Су, сити-фермерлык һәм башка яңалыклар: Сәләт форумындагы эко-трендлар турында кире кайтырга

Вода, сити-фермерство и другие новинки: об эко-трендах на форуме Сэлэт

Ел саен уздырыла торган «Сәләт» форумыныңберенче сменасы быел мәктәп укучыларының яңаактуаль һөнәрләр өйрәнүенә багышланган. 

Без белгечләр белән киләчәк һөнәрләре һәмкатлаулы мәсьәләләрне гади тел белән аңлатутурында сөйләшкән идек инде. Бу юлы әңгәмәберничә ел дәвамында форумның тугры юлдашыбулган тема - экология хакында булачак. «Сәләт»елдан-ел әйләнә-тирә юньне саклауга үз өлешенкертә. Лагерь территориясендә чүп-чарны аерымҗыю пунктлары оештырылган һәм даими рәвештәэкология темасына лекцияләр, уеннар уздырылучытөрле белем бирү мәйданчыклары эшли.

Быел форум территориясендәге бакчаның үсешен, катнашучылар табигый ландшафтның төрлеэлементларын тоя ала торган яңа зона барлыккакилүен, шулай ук монда балаларга эко-тирәлекнеңөр-яңа трендлары турында сөйләүче яңа спикерларкилүен билгеләп үтәргә мөмкин. Алар арасында: Мәскәү Политехник университетының Мәгарифтехнологияләре үзәге башлыгы урынбасары Ольга Заборская, «ЭкоЛогично Казань» җәмгыятеактивисты Фәридә Газимова һәм Диана Газимова - форумда эко-юнәлеш җитәкчесе.

Ольга Заборская өй һәм сити-фермерлыкшартларында үсентеләр белән эшләү буенчаостаханә үткәрде, шулай ук балаларга заманчаагробиотехнологияләр турында сөйләде. 

«Агробиотехнологияләр - шактый әһәмиятле һәмяңа тема. Бигрәк тә импортны алмаштырумәсьәләсендә. Илебезнең күпчелек өлеше поляр түгәрәкнең артына туры килә, бездә уртача киңлекзоналары һәм көньякта уңдырышлы җирләр бар. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне поляр түгәрәкартына китерү шактый кыйммәт һәм озак, шулай укәйләнә-тирә юньгә дә зур зыян сала. Әйтик, без Әстерханда уңышны җыеп алдык. Безгә аныэшкәртергә һәм икенче урынга илтергә кирәк, ә бупластика, химикатлар һәм газлар», - дип сөйләдеЗаборская.

Ольга сүзләренчә, азык-төлек продуктлары һәмаларны кулланучылар арасында логистик каршылыкларны бетерүгә аеруча игътибар бирергәкирәк.

«Биологик объектларны кулланучыга никадәр якынрак үстерсәк, шулкадәр яхшырак. Өстәвенә, билгеле бер төбәкләрдә генә булган үсемлекләр һәмхайваннар күп. Бу географик аерманы юкка чыгару өчен күбрәк ысуллар уйлап таба алсак, без бөтенпроцесс белән идарә итә алачакбыз», - дип өстәдеул.

Балаларга агробиотехнологияләрнең эшләү нигезләрен ничек гади итеп аңлатырга дигәнсорауга Ольга төгәл мисаллар китерүнеңмөһимлеге турында искәртте. «Без катнашучылар белән бераз тарихка чумдык һәм кешеләрнеңберничә мең ел элек нәрсә белән шөгыльләнгәнеһәм, алар урынында булсак, безнең нәрсәэшләгәнлегебез, нәрсәгә беренче чиратта игътибаритәргә кирәклеге, кайдан ризык табарга һәммондый шартларда, цивилизациядән башка, бер ай булса да, ничек яшәргә кирәклеге турында фикер алыштык», - дип сөйләде Заборская.

Балалар остаханәдә Мәскәү Политехник университеты хезмәткәрләре үзләре белән бергәалып килгән микроүсемлек орлыкларын татып карый алдылар. «Асылда бу орлыкларны хәзер үккулланырга мөмкин, ләкин аларны бераз үсә төшкәч, берничә көннән ашарга киңәш ителә. Ләкин балаларга болай да ошады - бик тәмледиделәр. Бу безнең остаханәләрдә еш була торган хәл. Мәсәлән, химик анализ буенча дәресләр үткәргәндә, балалар төрле җиләк-җимешләрне ашап карарга тели», - дип сөйләде укытучы.

Төшке аштан соң, катнашучылар сити-фермерлыкның төп низамәтләрен өйрәнделәр һәмхәтта мөстәкыйль рәвештә яруслы ферма җыяргатырышып карадылар.

«Без чәчү эшләрен, барлык стандарт процедураларны кечкенә территориядә дә башкараалабыз, ләкин, яруслы ферма ясасак, шул уктерриториядән күбрәк уңыш ала алачакбыз. Шундый ук миниатюр модельне без балалар беләнстаканда ясап карадык», - дип сөйләде Ольга.

Белгеч билгеләп үткәнчә, остаханәләр уңышлыузды һәм нәтиҗәдә күп кенә балаларда әлеге темага карата кызыксыну уянды. «Башта укучылар кул эшләнмәләрен ошатты, аннары гомумән тема беләнкызыксына башладылар. Кайберәүләр хәтта икенчекөнне минем яныма килеп, орлыкларының үсәбашлавы белән мактандылар».

Суның әһәмияте, экологик экономияләү һәм«экологик эз» нәрсә икәне турында укучылар«ЭкоЛогично Казань» җәмгыяте активисты Фәридә Газимовның интеллектуаль уеннарындабелә алдылар.

Белгеч ни өчен нәкъ менә экология темасынсайлавы турында сөйләде. «Яңалыкларда һаваның, суның, туфракның пычрануы турында мәгълүматешрак очрый башлады. Бу күп кешене борчый һәмаларда үзенә, әйләнә-тирәсенә ярдәм итү теләгетудыра. Әмма мәгълүмат ташкынында экоюлнынәрсәдән башларга һәм экогадәтләрне үзтормышыңа ничек кертергә кирәк икәнлеген һәрвакытта да төгәл аңлау мөмкин түгел. Форумдакатнашучыларга бу һәм башка сорауларга җавапбирергә ярдәм иттем», - дип билгеләп үтте Фәридә.

Дәрес нәтиҗәләре буенча балалар күп кенә яңабелемнәр тупладылар һәм канәгать калдылар. «Элек мин табигатькә үз гамәлләребез беләнникадәр зур зыян китергәнебезне белми идем, хәзербеләм! Әйләнә-тирә юньне саклауга үз өлешемнекертергә тырышырмын», - дип уртаклашты Әмир. 

Форум территориясендә инде дүртенче ел бакчаэшли. Ул даими үзгәреп тора: зурая, төрле локацияләргә күчә, ә быел аңа күпьеллык үсемлекләр үстерү мөмкинлеге өстәлгән. 

Бакча территориясендәге яңалыклар хакында без Диана Газимова белән сөйләштек.

«Бу бакча - җәмәгать зонасы, анда балалар өй шартларында һәм бакчада үсә торган үсемлеләрнетәрбияләү буенча тәҗрибә ала алалар. Балаларкыска гына смена аралыгында орлыкларыныңничек үсүен һәм җимеш бирүен күзәтә ала», - дипсөйләде Диана. 

«Без киләсе елда да бу традицияне дәвам итәргәтелибез. Ул зур булмаган бакчага әйләнсен өчен, буҗирлекнең масштабларын арттырырга ниятлибез,. Анда кечкенә агачлар, куаклар һ.б. үстерергәпланлаштырабыз», - дип өстәде ул.

Алда «Сәләт» форумында катнашучыларны төрлеюнәлешләр буенча тагын биш смена көтә. Алардаяшьләр иҗатка чума, яңа эко-трендлар беләнтаныша, мөһим социаль күнекмәләрен арттыраалачак.