Робот һәм кеше арасында эшчәнлек. Тарих һәм перспективалар кире кайтырга

Взаимодействие между роботом и человеком. История и перспективы

VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы 1-нче сменасының төп темасы – «4-нче сәнәгать революциясе контекстында белем алу». Көн саен әлеге тема 30-дан артык уку-укыту мәйданчыгында үз чагылышын таба. Мәйданчыклар Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә, палаткалы шәһәрчек территориясендә урнашкан.

Иннополис Университетының инженер-тикшерүчесе Вадим Реуцкий Форум катнашучылары өчен «Робот һәм кеше арасында эшчәнлек. Тарих һәм перспективалар» темасына лекция уздырды. Кунагыбыз үзенең фәнни эзләнүләре хакында сөйләде, яңа «Гагарин» проекты белән таныштырды. «Гагарин» – робот, ул кешенең нинди хис-кичерешләр кичергәнен билгели белә. Әлеге проектның максаты – киләчәктә кешеләрне алмаштыра алучы роботлар булдыру.

Спикер «робот» термины Карел Чапек пьесасында ук искә алынганын искәртте. Егет-кызлар әлеге сүзгә үз аңлатмаларын тәкъдим иттеләр, викторина сорауларына җавап биреп призлар оттылар.

Инженер роботларга характеристика да бирде: аларга автоматлаштыру (ясалма интеллект) һәм реаль «тән» булу (машинаны өйрәтү) хас.

Вадим Андрей улы робот һәм кеше эшчәнлегенең бердәмлеге (Human Robot Interaction) хакында да бәян итте.

Белгеч роботларны берничә төргә бүлеп өйрәнә икән: күңел ачу, медицина, транпорт, хәрби, индустриаль, өй һәм сервис өчен.

Әлеге теманы Иннополис Университетының фәнни хезмәткәре Станислав Протасов дәвам итте. Ул «ясалма интеллект» терминына аңлатма бирде, проприцепциянең (пространствода кайда булуыңны билгеләргә ярдәм итү) әһәмиятлелеген аңлатты. Бу үзенчәлек – ясалма интеллектның төп билгесе. Мондый робот ишетә, укый, сөйли белә. Күп кенә роботлаштырылган машиналар тавышлы хатлар (Sin, Alexa/Home, Echo/Alexa) җибәрергә, колл-үзәкләрдә кешеләрне танырга сәләтле.  

Оратор аерым фактор буларак машиналарның кешеләрдән әйбәтрәк уйларга өйрәнүен искәртеп үтте. Алар кешенең билгеле бер бурычларын үти, аны интеллектуаль уеннарда алмаштыра ала, оператив рәвештә теге яки бу мәсьәләне хәл итә. Ясалма интеллектта иң кирәкле һәм кыйммәтле әйбер – контекстны аңлау.

Ахырда спикер бүгенге көндәге ясалма интеллектның тоткан ролен аңлатты: ул акцияләр һәм валюталар курсын билгели, биржада сәүдә итә, текстларны тәрҗемә итә, шигырьләр яза, танылган авторлар стилендә картиналар ясый, фильмнар һәм курслар киңәш итә, шәхси ассистент, сакчы, пилот хезмәтен башкара.

Чыннан да, ясалма интеллект инде күптәннән безгә гадәти тормышта ярдәм итеп килә. Ул тагын 10 елдан ниләр эшли белер дигән сорауга, 3 юнәлеш аерып күрсәтелде: пессимист (ясалма интеллектның кеше акыллыннан өстенлек итә башлавы), оптимист (кеше акылының һәрдаим ясалма интеллект белән идарә итүе), футурист (баш мие һәм компьютер интеграциясе; кеше һәм машина симбиозы).

Лекцияләр барышында балалар үзләре өчен роботлар дөньясын ача алдылар. Мәгълүмати технологияләр эпохасында замана белән бергә атларга, яңа инновацияләр һәм техника хакындагы барлык яңалыклардан хәбәрдар булу кирәк.