Осталар бистәсе кире кайтырга

Төп юнәлеш:
инженерлык осталыгы
Үткәрелү вакыты:
5 - 22 июнь
Үткәрелү урыны:
Чувашия республикасы, Батыр районы, Кызыл-Чишмә авылы (Казаннан 2,5 сәгатьлек юл)
Катнашучылар:
8 - 16 яшь

«Сәләт — Осталар бистәсе» — инженерлык осталыгы юнәлешендәге җәйге профильле Сәләт аланы. Смена - техника, фән һәм инновация дөньясы белән танышу өчен уникаль мөмкинлек.

Смена дәвамында сәлкешләр дәресләрдә алган теоретик белемнәре нигезендә роботлар, төрле җайланмалар, механизмнар төзиләр, инженерлык һәм иҗади осталыкны берләштерүче уникаль проектлар булдырып, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнәләр.

Смена юнәлеше кысаларында түбәндәге дәресләр һәм остаханәләр уздырыла:

- робототехника;

- 3D-модельләштерү;

- сәнәгать дизайны;

- робототехника;

- шәһәр төзелеше;

- программалаштыру;

- скульптура.

Уку-укыту программасыннан тыш, сәлкешләрне ял итү һәм сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән мавыктыргыч мәдәни-спорт программасы көтә! Холли фестивале, бию баттлы, «Әскәрия» кинофестивале һәм тематик квестлар – болар шәхси үсеш, командада эшләү, җәйге ялны күңелле һәм файдалы уздыруга юнәлдерелгән барлык чараларның бик аз өлеше генә.

Юллама бәясе: 36 864 сум


Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.ostalarbistese 

https://t.me/ostalarbistese 

гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Камилә Җиһаншина
    Камилә Җиһаншина

    Директор



    89376163718
  • Таңсылу Гыйлаҗова
    Таңсылу Гыйлаҗова

    Өлкән әйдаман



    89393601067