Сәләт җәйге аланнар өчен әйдаманнар командасы туплый кире кайтырга

Формируем команду вожатых для летних лагерей

ДОЛ «Байтик»та башҗитәкләр һәм әйдаманнар өчен «Әйдаманнар мәктәбе» уза. Биредә  Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Мордовия, Дагыстан Республикалары районнарыннан, Киров, Сарытау һәм Самара өлкәләреннән җыелган 130 әйдаман,  27 куратор катнаша.

«Әйдаманнар мәктәбе» – стратегик яктан бик мөһим проект. Ул Сәләтнең җәйге профильле сменалары өчен җитәкчеләр һәм әйдаманнардан торган бердәм  команда туплауга  юнәлдерелгән. Проект кысаларында ел әйләнәсе төрле өлкәләрдә дәресләр алып барыла: сәләтле балалар белән эшләү; командада эшләү; Сәләт принциплары, традицияләре белән танышу; балалар өчен күңел ачу, уку-укыту чаралары уйлап табу; профильле сменаның программасын уйлау; һ.б.

Егет-кызларның күбесе беренче тапкыр әйдаман булачак. Алар татар телебезгә гашыйк, балалар белән эшләүне үз итә. Катнашучылар татар телендәге иншаларын бик яхшы язганнар, җәйгә кадәр Сәләт йортында татар телен өйрәнүне дәвам итәчәкләр.

Смена барышында шулай ук психолог Люция Закирҗанова җитәкчелегендә балалар белән дустанә мөнәсәбәтләр кору, төркем өчен чаралар үткәрү хакында сөйләштеләр.

Сәләт Фондының Попечительләр советы рәисе, РФның Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев катнашучылар белән очрашуга килде, уңышлар, балаларга файдалы да, күңелле дә җәй бүләк итүләрен теләп калды.

Катнашучыларның теләкләре буенча кем кайсы алан әйдаманы икәне билгеләнгән, ярыш программасы башланган. Биредә алган белемнәре нигезендә алар төрле чаралар, шәмчекләр әзерлиләр. Чыгышлар бик күңелле узды, булачак әйдаманнарның әзерлекләре шәп!

Элина Степанова, проект җитәкчесе:

- Биредә иң әйбәт әйдаман булырга теләүчеләр җыелган. Алар бу җәйне үзләренең белемнәрен, осталыкларын безнең сәләтле балаларыбыз белән бүлешәчәк. Командабыз бик дус, көчле армиягә тиң, барыбыз бергә безгә бернинди киртәләр дә куркыныч түгел. Аларның бу көч-дәртләре бөтен җәйгә җитәр, сәлкешләргә терәк, якын дус һәм остаз була алырлар дип ышанып калам. Минемчә, беренче чиратта, әйдаман җаваплы кеше булырга тиеш, конкрет биремнәрне чишә белергә тиеш. Балалар күңелен аңлый белү, аларны хөрмәт итү дә бик мөһим, чөнки һәр бала – шәхес.

Альбина Кадыйрова, проектның кураторы:

- Катнашучыларыбыз шәп! Без аларга зур өметләр баглыйбыз. Һәммәсенең күзләре янып тора, балалар белән эшләргә теләкләре зур. Әйдаман – балалар өчен үрнәк ул, алар аңа охшарга тырыша. Шуңа да ул һәр сүзен чамалап сөйләргә, эшен уйлап башкарырга тиеш. Әйдаман – әйбәт психолог, шәп модератор, креатив менеджер да. Тулаем алганда, катнашучылар нәкъ шундый. Энергияләре ташып тора, бик шаяннар. Үзем исә быел «Сәләт-Шәхес» аланы директоры булырга планлаштырам.

Булат Вәлиуллин, мәктәпнең кураторы:

- Сәләттә мин 2011-нче елдан бирле. «Шәхес», «Раушан», «Санак»та булдым, «Сәләт-Самара» кышкы сменасында катнашырга өлгердем.  «Сәләт-Бөгелмә» клубының кураторы да әле мин. Әйдаманка миңа бик ошый. Вакыт бушка узмый, һәр булачак әйдаман алыштыргысыз тәҗрибә туплый. Без аларның эшчәнлеген күзәтәбез, командаларыбызга иң көчле әйдаманнарны тупларга тырышабыз. Әйдаман ул һәр өлкәдә үрнәк булырга тиеш. Тышкы кыяфәте буенча да, уй-фикерләре белән дә. Бу җәйне мин  «Сәләт-Самара» аланының өлкән әйдаманы булачакмын. Кызыклы проект, миңа калса. Беренче тапкыр гына оештырабыз, кышкы смена моңа зур әзерлек булды. Балаларның күбесе белән таныштым, шуңа да бик авыр булмас дип уйлыйм.

Айнур Шәйдуллин, Чувашия, катнашучы:

- Әйдаман – сәлкешләр өчен үрнәк һәм лидер. Безнең команда бик көчле. «Әйдаманнар мәктәбе»ндә күп белем тупладым, үземне яңа яктан ачтым.

Эльмира Сермукова, Сарытау өлкәсе, катнашучы:

- Бик-бик җаваплы әйдаман булачакмын, һәр бала белән иҗади яктан эшләр алып барачакмын. Һәммәсен яратачакмын. Җәйне көтәм, үзем барачак сменаны иң әйбәт смена итәр өчен бар көчемне куярга әзермен!

Рәмиз Муллагамедов, Дагыстан, катнашучы:

- Әйдаман – ул гадәти кеше түгел. Ул барысын да булдырырга тиеш, күп белергә тиеш. Балаларны тынычландырырга, кәефләрен күтәрергә, аңларга тиеш. Магистратурага укырга керү өчен зур педагогик тәҗрибә туплый алдым. Моның өчен Сәләткә зур рәхмәт! Ул бу эштә ышанычлы чыганак. Минем өчен бу бик мөһим. Татар теле белән әлегә авыррак, тик тырышачакмын. Без бит бер гаилә! (Көлә)