Агыйдел ← кире кайтырга

Төп юнәлеш:
этнология
Үткәрелү вакыты:
7-24 август
Үткәрелү урыны:
Башкортстан Республикасы, Туймазы районы, «Бабай Утары» комплексы
Катнашучылар:
5-11 сыйныф укучылары«Сәләт-Агыйдел» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Смена кысаларында программа төп 3 өлешкә бүленә: белем бирү, мәдәни-күңел ачу һәм спорт.
Белем бирү блогы 4 юнәлешне үз эченә ала:
- халык телләре ;
- халык тарихы;
- халык һөнәре;
- халык иҗаты.
Шулай ук аланының юнәлеше кысаларында түбәндәге остаханәләр оештырыла:
- мәдәни декоратив бизәкләр ясау;
- чүлмәкләр ясау осталыгы;
- атларда йөрү;
- халык уен коралларында уйнау;
- халык биюләре.
Уку-укыту программасыннан тыш, аланда иҗади һәм спорт юнәлешенә караган чаралар уздырыла.
ПРОГРАММА
Без социаль челтәрләрдә:
Җитәкчелек