«Tatsoft» – русча-татарча яңа тәрҗемәче ← кире кайтырга

Нейрочелтәрләр алымы нигезендә эшли торган «Tatsoft» тәрҗемәчесендә бүген 1 миллион пар русча-татарча җөмлә бар. Тәрҗемә ителгән җөмләне тыңлап та була. Татарстан Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Хөсәенов әйтүенчә, киләчәктә тәрҗемәче сөйләмне язма текстка әйләндерә һәм тәрҗемә итә алачак.
Әлеге тәрҗемәче аерым сүзләрне түгел, җөмләләрне тәрҗемә итә. Дөрес, машина тәрҗемә иткәндә хаталар да булырга мөмкин. Хатаны һәр кулланучы төзәтә ала. Моның өчен «дизлайк»ка басарга һәм, хатаны күрсәтеп, хат язып җибәрергә кирәк. Лингвистлар моны тикшерәчәк һәм чыннан да хаталы икәне ачыкланса, программага дөрес тәрҗемәне «өйрәтәчәкләр». Программа үзенә керткән барлык җөмләләрне дә «хәтере»ндә саклап калдыра.
– Безнең максат – программада 10 миллион пар җөмлә җыю. Шуңа күрә һәр кулланучы бер җөмлә генә булса да кертсен иде. Бүгенгә безнең 300гә якын уникаль кулланучыбыз бар, – дип сөйләде Айдар Хөсәенов.