Төп юнәлеш:
медиа һәм журналистика
Үткәрелү вакыты:
4 - 21 август
Үткәрелү урыны:
«Йолдызлы» СБһЯЯиһУҮ, (Лаеш районы, Троицкий бистәсе)
Катнашучылар:
12 - 18 яшь


«Галәм» җәйге профильле Сәләт аланы Башкортстан республикасы, Туймазы районы, Төмәнәк авылы, «Бабай Утары» этнографик комплексында 2021 елда иң беренче сәлкешләрен кабул итте.

Шул көннәрдән башлап, смена ел саен Биләр форум сменаларында, төрле чараларда, (шахмат турниры, футбол, волейбол, «ГАЛӘМфест» һ.б.ш.) ярышларда катнашып, һәрдаим призлы урыннар яулый.

Безнең балалар арасында төрле фәннәрдән республика һәм Бөтенроссия олимпиадалар җиңүчеләре, призерлары, иҗади конкурслар дипломантлары, «Сәләт» Клубы катнашучылары һәм активистлары күп. Шуңа да карамастан, «Галәм» ишекләре һәр балага ачык.

Аланның максаты: Татарстан Республикасы һәм башка төбәкләрдән килгән, журналистика һәм медиа юнәлешләре белән кызыксынган балалар һәм яшүсмерләргә ярдәм күрсәтү, аларны һөнәри һәм рухи яктан үстерү.

Сменаның уку-укыту программасы 4 юнәлештә алып барыла:

- «Галәм эчеңдә» – бу юнәлеш махсус реквизит куллануны таләп итми торган иҗат төрләре (вокал, сценарий язу, шигърият, ораторлык осталыгы) белән бәйле;

- «Галәм янәшәңдә» – бу юнәлеш махсус реквизит һәм визуализация элементлары (фото сәнгате, кастом, фотозона ясау, кул эшләнмәләре) ярдәмендә оештырыла;

- «Галәм хәрәкәттә» юнәлеше баланың потенциалын, эш, яисә хәрәкәт (бию, журналистика, спорт) күнекмәләрен ачыклауга корылган;

- «Галәм челтәрдә» – әлеге юнәлеш медиа һәм IT-продуктлар ясау (график дизайн, социаль челтәрләр алып бару, электрон музыка язу, 3Д-модельләштерү) белән бәйле. 

Уку-укыту программасыннан тыш, смена дәвамында сәлкешләр өчен танылган шәхесләр белән очрашулар, мәдәни программа һәм спорт чаралары оештырыла, саф һавада спорт уеннары үткәрелә.

База турында мәгълүмат.

Юллама бәясе: 40790 сум.

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.galyam

https://t.me/Selet_Galyam

гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Ислам Миргаязов
    Ислам Миргаязов

    Директор



    89179391237
  • Айзат Хидиятуллин
    Айзат Хидиятуллин

    Өлкән әйдаман



    89083477158