
«Сәләт-Яр Чаллы» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Алан юнәлеше кысаларында түбәндәге дәресләр һәм мастер класслар уздырыла:
- радиожурналистика;
- тв-журналистика;
- фотожурналистика;
- интернет журналистика;
- вакытлы матбугат.
Шулай ук смена барышында балалар татар блогерлары, журналистлары белән очрашулар көтелә. Социаль челтәрләрне алып бару, аудитория игътибарын җәлеп итү серләренә төшенәчәк.
Кызыклы уку-укыту программасыннан тыш балалар өчен шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән иҗади, спорт, фәнни-интеллектуаль чаралар да тормышка ашырылачак.
Юллама бәясе: 26 400 сум
ПРОГРАММА
Без социаль челтәрләрдә:
https://vk.com/selet.yar_chally
https://t.me/+mpCZMH91Qsw2NWIy