Төп юнәлеш:
белем бирү һәм проектлар әзерләү
Үткәрелү вакыты:
16 июль - 2 август
Үткәрелү урыны:
Татарстан Республикасы, Лаеш районы, БСА «Йолдызлы».
Катнашучылар:
7-11 нче сыйныф укучылары

«Сәләт-Ак Барс» аланы «Ак Барс» банкы белән берлектә уздырыла. Әлеге смена балаларның үз-үзләрен танып белүләрен, киләчәктә үсеш-үзгәреш юлларын эзләүне күз уңында тота.

Сменаның максаты: төрле өлкәләрдәге профессионаллар белән дәресләр, мастер-класслар һәм тренинглар аша балаларның эшлекле һәм шәхси үсеше өчен мәйданчыклар булдыру.

Уку-укыту программасы проект эшчәнлегенә генә түгел, ә финанс грамоталылыгына һәм шәхси үсешкә дә юнәлдерелгән, ә нәкъ менә: 

 ⁃ сату;

 ⁃ команда белән эшләү;

 ⁃ эмоциональ интеллект;

 ⁃ үз-үзеңне бәяләү;

 ⁃ социаль челтәрләрдә алга китеш;

 ⁃ куллану фәлсәфәсе. 

Смена ахырында иң яхшы проектлар билгеләнәчәк. Киләчәктә алар «Ак Барс» банкы ярдәмендә финансланачак.

Белем бирү программасыннан тыш шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән иҗади, спорт, фәнни-интеллектуаль чаралар да тормышка ашырылачак.

Юллама бәясе: 16 700 сум. 

ПРОГРАММА

База фотосы

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.akbars

https://instagram.com/selet.akbars?igshid=1u9riwwfljpij

гариза җибәрергә

Җитәкчелек