Төп юнәлеш:
юмор һәм актерлык осталыгы
Үткәрелү вакыты:
28 май – 3 июнь
Үткәрелү урыны:
«Йолдызлы» БСА (Лаеш районы, Троицкий бистәсе)
Катнашучылар:
6-11 сыйныф укучылары

«Сәләт-Дәрт» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

«Сәләт Дәрт» аланыны балаларда юмор, импровизация, режиссура сәләтен ачу һәм үстерүне максат итеп куя.
Шуңа күрә уку-укыту программасына аеруча басым ясала. Биредә үз һөнәрендә профессионал булган спикерлар һәм укытучылар көн дәверендә балалар белән элемтәдә булып ныклы белем бирәчәкләр.

Алан юнәлеше кысаларында түбәндәге дәресләр каралган:
- импровизация сәнгате;
- Stand-up и ШТК нигезләре;
- ораторлык осталыгы;
- продюсерлык;
- сәхнә режиссурасы;
- видеопродакшн.

Кызыклы уку-укыту программасыннан тыш балалар өчен шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән иҗади, спорт, фәнни-интеллектуаль чаралар да тормышка ашырылачак.

Юллама бәясе: 10 700 сум.

Без социаль челтәрләрдә:
https://vk.com/club202655152
https://www.instagram.com/selet.dert/


гариза җибәрергә

Җитәкчелек