Төп юнәлеш:
иҗади-интеллектуаль.
Үткәрелү вакыты:
юл белән 8 - 27 июнь (базада 10 – 24 июнь)
Үткәрелү урыны:
Кырым Республикасы, Ялта шәһәр округы, Форос штп., «Сәләт - Ак Барс» яшьләр үзәге
Катнашучылар:
12 - 18 яшь

«Сәләт – Дәрт» профильле аланы 220 катнашучыны: Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән килгән ватандашларны берләштерәчәк.

Аланга кунакка танылган фән, мәдәният, сәнгать, җәмәгать эшлеклеләре һәм спортсменнар килүе көтелә.

Смена кысаларындагы уку-укыту программасы 5 өлештән торачак:

- вокал;

- бию;

- актерлык осталыгы;

- режиссура;

- SMM;

- «Нәрсә? Кайда? Кайчан?».

Уку-укыту процессыннан тыш, аланның көндәлек программасында балаларны сәламәтләндерү, аерым алганда - диңгездә коену, зур роль уйный. Катнашучылар өчен барлык кирәкле рөхсәтләре булган һәм таләпләре үтәлгән махсус пляж оештырылган.

Шулай ук, алан программасы үз эченә күпсанлы мәдәни һәм спорт чараларыннан тора. Шуңа күрә смена дәвамында балалар шәхси потенциалларын үстерү мөмкинлеге ала.

ПРОГРАММА

Юллама бәясе: 13 000 сум

Трансфер бәясе: 16 000 сум

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.akbars.foros
https://t.me/seletdart


гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Булат Гайнетдинов
    Булат Гайнетдинов

    Җәйге аланнар координаторы

    buinsk0342@gmail.com

    89518904126
  • Ләйсән Низамова
    Ләйсән Низамова

    Өлкән әйдаман

    upchoi@mail.ru

    89196318092