Төп юнәлеш:
чуваш теле һәм мәдәнияты
Үткәрелү вакыты:
24 - 30 август
Үткәрелү урыны:
ЯИҮ «Сәләт-Батыр» (Чувашия Республикасы, Батыр районы, Кзыл-Чишмә авылы
Катнашучылар:
8 - 15 яшь


«Сәләт — Илем» - чуваш телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә юнәлдерелгән җәйге профильле Сәләт аланы. 

Сменада сәлкешләр чуваш халкының бай мирасы, аның гореф-гадәтләре белән таныша, традицион һөнәрләргә һәм халык уеннарына өйрәнә.

Аланның төп максаты - балаларның чуваш телен һәм мәдәниятен өйрәнүе, мәдәниятләрнең һәм телләрнең күптөрлелеген аңлавын һәм хөрмәт итүен формалаштыру өчен шартлар тудыру. 

Бай, мавыктыргыч программа сәлкешләргә чуваш мәдәнияте белән танышу гына түгел, иҗади, акыл сәләтләрен үстерү, шәхси потенциалларын ачу мөмкинлеге дә бирә.

Аланның юнәлеше кысаларында катнашучылар өчен түбәндәге дәресләр һәм остаханәләр уздырыла: 

- чуваш теле;

- чуваш мәдәнияте тарихы;

- чуваш әдәбияты;

- чуваш грамматикасы;

- чуваш халык бизәнү әйберләре ясау;

- халык хореографиясе;

- тиз уку.

Дәресләрдән тыш, балалар өчен иҗади-мәдәни программа, чуваш халкы вәкилләре, заманча сәнгать, фән һәм мәгариф эшлеклеләре белән очрашулар каралган.

Яшәү шартлары: 3 катлы яшәү корпусы, 4 кешелек бүлмәләр, гиена зоналары һәр бүлмәдә дә урнашкан. 

Туклану: көненә 5 мәртәбә 

Спорт мәйданчыклары: спортзал, мини-футбол өчен мәйданчык, баскетбол һәм волейбол мәйданчыгы

Иҗат өчен мәйданчыклар: тавыш яздыру студиясе, хореография залы, театр залы, рәсем ясау өчен АРТ зона, китапханә, актлар залы, 3 уку бүлмәсе.

Без социаль че

лтәрләрдә:

https://vk.com/selet.ilem

https://t.me/seletilem2024



гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Зарина Надыршина
    Зарина Надыршина

    Директор



    89393157534
  • Гүзәл Хабибуллина
    Гүзәл Хабибуллина

    Өлкән әйдаман



    89173992516