Гайрәт ← кире кайтырга

«Cәләт-Гайрәт» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Аланның уку-укыту программасы биш юнәлешкә бүленә. Төшке ашка кадәр балалар видеомонтаж, видео төшерү осталыгы, режиссура, актерлык осталыгы, продюсирование дәресләренә йөриәр.
Көннең икенче яртысында сәлкешләр өчен кино белән бәйле остаханәләр оештырыла. Дәресләрне бу өлкәдә тәҗрибәле булган танылган укытучылар үткәрә.
Уку-укыту программасыннан тыш, аланда иҗади һәм спорт юнәлешенә караган чаралар уздырыла.
Юллама бәясе: 27 660 сум
Без социаль челтәрләрдә: