Төп юнәлеш:
спорт һәм лидерлык
Үткәрелү вакыты:
юл белән 31 июль - 19 август (базада 2-16 август)
Үткәрелү урыны:
Кырым Республикасы, Ялта шәһәр округы, Форос штп., «Сәләт - Ак Барс» яшьләр үзәге
Катнашучылар:
12 - 18 яшь

«Сәләт — Аршан» - спорт һәм лидерлык потенциалын үстерү юнәлешендәге җәйге профильле Сәләт аланы. Ел саен аланда Кырым һәм Татарстан Республикаларыннан спорт белән шөгыльләнүче, шәһәр, республика һәм бөтенроссия күләмендә уздырылучы ярышларда җиңү һәм призлы урыннар яулаган, спорт өлкәсендә сәләтле һәм амбициоз балалар ял итә. 

Аланның юнәлеше кысаларында сәлкешләр өчен түбәндәге дәресләр һәм остаханәләр уздырыла: 

- футбол;

- баскетбол; 

- волейбол; 

- өстәл теннисы; 

- кыяга менү;

- стретчинг;

- хореография; 

- софт скилз;

- лидерлык.

Дәресләрдән тыш, балалар өчен кызыклы программа каралган: көн дәвамында саф һавада спорт уеннары, күңелле кичке чаралар, кызыклы очрашулар, Кара диңгез яр буенда һәм Форос паркы территориясендә ял.

Без социаль челтәрләрдә:

https://t.me/slt_arshan

https://vk.com/selet.akbars.foros

гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Ләйсән Низамова
    Ләйсән Низамова

    Директор



    89782497617