Төп юнәлеш:
иҗади-интеллектуаль.
Үткәрелү вакыты:
26 июнь - 14 июль
Үткәрелү урыны:
Кырым Республикасы, Ялта шәһәр округы, Форос штп., «Сәләт - Ак Барс» яшьләр үзәге
Катнашучылар:
8-11 сыйныф укучылары

«Сәләт – Җилкән» профильле аланы 220 катнашучыны: Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән килгән ватандашларны берләштерәчәк.

Аланга кунакка танылган фән, мәдәният, сәнгать, җәмәгать эшлеклеләре һәм спортсменнар килүе көтелә.

Смена кысаларындагы уку-укыту программасы 5 өлештән торачак:

- рәсем сәнгате;

- спорт;

- вокал;

- интеллектуаль үсеш;

- сәхнә осталыгы.

Уку-укыту процессыннан тыш, аланның көндәлек программасында балаларны сәламәтләндерү, аерым алганда - диңгездә коену, зур роль уйный. Катнашучылар өчен барлык кирәкле рөхсәтләре булган һәм таләпләре үтәлгән махсус пляж оештырылган.

Шулай ук, алан программасы үз эченә күпсанлы мәдәни һәм спорт чараларыннан тора. Шуңа күрә смена дәвамында балалар шәхси потенциалларын үстерү мөмкинлеге ала.

Юллама бәясе: 27 000 сум

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.akbars.foros
https://t.me/selet_akbars_foros
гариза җибәрергә

Җитәкчелек