Сәләт Корпоратив Университетының күчмә интенсивы тәмам! кире кайтырга

Завершился выезд-интенсив Корпоративного Университета Сәләт

50 катнашучы, 2 тренер, 7 сессия. 19-21 мартта Сәләт Корпоратив Университетының күчмә интенсивы узды. 

Сәләт һәм база хезмәткәрләре, активистлар һәм җитәкчеләр белән ял көннәрендә без тренерлар ярдәмендә үз-үзең, бер-берең һәм, гомумән, команда белән бергә нәтиҗәле эшләү юлларын эзләдек. 

Сәләт командасы шәхси үсеш һәм креативлык буенча тренер Анна Фельдман һәм  формаль булмаган белем бирү буенча тренер Екатерина Гурьева җитәкчелегендә эш алып барды. Уен аша күмәк эшнең сыйфатын яхшырту һәм тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешү өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин икәнлеген карадык: 

«Уен - ул тормыш. Үз-үзеңне яхшырак аңлау, тагын да тирәнрәк тою өчен ярдәм итә торган чара. Һәрдаим күзәтергә! Үзең, партнер, процесс һәм әйләнә-тирә мохит белән элемтәдә булу мөһим. Легодагы шикелле командадагы эш вак кисәкләрдән тора. Аны төзүче һәрбер кешенең роле мөһим икәнлеген күрсәтергә тырыштык», - ди тренерлар. 

Программа буенча 1 нче көн эшкә керешү алдыннан бер-беребез белән дә, нетворкинг программа белән дә якынрак танышуга юнәлтелде. Алга таба, шәхеснең үз-үзен танып белүе буенча эш алып бардык, чөнки үзгәрешләр һәрвакыт аерым бер кешедән башлана. Һәм, ниһаять, командада эшләү серләре, стратегияләренә бәйле сессияләр узды. 

Коропоратив Университет проекты җитәкчесе Айгөл Вәлиуллинаның сүзләренчә, команда зур нәтиҗәләргә ирешсен өчен берничә шарт булу кирәк: «Бу берничә көн бик нәтиҗәле булды. Без башта үзебезне борчыган ниндидер сорауларга җавап бирә алдык. Төрле очракларда игътибарны нәрсәгә юнәлтәбез икәнен аңладык: эш барышынамы (процесс), башка кеше, ягъни партнергамы яисә үзебезгәме. Ә бәлки тирә-юньдәге вакыйгалар күбрәк йогынты ясыйдыр. Үзгәрешләрне күзәтү бик кызык, минемчә. Командага күчмә интенсивлар ярдәм итә ала дип уйлыйм. Ләкин барыбыз да катнашкан очракта. Әгәр һәрбер кешенең теләге булса, бирелеп эшләсә, җаваплылык сизсә. Күчмә мәктәпнең бер сессиясе генә үзгәрешләргә китермәскә дә мөмкин. Мондый чараларны даими үткәреп торырга, тренингларда катнашырга кирәк дип уйлыйм».

Вакытны файдалы һәм продуктив үткәрергә, узган елда башлаган зур эшебезне дәвам итәргә менә дигән мөмкинлек булды.  

Проект яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә.