Тел ← кире кайтырга
Дөньяның иң популяр телләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен Сәләтнең махсус аланы бар - «Тел». Бер урынга барып, төрле илләрдә булып кайту мөмкинлеген кулдан ычкындырырга ярамый.
«Тел» аланының төп максаты – балаларда телләр өйрәнүгә кызыксыну уяту. Әлеге җәйге профильле Сәләт аланы менә инде дистә елдан артык шушы юнәлештә уңышлы эшләп килә.
Смена дәвамында уку-укыту программасына аеруча зур игътибар бирелә. Укыту программасы ике юнәлешкә бүленгән. Дәресләрне тәҗрибәле укытучылар һәм спикерлар алып бара. Дәрес вакытында укучылар тел өйрәнеп кенә калмыйча, илләр белән танышып, аларның мәдәни үзенчәлекләре турында да мәгълүмат ала.
Һәр бала ике чит тел өйрәнә ала. Һәркемгә татар теле дәресләренә йөрү мөмкинлеге бирелә. Уку-укыту процессыннан тыш, биредә спорт ярышлары һәм иҗади чаралар да уздырыла.
Юллама бәясе: 40790 сум.
Без социаль челтәрләрдә: