Безнең хакта
Казанда сәләтле балалар һәм яшьләргә «Сәмрух-2018» республикакүләм ел премиясе тапшырылды
Казанда сәләтле балалар һәм яшьләргә «Сәмрух-2018» республикакүләм ел премиясе тапшырылды
«Сәмрух-2018»: Казанда яшь талантларны бүләкләделәр
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә талантлы балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә бирелә торган «Сәмрух-2018» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды. Быел тантана Сәләтнең 25 еллыгы уңаеннан оештырылган иде.
Рабит Батулла "Сәләт" оешмасы татар зыялыларын тәрбияли дип саный
Язучы сүзләренчә, "Сәләт"тә булып, әмма татар мәктәбен бетермәгән балалар татар телен иркен белә.
"Сәләт" проекты җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов "Сәләт"кә карата балаларның ышанычы тупланган, дигән фикердә.
Казанда "Сәмрух" премиясен тапшыру тантанасы ачылды.
БикаФест-2018
9-нчы декабрь көнне Сәләт Йортының тантаналар залында зарыгып көтелгән «БикаФест-2018» фестиваленең гала-концерты узды.
"Сәләт ВикиМәктәбе" конференциясе
21-нче декабрь көнне «Сәләт Йорты»нда «Сәләт ВикиМәктәбе» уку-укыту проектының көзге сессиясе йомгаклау конференциясе үтте. Чарада Татарстанның төрле районнарыннан яшь википедиячеләр җыелды.
ARTS BILER FORUM
«Сәмрух-2017» премиясе катнашучылары белән әңгәмә
Катнашучылар, оештыручылар белән әңгәмәне «Яңа Гасыр» телеканалында чыгучы «Яшьләр тукталышы» тапшыруының сюжетында карый аласыз
«Сәмрух-2017» зарыгып көтелгән премиянең бүләкләү тантанасы узды
Катнашучылар, оештыручылар белән әңгәмәне «Яңа Гасыр» телеканалында чыгучы «Хәбәрләр» тапшыруының сюжетында карый аласыз.
«ФАТИРНИК» ФОРМАТЫНДА БИКАФЕСТ
«Сәләт» җитәкчеләре, активистлары тарафыннан ел дәвамында иң шәп проектлар, гаҗәеп масштаблы форумнар, зур-зур фестивальләр, мавыктыргыч кичәләр, үзенчәлекле дебатлар, кызыклы очрашулар, уникаль дәресләр, ягъни заманча чаралар үткәрелеп килә. Шундый шәп чараларның берсе – Рөстәм Бикмуллин исемендәге фестиваль.
«Сәләт»тә «Бика фест» дигән фатирник узды
«Сәләт» йортында яшьләрнең Рөстәм Бикмуллин исемендәге җыр һәм шигърият республикакүләм фестивале узды. Быел сәләтлеләр зур концерттан баш тартып, фестивальне «фатирник» форматында үткәрергә булган. «Сәләт» клубы президенты Игорь Смирнов сүзләренчә, бу «Сәләт» яшьләрен бер гаилә кебек күрсәтергә ярдәм итә.
ФӘНСАРДА КӨЗГЕ СЕССИЯ
Сәләтлеләр, иң-иң уңганнар һәм булганнар, тапкырлар һәм зирәкләр көзге каникулда нишли? Дөрес, «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә уза торган көзге сессиядә катнаша. Анда катнашучылар белем алып кына калмый, төрле остаханәләрдә катнашып, «Сәләт»леләр иле белән дә якыннанрак таныша.
Сәләтле бәләкәчләр
«Сәләт» – талантлы үсмерләр һәм яшьләрне җыйнап кына калмый, ә сәләтлеләрне сабый чактан ук үстерү өчен дә көч куя. Мондый җаваплы да, кызыклы да эшләр «Бәләкәч» проекты кысаларында башкарыла.
Блогерлар татар теленә уңай да, тискәре дә йогынты ясый – "Безнең фикер" клубы
Сәләт йортындагы дискуссия татар блогерларының телгә йогынтысы темасына багышланган иде.
«Татарстан-Яңа Гасыр» «Сәләт-Монреаль»дә катнашты
«Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалының «Татарлар» тапшыруы иҗат төркеме август аенда Атлантик океанның аръягында булып кайтты.
ШАГЫЙРЬ КҮҢЕЛЕ ДӘРЬЯДЫР...
Элегрәк әдәбият дәрьясына, нигездә, филологлар килеп кушыла торган иде, ә хәзер әнә... нинди генә һөнәр ияләре юк. Кәм алар арасында инде җитлеккән поэзиясе белән күпләрне җәлеп иткән Җәүдәт Сөләйман аерым урын тота.
Үсеш – лотерея түгел, җитди эволюция процессы
Бүгенге көн лидеры кем ул? Яшь җитәкче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Киләчәкне ничек күзаллый? Гомумән, яшь лидерны бүгенге көндә ни борчый һәм ул нинди уй- хыяллар белән яна? Шундый һәм башка күп кенә сорауларны «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов белән ачыкладык.
ЭЙ... ЙӨРӘК ТИБӘ: КАЗАН – МОНРЕАЛЬ – КАЗАН
Кемнеке ничек, ә сәлкеш йөрәге «Сәләт»тә ачыла. (Акылыңа карап каршы алалар, йөрәгеңә карап озаталар?) Сизми дә каласың, ул котырып тибә башлый. Беренче каушау (оһо, тавышың матур, әйдә, сәхнәгә мен!), беренче һәм бөтенләй риясыз дуслык (кем беренче уяна, шул матур киенә), беренче мәхәббәт (чынлыкта, «Сәләт»тәге бөтен җырлар да – шул кеше турында), беренче сагыну (шәһәрара сөйләшүләр өчен бик күп түләргә туры килә) – һәм торган саен тизрәк, тизрәк тибә ул.
"Сәләт-Кандракүл" аланы быел медиага багышлана
Башкортстандагы "Сәләт-Кандракүл" аланына җыелган татар үсмерләре, быел җыр, музык, спорт белән бергә ммәгълүмат чараларын, медианың төрле юнәлешләрен дә өйрәнә.