Александр Головин: «Иң мөһиме - үз эшеңне чын күңелдән эшләү» кире кайтырга

Александр Головин: «Самое главное – делать свою работу от души»

Биләрдә театр һәм кино актеры, «Кадетство», «Елки», «Папины дочки», «Кремлевские курсанты» кинопроектлары катнашучысы Александр Головин белән иҗади очрашу булып узды.

Актер белән әңгәмә вакытында балалар анарга сораулар бирделәр, ул катнашучыларга үзенең иҗат юлын ничек башлавы турында сөйләде һәм һөнәри лайфхаклары белән уртаклашты.

Сез үз юлыгызны ничек башладыгыз?

Минем юлым бик кызык башланды. Без апам белән бәләкәй вакытта, әти-әнием бизнес белән шөгыльләнә иделәр. Бервакыт товар алырга баргач, алар Слава Зайцевның модель агентлыгының рекламасын күрәләр. Анда дефиле, хореография һәм актерлык осталыгы юнәлешләре була.

Алар бу хакта апама сөйләгәндә, мин «актерлык осталыгы» сүзтезмәсен ишетеп алдым һәм шундук үземне сынап карарга теләдем. Актер булу минем балачак хыялым иде. Кырыс әтием бу идеямне хупламады, тик озак үгетләгәч, апам белән бергә анда мине дә алып бардылар.

Без подиум янына килгәч, ул модельләрнең ничек йөрүе турында сөйләде, тик, шулай итеп, сәхнәдә бары кызлар гына йөргәнен әйтергә онытты. Нәтиҗәдә, мин сәхнәгә ике егет белән бергә чыктым, алар дөрес итеп йөрделәр, ә мин апам киңәше буенча. Башта мине алырга теләмәделәр, ләкин шулай да калдырырга булдылар. Бәлки, бу сәер йөреш миңа башкалардан аерылырга ярдәм иткәндер дә.

Шулай ук миңа үземнең үҗәтлегем ярдәм итте. Актерлык осталыгы буенча укытучыбыз төркемдәге һәркайсыбызга киләсе дәрестә җырларын башкарырга кирәк булаган рус эстрада җырчыларын бүлеп бирде. Миңа Филипп Киркоров эләкте.

Ул вакытта миңа 9 яшь иде, мин аның җырларын яратмый да, аңламый да идем. Миңа күбрәк «Отпетые мошенники» ошый иде. Ул көн саен Киркоровның җырларын өйрәнергә куша, ә мин һәрвакыт «Отпетые мошенники» белән килә идем. Күпмедер вакыттан соң ул: «Ә бу егетнең әрсезлеге бар, әйдәгез аның белән шөгыльләнеп карыйк», - диде. Үзеңнекендә тору бик мөһим.

Сез актерларга нинди югары уку йортын сайларга киңәш итәр идегез?

Минем профильле театр белемем юк, әмма зур бәхеткә 9 яшьтән кинода эшлим. «Кадетство» сериалын төшергән вакытта мин Тверьга театр училищесына укырга керергә барган идем, ләкин мине алмадылар. Хәзер мин даими Стеклов, Пашутин һәм башка бик көчле артистлар белән антрепризларда уйныйм. Алар миңа зур тәҗрибә бирделәр. Күп кенә югары уку йортын тәмамлаучылар да мондый тәҗрибәне алу мөмкинлегенә ия була алмый.

Щукин училищесы белән М.Горький исемендәге Мәскәү сәнгать академия театрын киңәш итә алам - алар миңа һәрвакыт бик ошады. Үзем дә анда керергә теләгән идем.

Әмма мин профильле белем барыбер кирәк дип саныйм - бу зур китаплар киштәсе кебек. Теләсә кайсы вакытта сез аларның берсен алып, режиссер сораганны эшли аласыз.

Проектлар өстендә эшләгәндә сезнең белән нинди кызыклы хәлләр булганы бар?

«Ералаш»ны төшергән вакытта мин төрмә камерасына кергән күренеш бар иде. Ул вакытта мин бик нык дулкынландым һәм шуның аркада озын булмаган бию башкардым, нәтиҗәдә ул сериягә китте дә.

Без «Кадетство» сериалы өстендә эшләгәндә, бер сәхнәне төшерү өчен миңа училище буйлап кычкыра-кычкыра йөгереп үтәргә туры килде. Ул вакытта курсантлар, мөгаен, шок хәлендә булгандыр. Тыным бетеп, режиссер янына йөгереп килдем дә: «Киттек!» - дидем. Без моңа кадәр килеп чыкмаган сериянең бу өлешен беренче дубльдән үк төшердек.

Атмосфералылыкка килгәнгә иң истә кала торган проектларның берсе «Папины дочки» булды. Ул «чәчәкләр бакчасы» шикелле, хәтта анда басып тору да бик күңелле иде. Без павильонда төшерүгә һәм процесс бик кыен баруга да карамастан, гаҗәеп команда бик булыша иде. Шулай ук анда шеф-повар эшли, зур булмаган аш бүлмәсе бар иде, без һәрвакыт шунда кереп, ашап ала идек. Бик шәп иде.

Сез Казанда беренче тапкыр гына түгел. Монда кабат кайтырга нәрсә мәҗбүр итә?

Казан – ул күркәм урыннар һәм табигать, ак Кирмән. Мин бу шәһәрне бик яратам һәм хәтта еш кына бирегә үземнең антрепризларым белән киләм, чөнки монда бик мәрхәмәтле тамашачы.

Мине бу җәйдә «Артек»ка да чакырдылар (СССРның иң атаклы пионерлагеры ред. искәрмәсе), тик мин сезне сайладым, чөнки беркайчан да Биләрдә булганым юк иде.

Булачак артистларга сез нинди киңәшләр бирә аласыз?

Мин яшьләрнең беркайчан да бернидән дә курыкмавын телим. Ялгышыгыз, һәрвакыт алга таба атлагыз. Мин аңлыйм, эшләве авыр булырга да мөмкин, ләкин беркайчан да тукталып калмагыз. Әгәр сез үз эшегезгә ышанасыз икән, эшләгез аны. Иң мөһиме - үз эшеңне чын күңелдән эшләү. Әгәр дә син нидер эшләгәндә уңайсызлык хис итәсең икән, моны үзеңә җайлы итеп эшләп карарга тырыш. Барысын да чын күңелдән эшләгез.