Азнакай
«Сәләт — Азнакай» - күп мәгънә туплый бу сүзләр үз эчендә. Берничә буынны бәйләгән «Сәләт — Азнакай» аланы бүгенге көндә үз тарих язуын дәвам итә. «Иҗади атна», сөрәннәр, социаль челтәрләр, джингллар язу, аларны башкару, презентация һәм арафатка кию - ул «Сәләт — Азнакай» турында. Дистәләгән кеше, дистәләгән идея, җаваплылык, сәлкешләр белән бер тибрәлешне тоеп, кулга кул җитәкләшеп алга атлаучылар, лачын кочагында үсүчеләр турында бу сүзләр.
Безнең юнәлеш – Media production.
Сменада син фотоосталык, видеомонтаж, шигърият, beatmaking, SMM һәм PR дәресләрендәүзеңне таба алырсың.
Елдан ел 60 сайланган бала бергә Азнакай районының «Кояшкай» БСҮдә үзләренең алтын балачак тарихын язалар.
Күңелне җылытып торырдай мизгелләрне йөрәк түренә урнаштырып, киләчәккә адым ясыйк.
Һәм, дустым, син онытма, бу бит «Сәләт — Азнакай».
Юллама бәясе: 10 000 сум