Самара ← кире кайтырга

Алан программасы катнашучыларны белем, фән ягыннан да, иҗади яктан да үстерүне максат итеп куя. «Сәләт-Самара» аланы дәресләргә аеруча басым ясый. Монда физика, математика, программалаштыру һәм IT- технологияләр, гуманитар фәннәр һәм телләр мәктәбе: кытай, татар теле, инглиз теле укытыла. Төшке аштан соң балаларны остаханәләр көтә. Махсус курслар иҗади юнәлеш белән бәйле.
«Сәләт-Самара» аланының төп максатлары: Самара өлкәсендә һәм башка төбәкләрдән килгән сәләтле балаларның татар теле дәрәҗәсен арттыру, татар мохитен тудыру, балаларның фәнни һәм иҗади мөмкинлекләрен ачу, арттыру. «Сәләт-Самара» аланы беренче тапкыр 2017-нче елның гыйнвар аенда кышкы сменасын үткәреп үз эшен башлап җибәрде. Җәйге сменада 100гә якын бала катнашачак.