Төп юнәлеш:
спорт һәм туризм
Үткәрелү вакыты:
27 июнь - 14 июль
Үткәрелү урыны:
ЯИҮ «Сәләт-Батыр» (Чувашия Республикасы, Батыр районы, Кзыл-Чишмә авылы)
Катнашучылар:
12 - 18 яшь


Һичшиксез, спорт тормышыбызның иң мөһим аспектларыннан берсе булып тора. Иртәнге зарядка, көндезге чабуга һәм кичке күнегүләргә аз гына булса да вакыт бирү мөһим. Моңа «Сәләт — Батыр» җәйге спорт сменасында өйрәтәләр.

Сменага чын спортчылар җыела! Төрле спорт төрләре белән шөгыльләнә башлаучылар һәм спортны балачактан ук үз сәләте дип санаучылар. Шулай ук сәламәт яшәү рәвешен көндәлеккә кертергә теләүчеләр. Моннан тыш, сменада балалар тормышта кирәк булачак туризм нигезләрен белә алачак.

Сменаның остазлары - Татарстан Республикасының көчле спортчылары, тренерлары, танылган җәмәгать эшлеклеләре.

«Сәләт — Батыр» базасы баскетбол, футбол, волейбол кырлары, тренажерлар территориясе, теннис өстәлләре һәм башка спорт мәйданчыклары белән җиһазландырылган.

«Сәләт — Батыр» спорт һәм туризм энергия чыганагы, көч һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләүчеләрен үстерә.

Юллама бәясе: 36 864 сум

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.batyr

https://t.me/Seletbatyr


гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Рената Шәрипова
    Рената Шәрипова

    Директор



    89997594428
  • Ландыш Габдеева
    Ландыш Габдеева

    Өлкән әйдаман



    89270494689