Төп юнәлеш:
интеллектуаль, иҗади, спорт
Үткәрелү вакыты:
23-нче июнь-9-нче июль
Үткәрелү урыны:
Яр Чаллы шәһәре
Катнашучылар:
7-11-нче сыйныф укучылары

«Сәләт-Яр Чаллы» аланы олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә, иҗади конкурсларда яки спорт ярышларында җиңүчеләрне үзенә җыя. 
Аланның программасы балаларның барлык яклап усешенә юнәлгән: актив ял, уку-укыту программасы, остаханәләр, мәдәни чаралар һәм Татарстан Республикасының күренекле шәхесләре һәм яшь лидерлары белән кызыклы очрашулар. Интеллектуаль уеннар: дебатлар, «TED talks», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», КВН, кинофестиваль һәм башка ярышлар балаларга үз көчләрен, осталыкларын күрсәтергә ярдәм итәчәк. Уку-укыту программасында яшь математиклар, экологлар, социологлар, журналистлар, лингвистлар мәктәбе аларга үзләренең мини-проектларын төзергә ярдәм итәчәк. 
Аланның төп максатлары: 
- талантны үстерү өчен тиешенчә мохит тудыру; 
- шәхеснең усеше өчен һәрьяклап гармонияле шартлар булдыру; 
- сәләтле балаларны табу, үстерү һәм ярдәм итү өчен ел дәвамында эшләүче Сәләт клубын Яр Чаллы шәһәрендә формалаштыру. 


«Сәләт-Яр Чаллы» аланы 2016-нчы елда беренче тапкыр үткәрелде. Яңа алан - яңа мөмкинлекләр. 

Бәясе: 11 мең сум.

Программа


гариза җибәрергә

Җитәкчелек