Санак ← кире кайтырга

«Сәләт-Санак» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Аланның максаты - балаларның һәм яшүсмерләрнең интеллектуаль һәм иҗади потенциалын мәгълүмати технологияләр ярдәмендә гамәлгә ашыру.
Алан юнәлеше кысаларында түбәндәге дәресләр һәм мастер класслар уздырыла:
- системалы идарә итү,
- олимпиада программалаштыруы;
- LEGO робототехникасы;
- Python телендә программалаштыру нигезләре;
- график дизайн;
- 3D-модельләштерү;
- SMM;
- видеомонтаж һәм фото.
Уку-укыту программасын квалификацияле студентлар, аспирантлар һәм IT-белгечләр алып бара.
Кызыклы уку-укыту программасыннан тыш балалар өчен шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән иҗади, спорт, фәнни-интеллектуаль чаралар да тормышка ашырылачак.
Без социаль челтәрләрдә:
https://vk.com/selet.sanak
https://www.instagram.com/selet.sanak/