Төп юнәлеш:
туризм, интелектуаль, спорт
Үткәрелү вакыты:
6-нчы-24-нче август
Үткәрелү урыны:
ДОЛ «Солнышко», Азнакай
Катнашучылар:
7-11 сыйныф укучылары

«Сәләт-Азнакай» уку-укыту, спорт һәм туризм аланы Азнакай районы сәләтле балаларына күпкырлы «Сәләт» дөньясын гизү мөмкинлеге бирде. Алан программасының нигезен «Чит телләр»,  «Сөенарий язу осталыгы»,  «Ораторлык осталыгы»,  «Идеяләр дөньясы», «Шаяннар һәм тапкырлар клубы»,  «Математика»,  «Туризм» кебек остаханәләр эше тәшкил итә. «Сәләт-Азнакай» әйдаманнар командасы сәләтле балалар белән эш үзенчәлекләрен өйрәнгән тәҗрибәле әйдаманнардан тора.

Аланның төп максаты – сәләтле балаларга һәм үсмерләргә ярдәм күрсәтү. Шул максаттан  «Сәләт-Азнакай» аланы түбәндәге бурычларны үти:

– сәләтле балаларны һәм үсмерләрне эзли, сайлап ала һәм  ТРның фәнни-тикшеренү үзәкләре өчен интеллектуалҗ-рухи элита булдыруда катнаша;

– сәләтле балаларны иҗади, интеллектуаль һәм физик яктан үстерә.

 «Сәләт-Азнакай» аланы академик Индус Ризак улы Таһиров һәм безнең арадан бакый дөньяга күчкән Илдар Зариф улы Хәйбуллов тырышлыгы белән ачылды. 

Программа


гариза җибәрергә

Җитәкчелек