Төп юнәлеш:
лидерлык потенциалын үстерү
Үткәрелү вакыты:
6 - 23 август
Үткәрелү урыны:
«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге, Алексеевск районы
Катнашучылар:
16 - 18 яшь



«Сәләт — Акбүре» - лидерлык потенциалын үстерүгә юнәлтелгән җәйге профильле Сәләт аланы.

Аланның төп максаты - катнашучыларның  иҗади потенциалын ачу һәм лидерлык сәләтләрен үстерү. Смена дәвамында сәлкешләрнең лидерлык сыйфатларын үстерүгә һәм командада проектлар өстендә эшләүгә аерым игътибар бирелә.

«Сәләт — Акбүре» аланының уку-укыту программасы катнашучыларның төрле өлкәләрдә белемнәрен, аралашу күнекмәләрен, лидерлык сыйфатларын үстерүгә, шулай ук иҗади һәм стратегик фикерләү сәләтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Ул түбәндәге өлешләргә бүленә: 

- проект менеджментын үзләштерү; 

- SMM (социаль медиа )өлкәсенә чуму;

- профессиональ һәм башлангыч дәрәҗәләрдә инглиз теле дәресләре;

- шәхси брендны формалаштыру һәм таныту; 

- шәхси үсеш буенча тренинглар.

Уку-укыту программасы белән беррәттән, сменада мәдәни программа һәм спорт чаралары да оештырыла. 

«Сәләт — Акбүре» аланы Алексеевск районындагы «Фәнсар» базасында уза. «Фәнсар» базасы үз эченә аерым урнашкан уңайлы йортларны, спорт мәйданчыкл

арын, белем бирү классларын, актлар залын, бассейнны һәм мунчаны ала.

Юллама бәясе: 36 360 сум

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.akbure

https://t.me/Seletakbure


гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Камилә Халимова
    Камилә Халимова

    Директор



    89397424192
  • Әлфир Зиннатуллин
    Әлфир Зиннатуллин

    Өлкән әйдаман



    89196348522