Сәләт ветераны Нурбәк Батулла татар алфавиты тарихын биюдә чагылдыра кире кайтырга

Ветеран Сәләт Нурбек Батулла в танце воссоздаст историю татарского алфавита

1927-нче елда татар халкының мәдәнияте өлкәсендә кискен борылыш була. Мең елдан артык гарәп әлифбасын кулланган татарлар кинәт кенә үзләре теләмәгән латыйнга күчә, күп тә узмый, 1939-нчы елда татарларны кириллицада язарга мәҗбүр итәләр. Шулай итеп, татарлар Ана телебезнең язмасы һәм сөйләме өчен бик мөһим булган җиде хәрефтән мәхрүм кала. Ана телебез үзенең сыгылмалылыгын, матур аһәңен, тирәнлеген, рифмасын, ритмын югалта. Борынгы шагыйрьләр иҗат иткән әсәрләренең мәгънәсе кими. Халыкның X-нчы гасырдан алып камилләшкән үзенчәлекле теле шактый күп югалтуларга дучар була. 

Шушы тарихи вакыйганы 22, 25 һәм 29-нчы октябрь көнне Казан шәһәрендә (Профсоюзная ур.,19)  Сәләт ветераны Нурбәк Батулла тарафыннан «Әлиф» спектаклендә күрә алачаксыз.

Сәләт ветераны Нурбәк Батулла:

«Сәләт белән якынрак мин 1999-нчы елда «Сәләт-Раушан» сменасында таныштым. «Ефәк канат» проекты нәтиҗәсендә исә Болгариядә булып кайттым. «Бикафест» фестивалендә Йолдыз Миңнуллина белән берлектә үземне алып баручы ролендә дә сынап караганым булды. Әлбәттә, Сәләт мохите минем талантымны ачып җибәрергә зур этәргеч булды. Иң истә калган сменам ул 2003-нче елда «Сәләт-Биләр» фестивале. Сәләт активистларына теләгем шул: кыю булыгыз, бернәрсәдән дә курыкмагыз. Шулай гына сез уңышка ирешә алачаксыз».

Спектакль хакында кыскача:

Тамаша өч өлештән тора

Беренче өлештә бию хәрәкәтләре ярдәмендә татар-гарәп имласының хәрефләре языла һәм гәүдәләнә. Хәрефләрнең атамалары яңгырый.

Икенче өлештә өч җырчы кыз Габдулла Тукайның «Туган тел» ен көйгә салалар. Беренче кыз онытылган татар-гарәп хәрефләрен әйтеп бара, икенчесе шигырь сүзләрен яңгырата, өченчесе исә тулы бер юлны ишеттерә.

Өченче өлеш алда яңгыраган сүзләрне берләштерә һәм шигырь тулысы белән өч тавышка җырлана. Биюче исә шагыйрьнең үзен җанландыра һәм татар халкының мең еллар дәвамында булган мәдәни дәвернең язмышын гәүдәләндерә.

Спектакльга билетларны сез түбәндәге сылтама аша узып сатып ала аласыз.