Төп юнәлеш:
тарих, туризм һәм лидерлык потенциалын арттыру
Үткәрелү вакыты:
25-31 август
Үткәрелү урыны:
«Аргамак» ИПҮҮ (Кама Тамагы районы, Кама Тамагы ш.т.б.)
Катнашучылар:
5-11 сыйныф укучылары

«Cәләт - Хәзинә» - Татарстан Республикасының сәләтле яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән профильле смена.

Сменаның белем бирү программасы үз эченә тарих, туризмны өйрәнү, шулай ук балаларның лидерлык күнекмәләрен үстерү, команда эчендә эшләү ысулларын, ораторлык сәнгате буенча мастер-класслар  һәм әлеге юнәлештәге танылган кунаклар белән очрашуларны туплый.

Уку процессыннан тыш, аланда спорт-савыктыру һәм мәдәни-үстерү программасы, Кама Тамагы районы буенча экскурсияләр уздырыла. Алан барышында балалар шулай ук үз лидерлык потенциалын үстерү, туган як тарихы һәм аның үзенчәлекләре буенча белемнәрне яхшырту, шулай ук әлеге юнәлештәге сәяхәтләр, программалар һәм конкурслар буенча лайфхаклар алачаклар.

Юллама бәясе: 8 700 сум.

ПРОГРАММА

База фотосы

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.hazine

https://instagram.com/selet_hazine?igshid=h9bsoj6laidt

гариза җибәрергә

Җитәкчелек