IT, роботлар һәм дизайн: балаларга киләчәк һөнәрләре турында ничек сөйләргә кире кайтырга

IT, роботы и дизайн: как рассказать детям о профессиях будущего

Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә «Сәләт» форумының укучыларның яңа һөнәрләр, шул исәптән киләчәктә аеруча популяр булганнарны өйрәнүенә багышланган беренче сменасы уза.

Форумга төрле яшьтәге һәм белем дәрәҗәсендәгебалалар килә. Аларны ничек яңа темаларга кертеп җибәрергә? Ничек катлаулы әйберләр турында гади сүзләр белән сөйләргә? Бу һәм башка сорауларга форумның IT, робототехника һәм UI/UX дизайн юнәлешләре буенча белгечләре җавап бирде. Без Мәскәү Программистлар Мәктәбе укытучысы -Катерина Тарасова, «Сириус» үзәге укытучысы Даниль Батршин һәм математик конференцияләр җиңүчесе Даниил Столяренко белән сөйләштек.

Катерина Тарасова белән без дизайн һәм ITөлкәсенең бәйләнеш нокталары һәм «UI/UX» турында сөйләштек.

«UI/UX-дизайн - ул шактый яшь һөнәр. Аның мәгънәсе матур һәм уңайлы дизайн булдырудан гыйбарәт. 

UI (User Interface, кулланучылар интерфейсы) - бу сайтның яки ​​кушымтаның матурлыгы һәм эстетик кабул ителүе өчен җавап бирүче дизайнер һөнәренең бер өлеше. Мин хәтта балалардан да продуктның тышкы кыяфәте никадәр мөһим булуы турында сорадым, һәм барысы да аның әһәмиятен белдереп кулларын күтәрделәр. Бүгенге көндә күпчелек компанияләр сыйфатлы дизайн булдыру өчен бихисап акчалар түгәләр, чөнки бу аларның продукциясенең җәлеп ителүчәнлеген арттыра.

UX (User Experience, кулланучылар тәҗрибәсе) - бу куллану уңайлылыгы. Мәсәлән, сайт бик матур булып та, анда берни дә аңлашылмаска мөмкин. Дизайнер кулланучының кушымтаның теләсә кайсы ноктасыннан минималь сандагы адымнар белән генә икенчесенә килеп җитүен тәэмин итәргә тиеш. Әгәр дә, продукт сатып алырга уйлагач, миңа миллион җиргә күчәргә туры килсә, мин, мөгаен, аның көндәшенең сайтына керәчәкмен. Бу вак нәрсә кебек, ләкин дизайнда һәр адым мөһим», - дип сөйләде Катерина.

Воркшоп вакытында спикер балаларга дизайнның төп кагыйдәләре турында сөйләде. Аннан соңкатнашучылар алган белемнәрен гамәлдә кулланып карый алдылар. 

«Балалар бик сәләтле, кызыксынучан, ачык. Мин үзем укытучы һәм төрле балаларны күрәм, әмма «Сәләт»тә барлык балалар да искиткеч - мин шаккаттым. Дәрестән соң кайберәүләр хәтта кабат килделәр», - дип өстәде Катерина.

Дизайнны ничек гади итеп аңлатырга дигәч, ул белем бирү процессында визуаль чагыштыруларның мөһимлеге турында искәртте.

«Мин балаларга төрле визуаль образларны мисалга китерү бик мөһим дигән карашта, чөнки ул - истә калдыру өчен иң мөһим инструментларның берсе. Гадәттә, мин эшләү процессын тактада ясап күрсәтәм, ләкин монда катнашучыларга дизайнерларның күпчелеге куллана торган махсус кушымта - «Figma»да күрсәттем.

Шулай ук балалар белгән һәм аларның тормышында булган гади әйберләр белән охшашлык табарга мөмкин, мәсәлән, уеннар, сериаллар, мемнар. Бу кызыксынуны арттыра», - диде ул.

Даниль Батршин программалаштыру өлкәсен сайлау һәм IT өлкәсендә карьера башлау турында уку-укыту сессиясе үткәрде. 

Балаларга IT турында ничек сөйләргә дип сорагач, Даниль, гади мәсьәләләрдән башлап, катлаулыларына күчәргә һәм даими рәвештә IT темасына кызыксыну уятып торырга мөһим, дип җавап кайтарды. «Кечкенә балалар программалаштыру турында берни дә белмиләр диярлек һәм аларга катлаулы телләрне аңлату мәгънәсез. Мәктәп укучыларына нинди юлга басуһәм нәрсәдән башлау: нинди тел, курслар сайлау, ничек күп мәгълүмат арасында буталмау һ.б. буенча киңәш бирү - күпкә яхшырак. Дәресләрдә мин гадәттә баланы һөнәргә салмак кына кертүөчен, үземнең карашка, иң кулай юлны тәкъдим итәм», - дип сөйләде Даниль.

«Мин һәрвакыт «Scratch»тан башларга киңәш итәм - бу балалар өчен махсус язылган программалаштыру теле - анда мультиклар һәм уеннар ясарга мөмкин. Элементларны төзү буенча эш пазл рәвешендә башкарыла, бу ысул балалар өчен бик уңайлы. Тагын бер яхшы тел - App Inventor. Ул алдан әйткәненә охшаган, әмма мондасин андроид-җайланмалар өчен кушымталар ясыйсың»,- дип өстәде ул. 

Белгеч сүзләренчә, алга таба инде катлаулырак, әмма бала үзләштерә алырлык программалаштыру телләрен сайларга да була. «Миңа калса, алга табада барыбер җиңелрәк телләрне сайлау яхшырак, чөнки балалар буталырга мөмкин. Мәсәлән, минем энемә 11 яшь, без аның белән дә программалаштыру белән шөгыльләнәбез. Аның өчен иң мөһиме - кызык булсын. Әгәр дә бу кызыксынуны сакласак, без киләчәктә тагын да катлаулырак телләрне үзләштерербез, - дип уртаклашты программист.

Шулай ук ​​Даниль балаларның остаханәләрне бик җылы кабул итүләрен, кайберләренең хәтта ахырдан килеп, күп сораулар бирүләрен искәртеп үтте. «Төркемдәге һәр бала бик кызыксынып тыңлап утырды, ә укучыларның күбесе хәтта шулай ук ​​программист булырга теләүләрен белдерде», - дип өстәде ул. 

Балалар да фикерләре белән бүлештеләр.

«Остаханә миндә зур кызыксыну уяты, файдалы булды! Мин элек бераз программалаштыра идем, ләкин моны хәтта код дип атарга да кыен - Scratch та 4 уен ясадым», - дип сөйләде Илнур. 

«Остаханә бик текә булды - безгә төгәл план бирделәр: алга таба нәрсә өйрәнергә кирәк һәм нәрсә белән шөгыльләнергә мөмкин. Минеммоңарчы да программалаштыру теле белән эшләү тәҗрибәм бар иде, әмма дәрестән соң күп нәрсәләргә ачыклык керде. Моңа кадәр мин Python һәм Java программалаштыру телләрен өйрәндем.Киләчәктә программалаштыру өлкәсендә укырга һәм эшләргә ниятлим», - дип өстәде Делюс.

Даниил Столяренко балаларга хәзерге җәмгыяттә сәнәгый робот-манипуляторлар һәм квадрокоптерларның ничек кулланылуы, аларның төзелеше турында сөйләде, ә дәресахырында балалар хәтта алар белән идарә итеп карады.

«Робот-манипуляторлар темасы минем өчен бик мөһим, чөнки Россиядә аларны җитештермиләр. Мин манипуляторлар белән беренче курста ук шөгыльләнә башладым һәм ярты елдан соңүземнекен җыйдым. Иң кыены - ул эшләсен өчен программа язу иде», - дип бүлеште Даниил. 

Җайланманың катлаулылыгына һәм технологик өстенлеккә карамастан, балаларга остаханәнең икенче өлеше - квадрокоптерны өйрәнү ошады.

«Бәләкәй булсалар да, балалар гаять кызыксынучан һәм күп кенә, дроннар белән шөгылләнә башлаганда, мин хәтта уйланмаган да, акыллы сораулар бирәләр», - дип уртаклашты белгеч. 

Дроннар шактый куркыныч һәм алар белән идарә итү өчен күп шөгыльләнергә кирәк, шуңа күрә аның белән Даниил гына идарә итте. Аның каравы, балалар моны махсус симулятор ярдәмендә эшли алды. 

Алай да шул кадәр яшь вакыттан балаларга робототехниканы ничек өйрәтергә дигән сорауга белгеч: «Робототехника темасы катлаулы, әмма мин, балалар барысын да яхшы үзләштерделәр, дип уйлым. Мин аларга ачык мисаллар белән моның ничек эшләвен һәм ни өчен кирәклеген аңлаттым», - дип җавап бирде.

Даниил сүзләренчә, робототехника белән шөгыльләнүне махсус түгәрәкләрдә башласаң яхшырак. Ләкин әгәр сезнең шәһәрдә алар булмаса, бу теманы мөстәкыйль рәвештә дә өйрәнергә мөмкин. Мәсәлән, интернеттагы әсбаплар яки ютубтагы профильле каналлар ярдәмендә. 

Алда «Сәләт» форумында катнашучыларны төрле юнәлешләр буенча тагын биш смена көтә. Аларда яшьләр иҗатка чума, яңа эко-трендлар белән таныша, мөһим социаль күнекмәләрен арттыра алачак.