Үткәрелү вакыты:
24-нче июнь-9-нчы июль
Катнашучылар:
7-11 сыйныф укучылары

«Сәләт-Тулпар» Башкортостан Республикасының Туймазы районында үтә. 

Катнашучылар саны: 100 укучы. 

Биредә сәлкешләр башкорт һәм татар халыкларының йолалары, гореф-гадәтләре, тарихы белән таныша алалар. 

«Тулпар» исеменең этимологиясенә килгәндә, Тулпар - ул башкорт, татар, казах һәм кыргыз мифологиялерендә канатлы ат дигәнне аңлата. Билгеләмәдән чыгып, Тулпар аты бик куәтле һәм тылсымлы дип әйтә алабыз. Бу ат Батыр (Сугышчы) белән бергә дөньяга килгән җан иясе.

«Сәләт-Тулпар» аланының төп максатлары:

- Сәләтле балаларны төрки халыкларның рухи һәм интеллектуаль мирасы белән таныштыру;

- Сәләтле балаларны татар һәм башкорт халыкларының тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыру; 

- Бабаларыбыз мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү;

- Сәлкешләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм үстерү.

ПРОГРАММА

гариза җибәрергә

Җитәкчелек