Җисем ← кире кайтырга

«Сәләт-Җисем» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балаларын һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
«Сәләт-Җисем» аланының максаты иҗатка тартылган, аның белән кызыксынган балаларны туплап, музыка, бию һәм театр юнәлешләрендә белемнәрен арттыру, аларга иҗат итәргә уңайлы шартлар тудыру.
Аланның уку-укыту программасына зур өстенлек бирелә. Балаларны танылган спикерлар, профессиональ остазлар белән очрашуларны һәм алдынгы белгечләрдән дәресләрне көтә. Уку-укыту программасы өч төп өлештән тора: музыка, хореография, театр.
Дәресләр традицион булмаган форматта үткәреләләр. Аларда балалар теоретик белемнәрнәрдән тыш, югары дәрәҗәдә практик белемнәр алалар. Программа нәтиҗәле һәм кызыклы эшкә юнәлтелгән. Аның төп нәтиҗәләре смена азагында үтәчәк фестивальдә чагыла.
«Сәләт-Җисем» аланында киләсе дәресләр булачак:
· вокал
· җыр язу
· ораторлык осталыгы
· актерлык осталыгы
· милли бию
· заманча бию
Уку-укуты программасыннан тыш, балалар өчен кызыклы күңел ачу программасы каралган: саф һавада спорт уеннары, күңелле көндезге һәм кичке чаралар, гадәти булмаган очрашулар.
Без социаль челтәрләрдә: