Раушан ← кире кайтырга
![](/upload/resize_cache/iblock/466/440_225_275511db9cefbc414a902a46f1b8fae16/Раушан%20(1).png)
«Сәләт — Раушан» – фәнни-интеллектуаль юнәлештәге җәйге профильле Сәләт аланы.
Смена дәвамында сәлкешләрне кызыклы остаханәләр һәм төрле өлкәләрдәге белгечләр белән очрашулар көтә. Аланның юнәлеше кысаларында катнашучылар өчен түбәндәге дәресләр һәм остаханәләр уздырыла:
- математика;
- химия;
- физика;
- биология;
- инглиз теле;
- тарих;
- җәмгыять белеме.
Уку-укыту программасы белән беррәттән, сменада мәдәни программа һәм спорт чаралары да оештырыла.
10 - 14 июль көннәрендә сәлкешләр Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумына (Алексеевск районы, Биләр авылы) барып, аның уку-укыту, мәдәни-иҗади һәм спорт программаларында катнашалар.
Юллама бәясе: 36 720 сум
Без социаль челтәрләрдә: