда әйдаман дәрәҗәсенә күтәрелдем.

- Шул еллардагы һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- Ооо... «Сәләт» үсә генә бара. Гали мисал – Биләрдәге форумыбыз. Мин сәлкеш чакта ул өч көнлек фестиваль иде, ә бүген исә 5-6 көнлек, уку-укыту һәм күңел ачу программасы булган форумга барабыз. Аланнар, сәлкешләр, катнашучылар саны да артканнан-арта гына бара.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Айназ апа һәм Рүзәл абый. Алар минем өчен бүгенге көнгә кадәр үрнәк булып торалар.

- Сары галстугың бармы соң?

- Бар.

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Актив студент тормышы алып барам. Спорт белән шөгыльләнәм,  «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын яратам. Тик вакыт кына тыгызрак. Рәсем ясарга да өйрәнәсем килә.

- Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Барысы да җитә дип саныйм мин. Булганнарын камилләштерергә, үстерергә кирәк. Ә яңа идеяләр тормыш агымы белән барлыкка килер.

- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләрнекен?

- Бәхәссез, «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсе бик югары. Нәни генә сәлкешләрнең дә инглиз телен белүләре аеруча сөендерә. Кайбер сменаларда инглиз теленә аерым игътибар бирелүе бик уңай күренеш, минемчә.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Укуыгызда уңышлар телисем килә. Җәй җиткәч «Сәләт»тә күрешкәнгә кадәр! 

тулысынча укырга

Лилия Валеева

«Әйдаманнар мәктәбе» проекты координаторы

Лилия, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- 2008-нче ел иде ул. 11-нче сыныйфны бетергән елым иде. Классташларым «Сәләт-Аршан»га барырга тәкъдим иттеләр. Шул чордан бирле «Сәләт»тән гадәти тормышка кире әйләнеп кайтмадым инде мин! (Көлә)

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- Берләшмә эшчәнлегендә төп һәм кискен үзгәрешләр соңгы 3-4 ел эчендә булды, миңа калса. Яңа технологияләр, проектлар саны һәм оешма дәрәҗәсе өлкәсендә уңай үзгәрешләр санап бетергесез. Ә менә традицияләр һәм мохит – элеккегечә.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Алия апа Дусаева һәм Рөстәм абый Гомәров. Башка әйдаманнарым булмады да.

Сары галстугың бармы?

- Бар. 2008-дә, «Аршан»да алдым.

«Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Бүгенге көндә IT-компаниядә эшлим, аспирантурада укыйм, диссертация язам. Хобби сыйфатында урбанистика белән шөгыльләнәм. Кайчан да булса бу минем төп эшемә әверелер дип ышанып калам.

«Сәләт»кә, синеңчә, нинди проектлар җитми?

- Әлеге вакытта, миңа калса, мәктәпкәчә белем бирү белән бәйле булган проект җитми. Балалар бакчасы буламы ул, берәр үзәкме, мөһим түгел. Моңа ихтияҗ зур дип уйлыйм.

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Калган телләрнекен?

- Шәхсән минеке – «3»лелек кенә. Ә калган телләргә килгәндә, «Сәләт»тәге балалар бик сәләтле, күбесе полиглотлар, 3 телне дә әйбәт беләләр.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сменадагы дәресләрне калдырмыйча йөрегез, ашханәдә ашыгызны ашап бетерегез, 23:00-дә йокларга ятыгыз! (Көлә) Ә иң мөһиме – олыгаерга ашыкмагыз! 

тулысынча укырга

Раиль Курамшин

«Сәләт» яшьләр үзәге дәүләт оешмасы директоры.

- «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле, Раил абый.

- «Сәләт»кә мин бала буларак килдем. 1998-нче ел иде ул. Химия буенча республикүләм олимпиадада җиңү яулаган өчен чакырдылар. Онытылмаслык «Сәләт-Чистай» аланы. Бүгенгедәй хәтерлим.

- Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштырсаң...

- Ул вакытта: «Сәләт» дәүләт, сәлкеш яңа татар, аң-фәһемгә гашыйк бу халык!”

Хәзер: «Сәләт» - ээээээээх шәп!

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Римма апа Гатиятуллина һәм Гөлназ апа Бәдертдинова иделәр алар. Аларга бүгенге көнгәчә чын йөрәктән рәхмәтлемен.

-  Ә сары галстугың бармы соң?

- Бар!

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Гаиләм бар. Буш вакытымның күбрәк өлешен аларга багышларга тырышам. Яраткан шөгыльләрем буларак бадминтон уйнауны әйтә алам. Шулай ук төзелеш белән дә мавыгам.

- «Сәләт»кә нинди проектлар җитми, синеңчә?

- «Сәләт» мөмкинлекләр мөхите булганга күрә, «Сәләт»тә бүгенге көндә булмаган проектлар җитми инде.

- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?

- Бөтен берләшмәнекен күзаллавы авыррак булыр. Якын-тирәдәгеләр өчен ышанып әйтә алам: татарча аралашабыз! Әле тагын кытай телен өйрәнәсем килә. Форсаттан файдаланып сорыйм әле: Нариман абыйсы, кайчан яңа төркем җыя башлыйсыз? (Көлә)

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- “Сәләт” маршын яңадан бер кат тыңлап мәгънәсенә төшенегез: «Җан җепләре бәйли сәлкешләрне, якын итеп ерак араны!»

тулысынча укырга

Гүзәл Гайнанова

IK интеллектуаль иҗат клубы һәм «Мирах» проекты җитәкчесе.

«Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле, Гүзәл.

- 2012-нче ел иде ул. «Сәләт-Рухият» аланы турында миңа классташым сөйләде. Сөйләде дә, шунда ук гариза да тутырттырды. Мин барырга карар кылдым һәм һаман да «Сәләт» дөньясында кайныйм.

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштырсаң.

- Әлеге 3 ел дәверендә генә барлык үзгәрешләрне дә күзаллап бетереп булмыйдыр. Тик шунысы хак: республикабызның меңләгән сәләтле балаларын һәм яшьләрен бергә туплап,  «Сәләт» көннән-көн алга бара.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Алинә апа Садриева һәм Илһам абый Ибраһимов. Алар минем тормышымда гадәти әйдаман гына түгел, ә якын дуска да әйләнделәр.

Сары галстугың бармы?

- Бар!

«Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Әлегә ике югары белем алам,  шуңа да вакытым университетта үтә. Шулай ук журналистика белән тирәнтен кызыксынам – киләчәк тормышымда аны һөнәрем итеп күрәм.

«Сәләт»кә нинди проектлар җитми, синеңчә?

- Минемчә, биредә һәр кеше күңеленә ошаган шөгыльне таба ала. Барлык проектлар да бик кызыклы!

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?

- «Сәләт» диюгә татар теле дә күз алдына килеп баса. Шәхсән үземнең һәм дусларымның  тәҗрибәсендә инандым: «Сәләт» татар телен генә түгел, ә күп кенә чит телләрне өйрәнергә зур этәргеч ул. Бүгенге көндә бу бик актуаль, миңа калса.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Иң мөһиме – вакытыгызның һәм мөмкинлекләрегезнең кадерен белегез! 

тулысынча укырга

Венера Галимова

«Сәләт-Рухият 2015» директоры, «Агыйдел 2015» форумының әйдаманнар кураторы.

 Венера апа, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

 Минем «Сәләт»тәге тарихым 2009-нчы елның февраленнән башланып китте. «Әйдаманнар мәктәбе»ндә катнаштым. Ул вакытта әле мине ни көткәнен күз алдына китерү дә авыр иде, тик шулай да үзем өчен бик күп яңа ачышлар ясадым. Ә иң мөһиме – үзем өчен яңа «үземне» ачтым. Кызганыч, сәлкеш булырга туры килмәде. Әйдаман буларак хәзер дә бары тик җылы хисләр белән генә үземнең беренче төркемемне - «Санак күбәләкләрен» искә алам («Сәләт-Санак 2011»).

 Ә сары галстугың бармы соң?

– Бар! Мин аны 2012-нче елда «Әйдаманнар мәктәбе»ндә алдым. Ул вакытта сары галстук җәйге аланнарда зур тәҗрибә туплаган әйдаманнарга бирелә иде.

– Кичәге һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштырсак....

–Бүгенге «Сәләт» – кичәге «Сәләт»нең максаты. 

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Кызганыч, сәлкеш булмагач,  беренче әйдаманнарым да юк.

«Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

– Миңа калса, хәзерге вакытта «Сәләт»кә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен проектлар җитми. «Сәләт» ветераннарының балалары мәктәпкә йөри, алар өчен дә махсус смена булдырсак әйбәт булыр иде.

 «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

 «Сәләт»тән тыш хореограф булып эшлим, аспирантурада укыйм. Балалар өчен иҗади проектлар уйлап табу белән шөгыльләнәм. Сәяхәт итәргә яратам. Кыскасы, күңелсезләнеп утырырга вакыт юк өлә)

 Сәлкешләргә теләкләрең?

 Кадерле сәлкеш! «Сәләт» ул зур мөмкинлекләр, алыштыргысыз тәҗрибә, иң кадерле дуслар. Хәзер синең алда киң һәм гаҗәеп дөнья ачыла, анда мөмкинлекләр саны бихисап. Димәк, сиңа бары аны кулдан ычкындырмаска һәм алга барырга кирәк. Уңышлар сиңа!

 



тулысынча укырга

Гөлшат Гыймадиева

«Сәләт» Медиа-үзәге җитәкчесе

Гөлшат, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- 1998-нче ел иде ул. Мин 10-нчы сыйныфта укый идем. Сер түгел, күп кенә олимпиада, конкурс, фестивальләрдә катнашып килдем. Шул елны Казанда Республикакүләм экскурсиячеләр конкурсы узды. Мин анда Казан сөлгесе турында сөйләп, шәһәр буенча 1-нче урынны яуладым. Уку елы тәмамланыр алдыннан, Алмаз абый Хәбибуллин (ул вакытта әйдаман иде, хәзер Татарстан Республикасының министрлар кабинеты иҗтимагый үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары) мин укыган 1-нче татар гимназиясенең директоры Фәния Мифтаховага мине «Сәләт»кә чакырулары хакында хат юллады. Кулыма хатны алгач, минем хис-кичерешләремне белсәгез (Көлә) Озак уйлап тормыйча, әйберләремне җыйдым да, Аллага тапшырып киттем. Ике атна «Сәләт-Чистай» сменасы, шуннан соң «Сәләт-Туапсе».  Кыскасы, 1998-нче елдан башлап «Сәләт» минем йөрәгемдә.  

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»еңне чагыштыр.

- Үткәнне  һәм бүгенгене чагыштырып карар өчен, өч ай эшләү дә җитә икән. Дөрес, һәр чорның үз матурлыгы, үз уңайлыклары.  Елдан-ел «Сәләт» үзгәрә, яхшы якка үзгәрә. IT-технологияләр заманасында, «Сәләт» тә заман белән бергә атлый. Ләкин 1998-нче елларда да «Сәләт»тә рәхәт һәм күңелле иде. Дәресләр вакытында кулга каләм тотып, дәфтәргә язу үзе ни тора! Ул елларда сәлкешләр белән почта аша кулдан язылган хатлар алыша идек, очрашулар үткәрә идек. Хәзер Форумнарда балаларга карыйм да сокланып куям: укыйм, булдырам дип дәресләргә йөриләр, күзләрендә очкын күренә. Элек тә шулай иде.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Лилия апа Сираҗиева һәм Гөлназ апа Җәмалиева. Лилия апа белән озак еллар ТНВда бергә эшләдек, бүгенге көндә ул Америкада яши, матур гаилә корып, ике бала үстерә.

- Сары галстугың бармы соң?

- Юк шул. Бүгенге көндә мин дәрәҗәсе булган «Сәләт» оешмасында медиа-үзәк җитәкчесе булып эшләвем белән горурланам. Беренче көннәрдә эшкә кереп китүе авыррак иде. Җитәкче буларак зур җаваплылык тоясың. Сүз уңаеннан, миңа ярдәм кулын сузган коллегаларыма зур рәхмәтләремне белдерәм.

- Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Татарда шундый сүз бар , «аз булсын, ләкин бәрәкәтле булсын». Проектлар җитәрлек, иң мөһиме, аларның сыйфатлы нәтиҗәсен булдыру. Бүгенге көндә без ул максатларга ирешәбез.

- «Сәләт»тә татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?

«Сәләт»тә өч телгә өстенлек бирелә: татар теле, рус теле һәм инглиз теле. Бездә телләр мәктәбе, татар телен тирәнтен өйрәнү үзәге эшли. Әгәр дә син шул өч тел арасында  «кайныйсың» икән,  син «Сәләт» кешесе.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Һәр кеше дә сәләтле. Үз сәләтегезне күреп, аны үстерергә өйрәнегез, хыялыгыз максатка әйләнсен. Әгәр сез дөрес юл буенча барасыз икән, димәк, сез «Сәләт»тә булырга тиешле кеше. «Сәләт» — мөмкинлекләр мохите.   

тулысынча укырга

Рүзәл Әхмәдиев

«Сәләт-Раушан 2011» аланы әйдаманы, IV Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумының «Сәләт ТВ» корреспонденты.

-         Рүзәл, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

-         Ни кызганыч, миңа сәлкеш булырга туры килмәде. Студент чакта шактый дусларым, танышларым, гомумән, барлык әйләнә-тирәм «Сәләт» дөньясында кайный иде. Әлбәттә инде, мин дә «Сәләт»кә бару теләге белән яндым. Ниһаять, 2010-нчы елда «Сәләт-Азнакай» аланына әйдаман итеп чакырдылар, тик төрле сәбәпләр аркасында бара алмадым.  2011-нче елда хыялым чынга ашты, «Сәләт-Раушан»га Рүзәл абый буларак барырга насыйп булды.

-         Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»еңне чагыштыр.

-         Масштаб ягыннан бүгенгесе көндә «Сәләт» күп өлкәләрне колачлый. Сәләте булган кешегә мәйданчык кына кирәк ул. Ә «Сәләт» — татар халкының сәләтле яшьләре мәйданчыгы.  Элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Шуны  гына аерып әйтә алам: әйдаман булып йөргән чагымда шактый балалар сайлап алу турын да үтә алмыйлар иде. Ә хәзер исә «Сәләт»кә эләгүчеләр саны күбрәк, моның белән балаларга кече яшьтән үк аң-белем дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек тудырыла.

-         «Сәләт»тә ирешкән уңышларны санап үт әле.

-         2-нче, 3-нче дәрәҗәләр, шәмәхә футболка.

-         Бүгенге көндә «Сәләт»тәге эшчәнлегең нидән гыйбарәт?

-         Әйдаман  буларак йөрмим инде хәзер. (Көлә) Ә форумнарда бик теләп, яратып катнашам, өлешем кергәнгә бик шатмын. Быел әле менә Биләр форумында медиа-үзәк командасы составында, «Сәләт-ТВ»ның алып баручысы буларак катнаштым.

-         «Сәләт»кә нинди проект җитми дип саныйсың?

-         «Сәләт»тә проекттан күп нәрсә юк. (Көлә) Барлык проектларны берләштерүче проект кына кирәктер.

-         Татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?

-         Гомумән, «Сәләт»тә тел ягы һәрвакыт көчле булды. Моңа бәйләнеп булмый. Татар теле дәрәҗәсе генә соңгы елларда төшә башлады, ни кызганыч.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Милләтебезгә кирәкле кеше булыгыз!

тулысынча укырга

Айсылу Мубаракшина

Айсылу апа Мөбәрәкшина — быелгы «Сәләт-Батыр» аланының директоры.

Айсылу, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- 2009-нчы ел иде ул. Мин математикадан республикакүләм олимпиадада яхшы нәтиҗәләргә ирештем. Әле дә хәтерлим, туган көнемнән соң икенче көнне «Сәләт-Раушан» аланына чакыру килде. Бу минем өчен иң зур бүләк иде! Әлбәттә, иң элек әти-әнием алдына җибәрергәме-юкмы дигән сорау килеп басты. Озак уйланулардан соң,  «Сәләт-Раушан» минем шәхси үсешем өчен әйбәт мәйданчык булыр дигән фикергә килеп, сәләтлегә әверелдем.

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштырып кара әле.

- Әгәр дә шул 2009-нчы елда миңа Биләр фестивале урынына зур, масштаблы форум булачак дисәләр, мөгаен, ышанмас та идем. «Сәләт»нең үз йорты, дистәләгән кызыклы проектлар  булачак дисәләр дә ышана алмас идем. Соңгы елларда «Сәләт» бик зур тизлек белән алга атлый. Сәләтле яшьләр өчен корылган шушы җирлектә минем дә булуым белән чиксез бәхетлемен. «Сәләт»тән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Минем беренче әйдаманнарым — Зөлфия апа Таразова һәм Гөлфия апа Гарипова. Алар мине «Сәләт» дөньясына җитәкләп алып керделәр. Үземнең әйдаман булган чорымда да һәрвакыт алар күрсәткән үрнәккә карап эш итәргә тырыштым.

Сары галстугың бармы соң?

- Кызганыч, сары галстугым юк. Дөресен генә әйткәндә, аны алырга да тырышмадым. Ә менә әйдаман булып үземне күрсәтергә 100%ка тырыштым. Шуңа да 3-нче, 2-нче дәрәҗәм һәм шәмәхә футболкам бар.

«Сәләт»тәге эшчәнлегең хакында сөйләп үт әле.

- «Сәләт-Тел» һәм «Сәләт-Батыр» аланнарында әйдаман буларак эшләдем. 2014-нче елда «Сәләт-Батыр»да өлкән әйдаман, 2015-тә директор булдым. Җәйге аланнардан тыш «Сәләт» телләр мәктәбендә эшлим,  «Фәнсар» Академиясендә лекцияләр укыйм. Шулай ук быел «Сәләт» Прага мәктәбенә эләккән бәхетле кешеләрнең берсе мин.

Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Миңа калса, «Сәләт»тә кирәкле бөтен проектлар да бар. Вакыт үтү белән тагын ниндиләре кирәк булыр – анысын әлегә әйтә алмыйм.

«Сәләт»тә татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?

- «Сәләт», чын мәгънәсендә, татар теле дөньясы ул. Берьюлы, Биләр Форумы вакытында, рус телле дусларым үзебез дә сизмәстән смс-хатларны татар  телендә юллыйбыз дип сөйләгәннәр иде. Минемчә, бу бик әйбәт күрсәткеч.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сәлкешләр! Бу дөньяда мөмкинлекләр бик күп. Дөрес кабул ителгән бер генә фикер дә бөтен тормышыгызны үзгәртергә мөмкин. Шуңа да мөмкинлекләрегезне кулдан ычкындырмаска тырышыгыз! 

тулысынча укырга

Данис Шакиров

Шакиров Данис Фәнис улы — Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары.

- Данис абый, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- 2004-нче елда татар теле һәм әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадада жиңүгә ирештем. Шуннан соң җәйге аланнар башланыр алдыннан Гөлназ апа Гарипова «Сәләт»кә чакырып шалтыратты. Мин шәһәр егете булсам да, җәй җитүгә әби-бабай янына (Азнакай районына һәм Башкортостанга) җилдерә идем. Ләкин ул вакытта уйландырды.  Барып карыйм дигән фикергә килдем. Менә инде 11 ел узды, ә мин һаман «Сәләт» белән бергә атлыйм. Сәлкеш, әйдаман, башҗитәк — һәрберсенең тәмен тоеп карадым.

- «Сәләт»тәге эшчәнлегең нидән гыйбарәт?

-  Бүгенге көндә дә тыгыз элемтәдә, җәйге аланнар, яңа проектлар —  «Болгар Туган тел», «Агыйдел» аланнары, дәүләт программалары кысаларында уза торган чараларны бергә үткәрәбез.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе! Аларны бик теләсәң дә онытып булмыйдыр ул. (Көлә) Илдар абый белән Айгөл апа! Хәзер матур гына гаилә корып яшиләр, ә без исә Биләрдә сәлкеш булганда ук үз хәер-фатихабызны бирдек.

- Сары галстугың бармы соң?

- Сары галстугым бар, әле дә саклана.

- Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Елдан- ел «Сәләт» камилләшә, үсә, үзгәрә. Проектлар, әлбәттә, күп. Алар барысы да системалы һәм бу үз вакытында җимешләрен бирә.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- «Сәләт» — тормыш мәктәбе. Һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз!!! 
тулысынча укырга

Альберт Шакиров

Альберт Шакиров — «Сәмрух» иҗади берләшмәсенең продюсеры, «Болгар-Туган тел» форумының башкаручы директоры.

- Альберт, «Сәләт»кә ничек килеп эләктең, сөйләп үт әле.

 - Олимпиадник мин. Аеруча зур уңышларга инглиз теле, рус әдәбияты, җәмгыять белеме һәм физика фәннәре өлкәсендә ирештем. Мәктәбебезгә «Сәләт» аланнары турында факс килгәч, укытучылар мине сайладылар. Тик мин шунда ук каршы төштем! Балалар җырлый-җырлый Биләр күпере аша чыгып барган сюжетны күргәч, төгәл бармыйм дигән карарга килдем. Мин бит җырлый белмим... (Көлә). Бүген шул чорда мине «Сәләт» дөньясына кертеп җибәрә алган кешеләргә дөрес сүзләр таба белгәннәре өчен чиксез рәхмәтлемен. Шулай итеп, минем беренче аланым ул «Сәләт-Раушан 2005» иде.

 - Шул вакыттагы һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

 - Минемчә, аларны чагыштырып булмый һәм кирәк тә түгел. Әлбәттә, һәр сәлкешнең беренче барган һәм аннан соңгы елларны чагыштырып карау гадәте булгандыр. 13 яшьтәге һәм 9-10-нчы сыйныфта укыган «Сәләт» аерыла билгеле. Тик бу, беренче чиратта, «Сәләт»тән түгел, ә баланың карашлары үзгәрү белән бәйле. Тора-бара үзең әйдаман булгач җаваплылык һәм бурычлар да пәйда була. Инде син үзең балалар өчен җылы һәм дустанә мөхит тудырырга тиеш буласың.

 - Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

 - Әлбәттә! Раил абый һәм Ләйсән апа. Алар аланның беренче көннәреннән үк миңа киңәшләрен бирә килделәр. Бик күпләрнеке кебек үк, минем дә «йолдыз чире» белән авырган чорым булды. Нәкъ шушы вакытта Раил абый белән Ләйсән апаның янәшәмдә булуы миңа зур тәэсир ясады, фикерләвемне үзгәртергә ярдәм итте.

 - Сары галстугың бармы?

 - Бар.

- «Сәләт»тәге эшчәнлегең хакында сөйләп үт әле.

- 2007-нче елда «Сәләт-Раушан» аланына әйдаман булып бардым. Инде киләсе елга өлкән әйдаманга әверелдем, шул ук вакытта бүтән аланнарда да әйдаманлык вазифасын башкардым. «Сәләт» клубы тормышында да актив катнашып йөргән вакытларым булды: Дамир Зәкиев белән бергә дискуссия клубы оештырдык, интеллектуаль клубта да мәш килдек, «Җисем» фестивале оештыру комитеты составына да эләктем. Бүгенге көндә мине «Сәләт-SF» IT һәм цифрлы сәнгать мәктәбе проекты бүлмәсендә табарга була. Әле күптән түгел генә төркемебезнең барлык эшчәнлеген «Сәмрух» иҗади берләшмәсе итеп үзгәрттеләр.

- Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

 - Әйтеп тә бетерә алмам, шунда ук пәйда булырлар! (Көлә)

 - «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- ТНВда тарихи проект алып барам.

 - Сәлкешләргә теләкләрең?

 - Сез ни эшләргә кирәклеген үзегез дә беләсез! Мин әле киңәшләр бирерлек картаймадым. (Көлә)
тулысынча укырга

Рафис Нәбиуллин

Рафис Нәбиуллин – балалар һәм яшьләр өчен төбәкара иҗади-интеллектуаль “Агыйдел” форумының башкарма директоры, “Иске Казан” проекты җитәкчесе.

Илүзә: Рафис, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

Рафис: 2007-нче ел иде ул. Мин укыган гимназиядә классташларым да, дусларым да һәр җәйне «Сәләт» аланнарында ял итәләр иде. Җитмәсә, тәнәфес буе «Сәләт» җырларын җырлап йөриләр иде әле. Бүген «Сәләт-Азнакай» аланының директоры булган Ләйсән Сабитова да шундыйларның берсе. Ул миңа очынып-очынып «Сәләт» турында, андагы дуслары, кичке чараларның күңеллелеге хакында сөйли, барырга тәкъдим итә иде. Мин исә һаман ризалашмый йөрдем. Ситуациядән чыгу юлын әти белән әнием тапты. Алар Ләйсән белән берлектә, миңа әйтмичә генә «Сәләт-Аршан» аланына гариза тутырганнар. Моны белеп озак кына ачуланып йөрдем, тик барыбер барырга булдым. Ул җәйне мин Анапада ял иттем һәм моның өчен беркайчан да үкенгәнем булмады. Минем «Сәләт»тәге тарихым шулай башланып китте.

И: Беренче тапкыр күргән «Сәләт»не һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр әле.

Р: Чагыштырырга бик авыр, чөнки мин үзем дә үстем, үзгәрдем. Гади сәлкеш - смена директорына әверелде. «Сәләт» - меңләгән механизмнардан торган зур бер система, андагы үзгәрешләрне санап бетерерлек түгел. Шунысы шатландыра, барлык үзгәрешләр уңай якка.

И: Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? Ә беренче сәлкешләреңне?

Р: Әйе, хәтерлим. Минем беренче әйдаманнарым Эльвира апа Сәрвәрова һәм Нурбәк абый Батулла иделәр. Ә менә беренче сәлкешләремнең бөтенесен дә хәтерләмим инде. Хәзер аларның күбесе үзләре дә әйдаман.

И: Сары галстукка ия булдыңмы?

Р: Мин бары бер генә тапкыр сәлкеш булдым. Анысында да әти-әнием генә җибәргәнгә, сменаның яртысын бушка уздырдым. (Көлә) Аннары гына әлеге дөньяга кереп китә алдым. Ябылу тантанасында актив балалар белән беррәттән әләм төшерергә мине дә чакырдылар. Соңыннан миңа моны сары галстукка тиң дип аңлаттылар.

И: Синеңчә, әйбәт әйдаман нинди булырга тиеш?

Р: Беренче чиратта, әлбәттә инде, сабыр холыклы, тапкыр һәм шул ук вакытта, кырыс та була белергә тиеш. Бөтенесен күреп торырга, тик күбесенә күз дә йома белергә кирәк. Төркемнең «ут чаткысы» булырга тиеш! Әйдаман – иң авыр һөнәрләрнең берсе дияр идем, чөнки ул кыска гына вакыт эчендә баланың талантын күреп алып, үсәргә ярдәм итә торган шәхес.

И: «Сәләт»тә татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә бүтән телләрне?

Р: «Сәләт»тә татар теле дәрәҗәсе һәрвакыт югары булды. Әлеге дөньяга кисәк килеп кергән балага татар теленә күчүе генә авыррак. Алар бит өйдә, мәктәптә, урамда, дуслары янында русча аралашып күнеккән. Чит телләр белән дә бар да яхшы. Биредә һәр чарада чит ил кунакларын очратырга була. «Сәләт» телләр мәктәбе дә тел өйрәнергә теләүчеләр өчен бер дигән мөмкинлек.

И: «Агыйдел» турында, форумның башкарма директоры буларак сөйләп үт әле.

Р: О, моны тиз генә сөйләп бетереп булмас! Шәхсән минем мондый югары дәрәҗәле проектта беренче эшләвем иде. Зур эшләрдә иң мөһиме команда, биредә ул бер дигән иде. «Агыйдел» турында тулы бер мәкалә язсаң да аз булыр иде. Минем исә, үз чиратымда, катнашкан һәр кешегә рәхмәтемне белдерәсем килә.

И: Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

Р: Өч «Сәләт»ле кафеда бер-ике сәгать бергә утырса, дөнья кадәр кызыклы проект уйлап таба алырлар иде. Бездә андыйлар болай да шактый. Минем үземнең дә күңел түремдә саклап йөрткән берничә фикерем (хыял дип әйтсәң дә буладыр) бар. Аның берсе Республикабызның сәләтле балалары өчен лицей-интернат булса, икенчесе – стартапларга ярдәм итүче бизнесменнар клубы булдыру.

И: «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

Р: Үз бизнесым бар. (Көлә) И: Сәлкешләргә теләкләрең?

Р: Сезнең мөмкинлекләрегез санап бетергесез! Эшләгез! Кулдан ычкындырмагыз!

тулысынча укырга