Ласло Дароци белән әңгәмә кире кайтырга

Беседа с Ласло Дароци

VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының программасы кысаларында аерым игътибар катнашучыларны мотивацияләү, тагын да камилләштерүгә бирелә. Бу эш Татарстан, Рәсәй төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән танылган, уңышлы шәхесләр белән очрашулар аша башкарыла. Мәсәлән, Казан шәһәрендә Венгриянең Генераль консуллыгын вакытлыча башкаручы Ласло Дароци да Сәләт Форумы 2-нче сменасының катнашучылары белән очрашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

-         Рәсәй Сезне ни белән җәлеп итте?

-         Минем өчен бу яңа урын: кызыклы, сихри, мавыктыргыч. Рәсәй турында бик күп укыдым, тыңладым, өйрәндем. Шуңа да бирегә килергә булдым. Һәм ялгышмадым.

-         Белемегез буенча кем Сез?

-         Мин Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамладым, аннары 17 ел журналист булып эшләдем.

-         Ни сәбәпле журналист һөнәрен сайладыгыз? Үз алдыгызга шундый максат куйган идегезме, әллә инде тормыш агымына кушылдыгызмы?

-         Үз вакытында шушы уку йортына укырга керү мөмкинлегем бар иде, аны кулдан ычкындырмадым. Язарга ярата идем. Тик биредәге бер студент минем өчен институтны бүтән яктан ача алды. Шуннан мин язу эшенә керештем.

-         Ә бүгенге вазифагызга ничек килдегез?

-         Биредә инде тормыш агымына кушылдым дисәк дөресрәк булыр. Башта тышкы эшләр министрлыгында хезмәт куйдым, аннары гына баррикаданың икенче ягына күчтем. Мәскәү, Минск кебек шәһәрләрдә эшләдем. Бүген инде мин Казанда. Венгрия Хакимияте Рәсәйне, Татарстанны әһәмиятле партнеры итеп күрә. Шушы элемтәне булдыруда мин дә катнашам.

-         Нинди телләр беләсез? Рус теле сезгә авыр бирелдеме?

-         3 тел беләм: испан, инглиз һәм рус теле. Русчаны өйрәнергә нигезем бар иде, чөнки мин инде 9 ел Рәсәйдә. Сезнең ил белән эшлекле хезмәттәшлек алып бару миңа ошый. Мәскәүгә килгәч беренче ярты ел бик авыр булды, әлбәттә. Лекцияләр тыңлап, конспектлар язу минем өчен ул вакытта катлаулы иде, тик тора-бара барлык авырлыклар да артта калды.

-         Сезнең консуллык ни белән шөгыльләнә?

-         Консуллык Венгрия гражданнарының мәнфәгатьләрен кайгырту белән шөгыльләнә. Әгәр алар авыр хәлдә калып, ярдәм кирәк була икән, без аларга шушы ярдәм кулын сузабыз. Көнен дә, төнен дә уяулыкны югалтмыйбыз, ул-бу булган очракта без гел әзер.

-         Ә Татарстанда эшегез нидән гыйбарәт?

-         Безнең оешма визалар әзерли, мәдәни һәм сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерә.

-         Сез Казанда беренче тапкырмы?

-         Юк, инде 2 ел Казан белән эшлим. Консуллык ачылганнан бирле.

-         Шәһәр сезгә ошыймы?

-         Бик матур, Европа стилендәге шәһәр. Бар нәрсәдән уңай тәэсир генә кала. Хезмәттәшлек өчен перспектива барлыгы да күренә. Безнең биредә булуыбыз башта ук файда китермәсә дә, тора-бара җимешләре күренергә тиеш.

-         Эшегез авырмы?

-         Кайвакыт авыр чорлар булып ала. Җәй көннәрен аеруча да. Шундый бурычлар була, бар нәрсәдә балансны саклау өчен аларны комплекслы рәвештә хәл итәргә кирәк. Үз вакыты белән корбаннарга да барырга туры килә, бик еш булмаса да.

-         Сезнеңчә, көчле һәм бердәм команданың сере нидә?

-         Команданың уңышы 2 детальдән тора: шәп идеяләр тәкъдим итүдән һәм булган бурычларны берсүзсез башкарудан.

-         Ничек Сезгә Форум? Катнашучылар?

-         Форум бик кызыклы, күңелгә үтеп керә. Очрашуда яңгыраган сораулардан чыгып хөкем йөртсәң, биредәге балалар бик сәләтле.

-         Биредәге балалар татар телен өйрәнү, аны камилләштерү белән яналар. Ә Сезнең туган телгә мөнәсәбәтегез ничек?

-         Һәр кеше дә туган телен белергә тиеш. Туган телен белмәгән халыкның киләчәге юк.

-         Сәләт Сезне ни белән кызыксындырды?

-         Чакыру кабул иткәч үк ризалаштым. Балалар һәм яшьләр – бик мөһим аудитория. Аннан да бигрәк, Форум безнең өчен Татарстан белән якыннан танышу мөмкинлеге. Биләр җиренең тарихы да бик кызыклы, ул безнең халыкларда уртак тамырлар булдырган. Тарих буенча элек масштаблы күчеп йөрүләр булуы билгеле. Безнең ата-бабаларыбыз шул вакытта үз урыннарын Карбат бассейнында тапканнар.

-         Форум катнашучыларына теләкләрегез?

-         Корган планнарыгыз, теләк-хыялларыгызны чынга ашырырга көчегез җитүен телим! Форумнан мөмкин кадәр күбрәк хис-кичерешләр алыгыз, илһам туплагыз. Венгриягә кунакка килегез! Сезне әйбәт кунак итәргә сүз бирәм! Музыка сөючеләрне аерым чакырам: август аенда бездә зур музыка фестивале уза. Биредә танылган музыкантлар да көтелә.

-         Чакыруыгыз өчен рәхмәт!